«Социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган иҗтимагый файдалы хезмәтләрнең билгеләнгән критерийларга туры килүләре турында бәяләмәләр бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына үзгәреш кертү турында» Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2019 елның 09 декабрендәге 161од номерлы боерыгы

Татарстан РеспубликасыЮстиция министрлыгының

2018 елның 26 октябрендәге

 137 од номерлы боерыгы белән расланган

(2019 елның  9 декабрендәге  № 161 од номерлы

 боерыгыредакциясендә)

 

СОЦИАЛЬ ОРИЕНТЛАШКАН КОММЕРЦИЯЛЕ БУЛМАГАН ОЕШМАЛАР ТАРАФЫННАН КҮРСӘТЕЛӘ ТОРГАН ИҖТИМАГЫЙ ФАЙДАЛЫ ХЕЗМӘТЛӘРНЕҢ БИЛГЕЛӘНГӘН КРИТЕРИЙЛАРГА ТУРЫ КИЛҮЛӘРЕ ТУРЫНДА  БӘЯЛӘМӘЛӘР БИРҮ БУЕНЧА ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЕ КҮРСӘТҮНЕҢ АДМИНИСТРАТИВ РЕГЛАМЕНТЫ

1. Гомуми нигезләмәләр

 

       1.1. Социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган иҗтимагый файдалы хезмәтләрнең билгеләнгән критерийларга туры килүләре турында бәяләмәләр бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты (алга таба – Регламент) социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган иҗтимагый файдалы хезмәтләрнең билгеләнгән критерийларга туры килүләре турында бәяләмәләр бирү буенча дәүләт хезмәте (алга таба – дәүләт хезмәте) күрсәтүнең тәртибен һәм стандартын билгели.

1.2. Дәүләтхезмәтеналучылар: социальориентлашканкоммерциялебулмаганоешмалар.

 1.3. Дәүләтхезмәте Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы (алгатаба - Министрлык) тарафыннанкҥрсәтелә.

1.3.1. Министрлыкурнашканурын: Казан шәһ., Кремль ур., 16 йорт. Министрлыкныңэшграфигы: шимбәһәмякшәмбе көннәреннән кала көн саен, дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00 гәкадәр, җомга 9.00 дән 16.45 кәкадәр, төшкеашвакыты 13.00 дән 13.45 кәкадәр.

Мөрәҗәгатьләр дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дән 16.45 кә кадәр кабул ителә.

Җәмәгать транспорты белән “Университет” тукталышынакадәркилергә:

10, 10а, 30, 35, 35а, 54, 63, 91 нчеавтобуслар;

2, 3, 5, 7, 8 нчетроллейбуслар.

Бинагакерү пропуск яки шәхеснеачыклаучы документ буенча.

1.3.2. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге (алга таба – Бүлек) телефоннары: (843) 292-26-96; (843) 223-02-13.

1.3.3.  “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Министрлыкның  рәсми сайты адресы (алга таба – "Интернет" челтәре):http://minjust.tatarstan.ru,электрон почта адресы:minjust@tatar.ru.

1.3.4. Дәүләт хезмәте турындагы мәгълүмат алынырга мөмкин:

  1. гариза бирүчеләр белән эшләү өчен дәүләт хезмәте күрсәтү турында текст рәвешендәге мәгълүматны эченә алган һәм Министрлык биналарында урнаштырылган дәүләт хезмәте күрсәтү турындагы мәгълүмат стендларыннан;
  2. “Интернет” челтәре аша:

Министрлыкның рәсми сайтында (http://www.minjust.tatarstan.ru);

“Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы” (http://uslugi.tatarstan.ru) республика дәүләт мәгълүмат системасында;

3) Министрлыкка телдән мөрәҗәгать иткәндә (шәхсән яки телефон аша);

4)Министрлыкка язма рәвештә (шул исәптән электрон документ форматында
да) мөрәҗәгать иткәндә.

       1.3.5. Министрлыкның урнашкан урыны, белешмә телефоннары, эш графигы, рәсми сайты адресы, шулай ук электрон почтасы турындагы мәгълүматлар Бүлек белгече тарафыннан Министрлыкның рәсми сайтына, “Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр реестры” дәүләт мәгълүмат системасына һәм Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталына урнаштырыла.

 Министрлыкның гариза бирүчеләр белән эшләү өчен каралган бүлмәләрендәге мәгълүмат стендларында урнаштырылган мәгълүмат дәүләт хезмәте күрсәтү турында әлеге Регламентның 1.3.1, 2.1, 2.3 - 2.5, 2.7, 2.9, 2.11, 5.1пунктларында (пунктчасында)  күрсәтелгән ике дәүләт телендәге мәгълүматларны үз эченә ала.

1.4. Дәүләт хезмәтен күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә гамәлгә ашырыла:

“Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль закон (РоссияФедерациясе законнары җыентыгы, 1995, № 48, 4563 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба - 181-ФЗ номерлы Федераль закон);

“Коммерцияле булмаган оешмалар турында” 1996 елның 12 гыйнварындагы 7- ФЗ номерлы Федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 1996, № 3, 145 бит) (алга таба - 7-ФЗ номерлы Федераль закон);

2010 елның 27 июлендәге “Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 210-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2010, № 31, 4179 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба - № 210-ФЗ номерлы федераль закон);

2011 елның 6 апрелендәге “Электрон имза турында” 63-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2011, № 15, 2036 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба –63-ФЗ номерлы федераль закон);

Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында” № 601 номерлы Указы (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2012, № 19, 2338 бит (алга таба - № 601 номерлы Указ);

 Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Иҗтимагый файдалы хезмәтләр исемлеген һәм аларны күрсәтү сыйфатын бәяләү критерийларын раслау турында” 2016 елның 27 октябрендәге 1096 номерлы карары (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2016, № 45, 6261 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба - 1096 номерлы карар);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Коммерцияле булмаган оешмалар - иҗтимагый файдалы хезмәтләр күрсәтүчеләр реестры турында” 2017 елның 26 гыйнварындагы 89 номерлы карары (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2017, № 6, 937 бит, кертелгән згәрешләрне исәпкә алып)(алга таба– 89 номерлы карар);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 22 февралендәге “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сораулары” № 68 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгы турындагы нигезләмәсе (“Татарстан Республикасы законнары җыентыгы” журналы, 2006, № 10, 0272 ст., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 68 номерлы карары белән расланган Нигезләмә);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 2 ноябрендәге “Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтелүнең административ регламентын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында” № 880 номерлы карары (алга таба – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 880 номерлы карары) (“Татарстан Республикасы законнары җыентыгы” журналы, 2010, № 46, 2144 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 22 августындагы “Татарстан Республикасында социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган иҗтимагый файдалы хезмәтләр сыйфатының билгеләнгән критерийларга туры килүләре турында бәяләмәләр бирүне оештыру турында”  681 номерлы карары (Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы (pravo.tatarstan.ru, 2018, 31 августа) (алга таба– 681 номерлы карар).

