Видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

28 июньдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә республиканың шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарәләре органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.

Семинар барышында министрлык хезмәткәрләре, шулай ук Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре докладлар белән чыгыш ясадылар. Семинарда булучылар игътибарына «Татарстан Республикасы муниципаль районнары җирле үзидарә  органнарына муниципаль район составына керүче җирлекләрдән Татарстан республикасы норматив хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю буенча дәүләт вәкаләтләре бирү турында» 2015 елның  3 ноябрендәге 92-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру, муниципаль берәмлекләр уставларын теркәү һәм муниципаль норматив хокукый актларны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталына урнаштыру мәсьәләләре буенча мәгълүматлар җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International