Мөхәррәм Ибәтов: “Республикада ике меңгә якын җәмәгать тәрбиячесе исәптә торучы яшүсмерләр белән эш алып бара”

2024 елның 19 апреле, җомга

Алексеевск районында “ТРда балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2024” конкурсының зона этабы узды. Конкурсның жюри рәисе булып ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов чыгыш ясады.

Конкурста Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай муниципаль районнарыннан 8 җәмәгать тәрбиячесе катнашты. Презентацияләр, видеолар ярдәмендә алар авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаганнар белән алып барган эшләре турында сөйләделәр.

“Республикада ике меңгә якын җәмәгать тәрбиячесе исәптә торучы яшүсмерләр белән эш алып бара. Күптән түгел без җәмәгать тәрбиячеләренең закон чыгару мөмкинлекләрен киңәйттек, хәзер алар хәтта мәктәп эчендә исәптә торучы укучыларга да беркетелергә мөмкин. Җәмәгать тәрбиячесе бала өчен олы абый, әти яки әни була ала. Алар ярдәмендә балада аның ялгыз түгеллеге, аның үз проблемалары белән уртаклашырга һәм аларны хәл итү юлларын бергәләп табарга ярдәм итәрдәй кеше булуы турында фикерләр туа”, — дип аңлатты Мөхәррәм Мансур улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International