       1.5. Әлеге Регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:

иҗтимагый файдалы хезмәт–түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә булышлык итү;

гариза бирүче – дәүләт хезмәтен күрсәтүне сорап телдән, язма рәвештә яки электрон формадагы гариза белән мөрәҗәгать итүче социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешма (аларның вәкаләтле вәкилләре);

техник хата - Министрлык тарафыннан җибәрелгән һәм социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган иҗтимагый файдалы хезмәтләрнең билгеләнгән критерийларга туры килүләре турында бәяләмәләр бирү буенча бәяләмәдәге (алга таба – бәяләмәдәге) яки бәяләмә бирүдән баш тарту турында нигезле белешмәдәге мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәвенә китерә торган хата (хәреф хаталары, грамматик яки арифметик хата);

дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган күпфункцияле үзәкнең ерактагы эш урыны - дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган күпфункцияле үзәкнең Татарстан Республикасы муниципаль районы (шәһәр округы) шәһәр яки авыл җирлегендә Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыруның Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәләрен раслау турында” 2012 елның 22 декабрендәге 1376 номерлы карары белән расланган кагыйдәләрнең 34 пункты нигезендә булдырыган территориаль аерымланган структур бүлекчәсе (офис);

         Башка төшенчәләр һәм терминнар 210-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә кулланылалар.

 

2. Дәүләтхезмәтенкүрсәтү стандарты

Дәүләтхезмәте күрсәтү стандартынаталәпләратамасы

Стандарткаталәпэчтәлеге

Дәүләтхезмәте күрсәтүне яки таләпнебилгеләүче норматив акт

2.1. Дәүләтхезмәтеатамасы

Социальориентлашканкоммерциялебулмаганоешмалартарафыннан күрсәтеләторганиҗтимагыйфайдалыхезмәтләрсыйфатыныңбилгеләнгәнкритерийларга туры килүләретурындабәяләмәләрбирү

681 номерлыкарарның 2 пункты

2.2. Башкарма хакимият органы атамасы

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы

Социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмаларны иҗтимагый файдалы хезмәтләр башкаручылар итеп тану турында карар кабул итүнең 89 номерлы карар белән расланган кагыйдәләре (алга таба – Кагыйдәләр), 681 номерлы карарның 2 пункты

2.3. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсенең тасвирламасы

Кагыйдәләргә 2 нче кушымта нигезендәге формадагы бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турында әлеге Регламентның 2 нче кушымтасы нигезендә нигезләнгән белешмә

Кагыйдәләрнең 5, 7, 8 пунктлары

2.4. Дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнаша торган оешмаларга мөрәҗәгать итү кирәклеген дә исәпкә алып, дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты, Россия Федерациясе законнарында туктатып тору мөмкинлеге каралган очракта, дәүләт хезмәтен күрсәтүне туктатып тору вакыты, дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе булып торучы  документларны тапшыру (юллау) срогы

Гариза язучының бәяләмә бирүне сораган гаризасы кергән көннән алып 30 көн эчендә.

Әлеге вакыт, Министрлык тарафыннан Кагыйдәләрнең 6 пункты нигезендә запрослар җибәрелгән очракта, озайтылырга да мөмкин, әмма 30 көннән дә артыграк вакытка түгел.

Әлеге карарны кабул итү срогын озайту турында Министрлык гариза язучыны бәяләмә бирү турында оешмадан гариза кергән көннән алып 30 көн эчендә искәртә.

Дәүләтхезмәтен күрсәтүвакытынтуктатып тору Россия Федерациясезаконнарыбеләнкаралмаган.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе булып торучы документны бирү гариза бирүче мөрәҗәгать иткән көнне башкарыла.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе булып торучы документны гаризада күрсәтелгән ысул белән (почта аша, электрон адреска, факс аша) юллау дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе рәсмиләштерелгән һәм теркәлгән көнне башкарыла. 

 

Кагыйдәләрнең6,9 пунктлары

2.5. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарур һәм мәҗбүри булып торучы хезмәтләр күрсәтү өчен законнар яки башка норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле булган, гариза бирүче тарафыннан бирелергә тиешле документларның тулы исемлеге, гариза бирүченең аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон формада да, аларны бирү тәртибе

 

а) Дәүләт хезмәтен күрсәтү турында гариза (алга таба - гариза);

б) гамәлгә кую документлары күчермәләре;

в) гариза гариза язучы вәкиле тарафыннан бирелгән очракта, гариза язучы вәкиленең гариза язучы исеменнән гамәлләр кылу вәкаләтләрен раслаучы ышаныч кәгазе.

 

Гариза язучы тарафыннан оешма күрсәтә торган хезмәтнең иҗтимагый файдалы хезмәт күрсәтү сыйфатының билгеләнгән критерийларга туры килүен нигезләүче документлар бирелергә мөмкин (белешмәләр, характеристикалар, эксперт бәяләмәләре, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары каршындагы иҗтимагый советлар бәяләмәләре һәм башкалар).

Гариза язучы тиешле иҗтимагый файдалы хезмәт буенча социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрына кертелгән булса, гариза язучы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең иҗтимагый файдалы хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәяләүнең билгеләнгән критерийларына туры килүен нигезли торган өстәмә документлар бирү таләп ителми.

