26 июньдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Инновацияле үсеш агентлыгында 5 нче эшче төркемнең Татарстан икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча эшчәнлеге турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Татарстан Республикасыннан булган депутатлары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары вәкилләре катнашында узды.
Киңәшмәдә федераль бюджет акчаларын республикага җәлеп итү, республиканың закон чыгару инициативалары мәсьәләләре, шулай ук республика Дәүләт советының Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына мөрәҗәгате каралды.