Мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне үтәү буенча киңәшмә

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә бурычлылар булып республика башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган мөлкәти булмаган характердагы таләпләр һәм суд карарлары үтәлеше буенча эшне оештыру һәм хисап мәгълүматларын тутыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Чарада мөлкәти булмаган характердагы таләпләр һәм суд карарлары белән бәйле хисап мәгълүматларын бирү һәм хисап формаларын һәм реестрларын тутыру өчен җаваплы затлар катнашты.

Уртак эш нәтиҗәләре, шул исәптән суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлектә дә эш нәтиҗәләре әйтелде. Тутырыла торган реестрлар буенча ышанычлы мәгълүмат бирү һәм куелган бурычларга җаваплы мөнәсәбәт кирәклегенә игътибар юнәлтелде. Күрсәтелгән юнәлеш буенча җирле үзидарә органнары һәм республика башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүнең алга таба ысуллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International