 

Кагыйдәләрнең 5пункты

2.6. Норматив хокукый актлар нигезендә дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле булган, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар вәкаләтендә булучы һәм гариза бирүче аларны тәкъдим итү хокукына ия булган докуменларның тулы исемлеге, шулай ук гариза бирүченең аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон формада да, аларны тәкъдим итү тәртибе; әлеге документлар аларның вәкаләтләрендә булган дәүләт органы, җирле үзидарә органы яки оешма

 

Гариза язучы документлар тапшырган айның беренче числосына салымнар һәм җыемнар турындагы Россия Федерациясе зконнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминләү кертемнәре, пенилар, штрафлар, процентларны түләү буенча үтәлмәгән вазыйфалар булмавын, оешманың намуссыз тәэмин итүчеләр (подрядчылар, башкаручылар) реестрында булмавын раслаучы документлар

Гариза бирүче тарафыннан югарыда әйтелгән мәгълүматларны эченә алган документларның бирелмәве дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту өчен нигез була алмый.

Гариза бирүчедән таләп итү тыела:

дәүләт хезмәтен күрсәтүгә бәйле рәвештә килеп туган мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив хокукый актларда аларны бирү каралмаган документларны яки мәгълүматларны бирүне яки гамәлгә ашыру каралмаган гамәлләр кылуны;

документлар,  шул исәптән гариза бирүче тарафыннан дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәткән өчен Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының норматив хокукый актлары нигезендә каралган түләү кертелүне раслаучы документларны һәм мәгълүматларны тапшыру дәүләт хезмәтләрен күрсәтүче дәүләт органнары, дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнашучы башка дәүләт органнары, җиле үзидарә органнары һәм (яки) оешмалар карамагында тора, 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясындагы 6 өлештә каралган документлардан тыш;

дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен яки дәүләт хезмәтен күрсәткәндә кирәк булган документларны кабул итүдән беренче тапкыр баш тартканда җитешмәүләре һәм (яки) дөрес түгеллекләре күрсәтелмәгән документлар һәм мәгълүмат тәкъдим ителү, 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясының 1 өлешендәге 4 пунктында каралган очраклардан тыш

Кагыйдәләрнең 6 пункты, Татарстан РеспубликасыМинистрларКабинетының 880 номерлыкарары

 

2.7. Дәүләт хезмәте күрсәтүөчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

Гариза язучы яки аның вәкиле әлеге Регламентның 2.5 пунктында санап кителгән документларны тапшырмаганда

 

2.8. Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору яки аны күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләмәләрнең тулы исемлеге

 

Бәяләмә бирүдән баш тарту өчен нигез булып тора:

а) иҗтимагый файдалы хезмәтнең аның эчтәлеге турында Россия Федерациясенең норматив хокукый актлары белән билгеләнгән таләпләргә туры килмәве (күләме, сроклары, сыйфаты)

б) иҗтимагый файдалы хезмәт күрсәтүдә турыдан-туры җәлеп ителгән затларның (шул исәптән оешмалар хезмәткәрләренең һәм гражданлык-хокукый характердагы килешүләр буенча җәлеп ителгән эшчеләрнең) тиешле квалификацияләре (шул исәптән югары юридик белемнәре, юридик өлкәдә эшләү тәҗрибәләре) булмау;

 в) бәяләмә бирү елы алдыннан булган ике ел эчендә оешманың иҗтимагый файдалы хезмәт кҥрсәтүенә бәйле рәвештә булган гамәлләренә (гамәл кылмавына) карата суд, дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль күзәтчелек органнары, аларның компетенцияләре буенча башка дәүләт органнары тарафыннан нигезле дип табылган шикаятьләр булу;

г) оешма турындагы мәгълүматларның ачыклыгы һәм аларны карау мөмкинлегенең Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында билгеләнгән таләпләргә туры килмәве (алар булган очракта);

 

д) бәяләмә бирү елы алдыннан булган ике ел эчендә «Дәүләт ихтыяҗларын һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә кабул ителгән килешүләрне үтәү кысаларында хезмәт күрсәтүләр нәтиҗәләре буенча гадел булмаган тәэмин итүчеләр реестрында оешма турында мәгълүмат булу;

е) салымнар һәм җыемнар буенча, Россия Федерациясе законнарында каралган башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлар булу;

ж) дөрес булмаган мәгълүматлар тупланган документлар тапшыру яки тиешле тәртиптә тутырылмаган документлар тапшыру.

Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору өчен нигезләр юк.

 

Кагыйдәләрнең 7 пункты

2.9. Дәүләт хезмәтен күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка төр түләү алуның тәртибе, күләме һәм нигезләмәләр

Дәүләт хезмәте бушлай күрсәтелә.

 

 

2.10. Дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булып торучы хезмәтләр исемлеге, шул исәптән дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнаша торган оешмалар тарафыннан бирелгән (бирелә торган ) документ (документлар) турындагы мәгълүматлар 

 

Зарури һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми.

 

2.11. Хезмәт күрсәткәнгә, мондый түләү күләмен исәпләү методикасы турындагы мәгълүматны да кертеп, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарур һәм мәҗбүри булган түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләмә

 

 

Зарури һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми.

 

2.12. Дәүләт хезмәтеннән файдалану турында гариза биргәндә яки шундый хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәсен алганда чиратта көтеп торуның максималь срогы

 

Дәүләт хезмәтен алырга тиешле кешенең кабул итүне (хезмәт күрсәтүне) көтүендә максималь вакыт 15 минут.

Дәүләт хезмәтен алучыларның аерым категорияләре өчен чират билгеләнмәгән.

 

 

601 номерлыУказның 1 пунктының «д» пунктчасы

2.13. Дәүләт хезмәтен, шул исәптән электрон формадагысын да, күрсәтүне сорап гариза бирүченең гаризасын теркәү срогы һәм тәртибе

 

Гаризакергәнкөнне.

    Гариза электрон формада ял көннәрендә кергән очракта - гариза кергән көннән соңгы эш көнендә.

