Максатлар һәм бурычлар

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы юстиция өлкәсендә дәүләт сәясәтен,  Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының норма чыгару эшчәнлеген координацияләүне, шәхес һәм дәүләтнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүдә булышлык күрсәтүне, хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыруны, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник яктан тәэмин итүне һәм Татарстан Республикасы территориясендә җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен хезмәт хакы белән тәэмин итүне гамәлгә ашыра.
 
Министрлыкның төп бурычлары:
  • Татарстан Республикасының вәкаләтләре белән чикләнеп, юстиция өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектларының бергә алып бару предметлары һәм Татарстан Республикасының үз алып баруындагы предметлар буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру;
  • Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының  норма чыгару эшчәнлеген шәхес һәм дәүләтнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тиешенчә яклауны тәэмин итәрдәй дәрәҗәгә күтәрү;
  • Татарстан Республикасы территориясендә җәмәгать судьяларының эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен шартларны тәэмин итү;
  • гражданнарның түләүсез юридик ярдәм алуга хокукларын гамәлгә ашыру;
  •  хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру;
  • дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, урындагы затлар, гражданнар һәм оешмаларның муниципаль норматив хокукый актлар турында мәгълүмат алулары өчен шартлар тудыру.
 
Министрлыкның төп  вәкаләтләре:
  • Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектларының бергә алып бару предметлары буенча федераль законнар проектларына, Татарстан Республикасы законнары проектларына, Татарстан Республикасы Рәисе указлары проектларына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары проектларына, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенә имзалану өчен кертелә торган Татарстан Республикасы законнарына хокукый экспертиза үткәрү;
  • норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясауны гамәлгә ашыру;
  • башкарма хакимиятнең республика органнарының норматив хокукый актларын, шул исәптән  дәүләт серен тәшкил иткән яки конфиденциаль характердагы мәгълүматларны үз эченә алган актларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыру;
  •  «Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә вәкаләтле органнарның (оешмаларның) югары квалификацияле юристларга «Татарстан Республикасының атказанган юристы» Татарстан Республикасының почетлы исемен бирү турында ходатайстволарын карау һәм аларга тиешле бәяләмәләрне әзерләү;
  • аларның эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек;
  • Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын оештыру һәм алып бару;
  • административ комиссияләр булдыру һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә тикшерүләр үткәрү;
  • Татарстан Республикасында административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар реестрын кертү;
  • юридик затларга үз исемнәрендә «Татарстан Республикасы», «Татарстан» атамаларын, шулай ук бу атамалардан алынган сүзләрне һәм кыскартылмаларны куллануга рөхсәт бирү;
  • җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, матди-техник тәэмин итүне гамәлгә ашыру;
  • халыкны хокукый агарту һәм хокукый мәгълүматлаштыруда катнашу;
  • тормышта авыр хәлдә калган гражданнарга экстрен очракларда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара комиссия төзү;
  • берничә муниципаль район, шәһәр округлары территорияләрендә халык белән чара уздыру турындагы белдерүләрне карау;
  • Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының сайлаучылар белән очрашулар уздырулары өчен махсус каралган урыннарны һәм бүлмәләрне  билгеләү.
 

Соңгы яңарту: 2023 елның 6 феврале, 01:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International