 

 

 

2.14. Дәүләт хезмәте күрсәтелә торган биналар һәм бүлмәләргә, гариза бирүчеләр көтеп утыра һәм кабул ителә торган урыннарга, дәүләт хезмәтен күрсәтү турында гаризалар тутырыла торган урыннарга, һәр төрдәге дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документлар исемлеге һәм тиешле гариза үрнәкләре булган мәгълүмат стендларына, мондый хезмәтләр күрсәтү тәртипләре турындагы күрсәтмә, текст рәвешендәге һәм мультимедия мәгълүматны урнаштыру һәм рәсмиләштерүгә, шул исәптән әлеге объектларның инвалидларны социаль яклау турындагы федераль законар һәм Татарстан Республикасы законнары  нигезендә инвалидлар өчен уңайлы булуын тәэмин итүгә таләпләр

 

     Дәүләт хезмәте күрсәтү янгынга каршы система һәм янгын сүндерү системасы, документлар рәсмиләштерү өчен кирәкле җиһазлар, мәгълүмати стендлар белән җиһазландырылган биналарда һәм бүлмәләрдә гамәлгә ашырыла.

    Инвалидларның дәүләт хезмәте күрсәтелә торган урынга киртәләрсез керә алуы (бинага уңайлы керү-чыгу һәм бина чикләрендә уңайлы хәрәкәт) тәэмин ителә.

    Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турындагы күрсәтмә, текст рәвешендәге һәм мультимедия мәгълүмат гариза бирүчегә уңайлы урынга, шул исәптән инвалидларның мөмкинлекләре чикләнгәнлеген исәпкә алып урнаштырыла.

 

181-ФЗ номерлыФедераль закон; 880 номерлы карар

 

2.15. Дәүләт хезмәте күрсәтелүнең уңайлылык һәм сыйфат күрсәткечләре, шул исәптән гариза бирүченең дәүләт хезмәте күрсәтелгән чакта урындагы затлар белән үзара хезмәттәшлекләре саны һәм дәвамлылыгы, дәүләт хезмәте күрсәтелү эшенең барышы турында, шул исәптән мәгълүмати-коммуникация технологияләрен файдаланып, мәгълүмат алу мөмкинлеге, дәүләт хезмәтен дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган күпфункцияле үзәктә, 210-ФЗ номерлы Федераль законның  151 статьясында каралган рәвештә дәүләт хзмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган күпфункцияле органнарында берничә дәүләт хезмәтен күрсәтү турында закрос нәтиҗәсендә гариза бирүченең сайлавы буенча башкарма хакимият органының терәсә-кайсы территориаль органында (экстерриториаль принцип) алу мөмкинлеге яки алып булмау (шул исәптән тулы күләмдә)

Дәүләтхезмәтекүрсәтелүнеңуңайлылыккүрсәткечләребулыпторалар:

бина һәм бүлмәләрнең җәмәгать транспорты килеп җитә торган урында булулары;

дәүләт хезмәте күрсәтелә торган бина һәм бүлмәләрнең инвалидлар өчен уңайлы булулары;

белгечләрнең, шулай ук гариза бирүчеләрдән документлар кабул ителә торган бина һәм бүлмәләрнең җитәрлек санда булуы;

дәүләт хезмәте күрсәтүнең алымнары, тәртибе һәм вакытлары турында мәгълүмат стендларында, “Интернет” челтәрендә, Министрлыкның рәсми сайтында, Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) күрсәтү бердәм порталында тулы мәгълүмат бирелү;

гаризаны электрон вариантта бирү мөмкинлеге;

гариза бирүченең дәүләт хезмәте күрсәтелү нәтиҗәләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге;

инвалидларга биналарның инвалидлар өчен уңайлылыгына бәйле булмаган, аларга хезмәтләрне башкалар белән тигез дәрәҗәдә алырга комачаулый торган башка киртәләрне үтүдә булышлык итү.

Дәүләт хезмәте күрсәтелүнең сыйфат күрсәткечләре булып торалар:

документларны кабул итү һәм карау вакытлары саклану;

дәүләт хезмәте күрсәтелүнең нәтиҗәләрен алу вакытлары саклану;

әлеге Регламентның Министрлык белгечләре тарафыннан бозылуына нигезле шикаятьләр булмау;

Гариза бирүченең Министрлык белгечләре белән аралашулары саны:

дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны биргәндә - бер тапкырдан артык түгел (консультацияне исәпкә алмыйча);

дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны почта аша юллаганда – берәү дә юк (консультацияне исәпкә алмыйча).

Дәүләт хезмәтен күрсәткәндә гариза бирүче белән Министрлык белгеченең бер тапкыр үзара аралашуының дәвамлылыгы - 15 минуттан артык түгел.

Дәүләт хезмәтләре, дәүләт хезмәтен күрсәтүгә гариза бирүне дә кертеп, күпфункцияле үзәк, күпфункцияле үзәкнең ерактагы эш урыны аша гамәлгә ашырылмый.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү барышы турындагы мәгълүмат гариза бирүче тарафыннан http://minjust.tatarstan.ru сайтында, Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү бердәм порталында алынырга мөмкин.

Дәүләт хезмәтләрен экстерриториаль принцип буенча һәм комплекслы запрос буенча күрсәтү каралмаган. 

 

 

 

2.16. Башка таләпләр, шул исәптән дәүләт хезмәтләрен экстерриториаль принцип буенча күрсәтү үзенчәлекләрен исәпкә алган (дәүләт хезмәтләре экстерриториаль принцип буенча күрсәтелгән очракта) һәм дәүләт хезмәтләрен электрон формада күрсәтү үзенчәлекләре

 

Гариза һәм документлар (документларның күчермәләре) Министрлыкка 63-ФЗ номерлы һәм 210-ФЗ номерлы Федераль законнар таләпләре нигезендә квалификацияле электрон имза куелган электрон документлар рәвешендә дә юллана ала.

 

63-ФЗ номерлыФедераль закон;

210-ФЗ номерлыФедераль закон

 

 

3.Административ процедураларны (гамәлләрне) башкаруның составы, эзлеклелеге һәм вакытлары, аларны башкару тәртибенә таләпләр, шул исәптән административ процедураларны (гамәлләрне) электрон формада башкару үзенчәлекләре

 

         3.1. Дәүләт хезмәтен күрсәтүдә гамәлләр эзлеклелеге тасвирламасы

         3.1.1. Дәүләт хезмәтен күрсәтү үз эченә түбәндәге процедураларны ала:

         1) гариза бирүчегә консультация бирү, гариза бирүчегә, шул исәптән дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен зарури булган гаризаны рәсмиләштерү буенча да ярдәм күрсәтү;

        2) мөрәҗәгатьне кабул итү һәм теркәү;

3) дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запрослар формалаштыру һәм юллау;

        4) бәяләмә проектын яки бәяләмә бирүдән нигезле баш тарту турында белешмә әзерләү;

        5) гариза бирүчегә бәяләмәне яки бәяләмә бирүдән нигезле баш тарту турында белешмәне тапшыру;

       6) техник хатаны төзәтү.

        3.2. Мөрәҗәгать итүчегә консультацияләр бирү, гариза бирүчегә шул исәптән

дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны рәсмиләштерү өлешендә дә

ярдәм күрсәтү.

        Мөрәҗәгать итүче, дәүләт хезмәтен алу тәртибе турында консультацияләр алу

өчен, Бүлеккәшәхсән, телефоннан яки почта (шулисәптән электрон почта) аша

мөрәҗәгатьитүгәхокуклы.

Бүлекбелгечемөрәҗәгатьитүчегә консультация бирә, шулисәптәнмәрәҗәгатьформасыһәмдәүләтхезмәтеалуга карата башка мәсьәләләрбуенча. Кирәк булган очракта Бүлек белгече гариза бирүчегә шул исәптән дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны рәсмиләштерү өлешендә дә ярдәм күрсәтә.

        Әлеге пунктта билгеләнелә торган процедура гариза бирүче мөрәҗәгать иткән

көнне гамәлгә ашырыла.

Процедура нәтиҗәсе: консультация, бирелгән документларның составы, формасы һәм эчтәлеге буенча җитешсезлекләрне күрсәтү, гариза бирүчегә ярдәм күрсәтү, шул исәптән дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны рәсмиләштерү өлешендә дә, гражданнарның консультация сорап мөрәҗәгать итүләрен мөрәҗәгатьләрне теркәү жуналына теркәү (гариза бирүчегә ярдәм күрсәтү).

3.3. Гаризаны кабул итүһәмтеркәү

3.3.1. ГаризабирүчеМинистрлыкныңОештыруэшләреһәмдокументларәйләнешебүлегенә (алгатаба – Оештырубүлеге) гаризанышәхсәнкитерепбирә.

Гариза шулай ук заказлы хат рәвешендә почта аша да җибәрелергә мөмкин.

Электрон формада җибәрелгән гариза 63-ФЗ номерлы һәм 210-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә имзалана (раслана) һәм электрон күчергечләрдә һәм(яки) Интернет челтәрен дә кертеп, гомуми кулланылыштагы мәгълүмат - телекоммуникация челтәрләрен файдаланып тапшырыла.

Гариза Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре һәм муниципальхезмәтләр порталы аша да бирелергә мөмкин.

Заказлы хат рәвешендә почта аша яки электрон формадакилгәнгаризаларгомумитәртиптә карала.

        3.3.2. Оештыру бүлеге белгече гамәлгә ашыра:

        законлы вәкил яки дәүләт хезмәтләрен алучы затның вәкаләтле вәкиле сыйфатындагы гариза бирүченең вәкаләтләрен тикшерүне;

        әлеге Регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән тиешле барлык документларның да бирелүен һәм аларның билгеләнгән таләпләргә җавап бирүләрен

тикшерүне. Тикшерү Бүлек белгече катнашында уздырыла.

        Гариза бирүче шәхсән мөрәҗәгать иткәндә Регламентның 2.7. пунктында каралган документларны кабул итүдән баш тарту өчен җирлек булган очракта белгеч гариза бирүчегә документларны кабул итү һәм гаризаны теркәүдән баш тарту

өчен җирлек булуы турында аңлата һәм документларны алудан баш тарту өчен табылган җирлек эчтәлеген аңлатып, документларны кире кайтара. Гариза бирүче таләбе буенча баш тарту очрагы язма рәвештә рәсмиләштерелә.

        Гариза бирүче гаризаны һәм документларны почта аша (электрон почта аша) җибәргән очракта Оештыру бүлеге белгече аңа документларны, аларны алудан баш тарту өчен табылган җирлек эчтәлеген язмача аңлатып, почта (электрон почта) аша кире кайтара.

        Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булмаганда Оештыру бүлеге белгече гамәлгә ашыра:

гаризаны кабул итүнеһәмтеркәүне;

        гаризаның документлар кабул ителү көне, аның керү саны куелган күчермәсен

гариза бирүчегә шәхсән тапшыруны яки электрон почта аша (аның теләге буенча) юллауны;

гаризаны Татарстан Республикасыдәүләтхакимиятеорганнарыдокументлары

әйләнешенең “Электрон Хөкүмәт” бердәйведомствоарасистемасыаша (алгатаба -

электрон документларәйләнеше) электрон формада Татарстан Республикасыюстиция министрына (алгатаба - министр) юллауны.

Әлеге пункт беләнбилгеләнгән процедура гаризакергәнкөннебашкарыла.

        Процедура нәтиҗәсе: кабул ителгән, теркәлгән һәм министрга юлланган гариза.

3.3.3. Министр гаризаныкарыйһәмкарауөчен министр урынбасарынаюллый.

Әлеге пункт беләнбилгеләнгән процедура гаризатеркәлгәнкөннебашкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: карарөчен министрның беренчеурынбасарынаюллангангариза.

        3.3.4. Министрның беренче урынбасары гаризаны карый һәм карар өчен Бүлек башлыгына юллый.

Әлеге пункт беләнбилгеләнәторган процедура гаризатеркәлгәнкөннебашкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: карауөченБүлекбашлыгынаюллангангариза.

         3.3.5. Бүлек башлыгы җаваплы башкаручыны (алга таба – Бүлек белгече) билгели һәм гаризаны эшләү өчен аңа тапшыра.

        Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гариза теркәлгән көннән соңгы бер эш көне эчендә башкарыла.

        Процедура нәтиҗәсе: эшләү өчен Бүлек белгеченә юлланган гариза.

        3.4. Бәяләмә бирү яки бәяләмә бирүдән нигезле баш тарту турындагыкарарны әзерләү һәм кабул итү

        3.4.1. Бүлек белгече:

        гаризаны карый;     

гариза бирүче әлеге Регламентның 2.6 пунктында күрсәтелгән документларны тапшырмаган очракта, тиешле документларны (мәгълүматларны)  бирү турында дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара электрон хезмәтттәшлек системасы каналлары буенча көчәйтелгән электрон имза куелган электрон документ рәвешендәге ведомствоара запросларны формалаштыра һәм юллый. Соралган документлар (мәгълүматлар) килеп ирешкән запрослар нигезендә тәэмин итүчеләрнең белгечләре тарафыннан законда билгеләнгән срокларда юлланалар;

аңлатма хаты, бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турында мотивлаштырылган белешмә проектларын әзерли һәм аларны килештерүөчен Бүлек башлыгына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гариза үтәү өчен Бүлек белгеченә юлланган көннән алып ундүрт көн эчендә башкарыла, әмма бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турында мотивлаштырылган белешмә бирүнең әлеге Регламент белән билгеләнгән срогы тәмамланырга 10 көннән дә кимрәк вакыт калганчы түгел.

Процедура нәтиҗәсе: килештерү өчен Бүлек башлыгына юлланган аңлатма хаты, бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турында мотивлаштырылган белешмә проектлары.

3.4.2. Бүлек башлыгы аңлатма хаты, бәяләмә бирү яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проектларын тикшерә һәм аларны килештерүөчен министрның беренче урынбасарына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура күрсәтелгән проектлар килештерү өчен Бүлек башлыгына кергән көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: килештерү өчен министрның беренче урынбасарына юлланган аңлатма хаты, бәяләмә бирү яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проектлары.

3.4.3. Министрның беренче урынбасары аңлатма хаты, бәяләмә бирү яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проектларын килештерә һәм аларны министрга юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура күрсәтелгән проектлар килештерүгә кергән көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: килештерелгән һәм карау өчен министрга кертелгән аңлатма хаты, бәяләмә бирү яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проектлары.

3.4.4. Министр аңлатма хатын имзалый, бәяләмә бирү яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проектларын килештерә.

Имзаланган аңлатма хаты, бәяләмә бирү яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы килештерелгән нигезле белешмә проектлары Оештыру бүлегенә юлланалар.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура күрсәтелгән проектлар килештерү өчен министрга кергән көнне башкарыла.

 Процедура нәтиҗәсе: министр тарафыннан имзаланган һәм теркәү өчен Оештыру бүлегенә бирелгән аңлатма хаты, бәяләмә бирү яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проектлары.

3.4.5. Оештыру бүлеге белгече:

аңлатма хатын терки һәм бәяләмә бирү яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проекты белән бергә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юллый.

 Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура аңлатма хаты, бәяләмә бирү яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы килештерелгән нигезле белешмә проектлары министр тарафыннан имзаланган көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: имзалау өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юлланган аңлатма хаты, бәяләмә бирү яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы килештерелгән нигезле белешмә проектлары.

3.4.6. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Татарстан Республикасы Премьер-министрының социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләренә кураторлык итүче урынбасары тарафыннан имзаланган бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмәне алганнан соң, Бүлек белгече аңлатма хаты проектын әзерли, аны бүлек башлыгы белән, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары белән килештерә һәм аны имзалау өчен министрга юллый. Министр аңлатма хатын имзалый һәм аны Бүлеккә юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Татарстан Республикасы Премьер-министрының социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләренә кураторлык итҥче урынбасары тарафыннан имзаланган бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмәне алганнан соңгы бер эш көне дәвамында башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: министр тарафыннан имзаланган һәм Бүлеккә юлланган аңлатма хаты.

3.4.7. Бүлек белгече:

гариза язучыны дәүләт хезмәтен күрсәтү турында гаризада күрсәтелгән ысул белән искәртә, Оештыру бүлегенә бәяләмә бирү яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә белән булган аңлатма хатын тапшыра.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура аңлатма хаты министр тарафыннан имзаланган көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: теркәү өчен Оештыру бүлегенә тапшырылган аңлатма хаты, бәяләмә бирү яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә.

3.5. Гариза бирүчегә дәүләт хезмәте нәтиҗәсен юллау.

3.5.1. Оештыру бүлеге белгече:

бәяләмә бирү яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә белән булган аңлатма хатын терки һәм аны гариза язучыга гаризада күрсәтелгән ысул белән юллый (бирә).

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура аңлатма хаты министр тарафыннан имзаланган көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: теркәлгән һәм гариза язучыга гаризада күрсәтелгән ысул белән юлланган (бирелгән) бәяләмә бирү яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә белән булган аңлатма хаты.

3.6. Татарстан Республикасы Хөкүмәтерәсмипорталының Интернет-кабул итүбүлмәсеашакергәнгаризаныкарау.

Интернет-кабул итү бүлмәсе аша кергән гариза әлеге Регламентның 3.3-3.5 пунктларында каралган тәртиптә теркәлә һәм карала.

3.7. Техник хатаны төзәтү.

бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмәне кабат рәсмиләштерү алдан бирелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмәдә җибәрелгән техник хаталарны (хәреф хаталары, грамматик яки арифметик хаталар) бетерү белән бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла.

Бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмәне кабат рәсмиләштерү ирекле формада язылган, әлеге Регламентның 3.3.1 пунктында күрсәтелгән ысулларның берсе аша бирелгән һәм теркәлгән мөрәҗәгать (алга таба – мөрәҗәгать) нигезендә гамәлгә ашырыла. Мөрәҗәгатькә гариза бирүчегә дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе буларак бирелгән һәм хаталар булган бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә, шулай ук, документлар гариза язучы вәкиле тарафыннан бирелгән очракта, гариза бирүче исеменнән гамәллләр кылу вәкаләтенә ия булган затның вәкаләтләрен раслый торган ышаныч кәгазе кушып бирелә.

3.7.1. Оештыру бүлеге белгече гамәлгә ашыра:

техник хатаны төзәтү турындагы мөрәҗәгатьне кабул итүне һәм электрон документлар әйләнеше системасында теркәүне;

мөрәҗәгатьне министрга электрон документлар әйләнеше системасында электрон формада юллауны.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура мөрәҗәгать кабул ителгән көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: кабул ителгән, теркәлгән һәм министрга юлланган мөрәҗәгать.

3.7.2. Министр мөрәҗәгатьне карый һәм карау өчен министрның беренче урынбасарына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура мөрәҗәгать теркәлгән көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: карау өчен министрның беренче урынбасарына юлланган мөрәҗәгать.

3.7.3. Министрның беренче урынбасары мөрәҗәгатьне карый һәм карау өчен Бүлек башлыгына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура мөрәҗәгать теркәлгән көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: карау өчен Бүлек башлыгына юлланган мөрәҗәгать.

3.7.4. Бүлек башлыгы Бүлек белгечен билгели һәм мөрәҗәгатьне үтәү өчен аңа тапшыра.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура мөрәҗәгать Бүлеккә юлланган мизгелдән бер эш көне эчендә башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: үтәү өчен Бүлек белгеченә юлланган мөрәҗәгать.

3.7.5. Бүлек белгече:

аңлатма хатын, кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проектын әзерли;

аңлатма хатын, кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проектын килештерү өчен Бүлек башлыгына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура мөрәҗәгать үтәү өчен Бүлек белгеченә юлланган көннән бер эш көне эчендә башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: килештерүөчен Бүлек башлыгына юлланган аңлатма хаты, кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проекты.

3.7.6. Бүлек башлыгы әзерләнгән аңлатма хатының, кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проектының дөреслеген тикшерә, аны килештерә һәм килештерү өчен министрның беренче урынбасарына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура аңлатма хаты, кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проекты килештерү өчен Бүлек белгеченә кергән кӛөнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: Бүлек башлыгы тарафыннан килештерелгән һәм килештерү өчен министрның беренче урынбасарына юлланган аңлатма хаты, кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проекты.

3.7.7. Министрның беренче урынбасары аңлатма хатын, кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проектын килештерә һәм аларны министрга юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура аңлатма хаты, кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проекты Бүлек башлыгыннан кергән көнне башкарыла.

 Процедура нәтиҗәсе: министрның беренче урынбасары тарафыннан килештерелгән һәм карау өчен министрга юлланган аңлатма хаты, кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проекты.

3.7.8. Министр аңлатма хатын имзалый, кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проектын килештерә.

 Имзаланган аңлатма хаты, килештерелгән кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проекты Оештыру бүлегенә юллана.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура күрсәтелгән проектлар килештерү өчен министрга кергән көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: министр тарафыннан имзаланган һәм теркәү өчен Оештыру бүлегенә юлланган аңлатма хаты, килештерелгән кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проекты.

3.7.9. Оештыру бүлеге белгече:

аңлатма хатын терки һәм кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проекты белән бергә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар министр тарафыннан аңлатма хаты имзаланган һәм кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә проекты килештерелгән көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: имзалау өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юлланган аңлатма хаты, кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмәнең килештерелгән проекты.

3.7.10. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Татарстан Республикасы Премьер-министрының социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләренә кураторлык итүче урынбасары тарафыннан имзаланган кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмәне алганнан соң, Бүлек белгече аңлатма хаты проектын әзерли, аны бүлек башлыгы, министрның беренче урынбасары белән килештерә һәм имзалау өчен министрга юллый. Министр аңлатма хатын имзалый һәм аны Бүлеккә юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Татарстан Республикасы Премьер-министрының социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләренә кураторлык итүче урынбасары тарафыннан имзаланган кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмәне алганнан соңгы бер эш көне дәвамында башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: министр тарафыннан имзаланган һәм Бүлеккә юлланган аңлатма хаты.

3.7.11. Бүлек белгече:

гариза бирүчене техник хатаны төзәтү турындагы мөрәҗәгатьтә яки дәүләт хезмәтен күрсәтү турындагы гаризада күрсәтелгән элемтә ысулыннан фадаланып, документның әзерлеге турында искәртә, кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тартуны мотивлаштырылган нигезләү белән булган аңлатма хатын Оештыру бүлегенә тапшыра.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар министр тарафыннан аңлатма хаты имзаланган көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тартуны мотивлаштырылган нигезләү белән булган, теркәү өчен Оештыру бүлегенә тапшырылган  аңлатма хаты.

3.7.12. Оештыру бүлеге белгече:

кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тартуны мотивлаштырылган нигезләү белән бергә аңлатма хатын терки һәм аларны гариза бирүчегә гаризада яки мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән ысул белән тапшыра.

 Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар министр аңлатма хатын имзалаган көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: гариза язучыга юлланган (бирелгән) кабат рәсмиләштерелгән бәяләмә яки бәяләмә бирүдән баш тарту турындагы нигезле белешмә.

 

4. Дәүләт хезмәтен күрсәтүне контрольдә тоту формалары һәм тәртибе

4.1. Министрлыкның урындагы затлары тарафыннан Регламент нигезләмәләренең һәм дәүләт хезмәтен күрсәтүгә таләпләр билгели торган башка норматив хокукый актларның сакланышын һәм үтәлешен, шулай ук алар тарафыннан карарлар кабул ителүне тикшерүдә тоту әлеге административ процедураның үтәлеше өчен җаваплы зат һәм министрның дәүләт хезмәтен күрсәтү буенча эшләрне оештыру өчен җаваплы беренче урынбасары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

4.2. Агымдагы тикшерү Министрлыкның урындагы затлары тарафыннан Регламент нигезләмәләренең һәм дәүләт хезмәтен күрсәтүгә таләпләр билгели торган башка норматив хокукый актларның сакланышын һәм үтәлешен тикшерү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Агымдагы тикшерү даими нигездә башкарыла.

4.3. Дәүләт хезмәтен күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатлылыгын тикшерүдә тоту үз эченә тикшерүләр үткәрүне, карарларны карау һәм кабул итүне, дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен җаваплы урындагы затларның карарларына, гамәлләренә (гамәлләр кылмауларына) шикаять белдергән мөрәҗәгатьләргә җаваплар әзерләүне ала.

Административпроцедураларныүтәүне тикшерүдәтотуформаларыбулыптикшерүуздыру тора:

эш башкаруны алып баруга;

документларны карау нәтиҗәләренең закон таләпләренә (әлеге Регламентка) туры килүенә;

 документларны кабул итү вакытларын һәм тәртибен саклауга;

дәүләт хезмәтен күрсәткәндә нәтиҗәләрне бирү вакытларын һәм тәртибен саклауга.

Тикшерүләрне башкаруның кабатланучанлыгы планлы (эш планнары нигезендә башкарыла) һәм плансыз (гариза бирүченең анык мөрәҗәгате буенча) рәвештә башкарыла.

4.4. Дәүләт хезмәтен күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатлылыгын планнан тыш тикшерү турындагы карар түбәндәге очракларда кабул ителә:

1)Регламентның һәм башка норматив хокукый актларның дәүләт хезмәтен күрсәтүгә булган таләпләренең бозылуынаалда табылган җитешсезлекләрне бетерүне тикшерү белән бәйле рәвештә;

2) юридик затларның Министрлыкның дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнашучы урындагы затларының гамәлләре (гамәл кылмаулары) белән аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозуларына шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүләренә бәйле рәвештә.

4.5. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләрнең хокукларын бозу очрагы ачыкланса, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы булган һәм гаепле дип табылган затлар, Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә җаваплылыкка тартылалар.

4.6.Дәүләт хезмәтләре күрсәтелүне гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары ягыннан тикшерүдә тоту Министрлыкның дәүләт хезмәтләре күрсәтүдәге эшчәнлегенең ачыклыгы, дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм дөрес мәгълүматлар алу һәм дәүләт хезмәте күрсәтү процессында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәр карау мөмкинлеге юлы белән гамәлгә ашырыла.

 

5. Дәүләт хезмәтен күрсәтүче органның,  дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүче күпфункцияле үзәкнең, шулай ук вазыйфаи затларның, дәүләт хезмәткәрләренең карарларына, кылган гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата судка кадәр (судтан тыш) шикаять белдерү тәртибе

   5.1. Дәүләт хезмәтен күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр Министрлыкның, Министрлыкның вазыйфаи затының яки дәүләт хезмәткәренең карарларына, кылган гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата судка кадәр Министрлыкка шикаять белдерүгә хокуклылар. Дәүләт хезмәтен күрсәтүгә бәйле рәвештә министр кабул иткән карарларга карата белдерелгән шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бирелә.

       5.2. Мөрәҗәгать итүче шикаять белән шул исәптән түбәндәге очракларда да мөрәҗәгать итә ала:

   1) дәүләт хезмәте күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең запросын теркәү срогы бозылганда;

        2) дәүләт хезмәте күрсәтү срогы бозылганда;

       3)мөрәҗәгать итүчедән дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясенең норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларында күздә тотылмаган документлар, мәгълүматлар яки гамәлләр кылу таләп ителгәндә;

       4) дәүләт хезмәте күрсәтү турында мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларында күздә тотылган документларны кабул итеп алудан баш тартканда;

       5) дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартканда, әгәр баш тартуга нигезләр федераль законнар һәм Россия Федерациясенең алар нигезендә кабул ителгән башка норматив-хокукый актлары, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актлары нигезендә күздә тотылмаса;

       6) дәүләт хезмәте күрсәткәндә мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясенең норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларында күздә тотылмаган түләү таләп иткәндә;

       7) Министрлык, Министрлыкның вазыйфаи заты дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документлардагы ялгыш язуларны һәм хаталарны төзәтүдән баш тартканда яки мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозганда;

       8) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча документларны бирү срогы яисә тәртибе бозылганда;

       9)дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып торганда, әгәр федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм норматив хокукый актларында туктатып тору өчен нигезләр каралмаган булса;

       10)дәүләт хезмәтен күрсәткәндә гариза бирүчедән документларны кабул итүдән беренче тапкыр баш тартканда аларның булмавы һәм (яки) дөрес түгеллекләре күрсәтелмәгән, дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле булган, яки дәүләт хезмәтен күрсәткән чакта кирәкле булган документлар яки мәгълүмат таләп итү, «Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүне оештыру турында» 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясындагы 1 өлешнең 4 пунктында каралган очраклардан тыш.

5.3. Шикаять кәгазь күчергечтә язма рәвештә яки электрон формада бирелә.

Министрлыкның, Министрлыкның урындагы затының, Министрлыкның дәүләт хезмәткәренең, министрның гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять почта аша, күпфункцияле үзәк аша, “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәреннән, Министрлыкның рәсми сайтыннан, Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәй порталы яки Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланып җибәрелә ала, шулай ук гариза бирүчедән шәхсән кабул ителергә мөмкин.

5.4. Шикаять үз эченә түбәндәге мәгълүматларны алырга тиеш:

1) карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять белдерелә торган Министрлыкның, Министрлыкның вазыйфаи затының яки дәүләт граждан хезмәткәренең  исемен;

2) гариза бирүче - физик затның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (булса), яшәү урыны турында мәгълүматлар яки юридик затның исеме, урнашкан урыны турында мәгълүматлар, шулай ук элемтә телефоны номеры (номерлары), гариза язучыга җавап җибәрелергә тиешле электрон почта (булса) адресы (адреслары) һәм почта адресы;

3) Министрлыкның, аның вазыйфаи затының яисә дәүләт хезмәткәренең шикаять белдерелә торган карарлары һәм кылган гамәлләре (гамәл кылмаулары) турында мәгълүматлар;

4) мөрәҗәгать итүченең Министрлыкның, аның вазыйфаи затының яисә дәүләт хезмәткәренең карары һәм кылган гамәлләре (гамәл кылмавы) белән килешмәвенә дәлилләре.

5.5. Гариза бирүче тарафыннан гариза бирүченең дәлилләрен раслаучы документлар (яки аларның күчермәләре) тапшырыла ала (алар булган очракта).

5.6.  Шикаятьне карау срогы - шикаять теркәлгән көннән 15 көне дәвамында.  Ә Министрлыкның, Министрлыкның урындагы затының гариза бирүчедән документларны кабул итеп алудан баш тартуына, документта җибәрелгән хатаны төзәтүдән баш тартуына яки мондый төзәтмәләр кертелү вакыты бозылуга шикаять белдерелгән очракта - шикаять теркәлгән көннән биш эш көне дәвамында каралырга тиеш.

 

5.7.      Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның
берсе кабул ителә:

1)шикаять канәгатьләндерелә, шул исәптән кабул ителгән карарны юкка чыгару, дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәләре турында бирелгән документларда җибәрелгән хаталарны төзәтү, гариза язучыга аларны алу Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив хокукый актларында каралмаган акчаларны кире кайтару формаларында;

            2)шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тарта.

Гариза язучыга әлеге пунктта күрсәтелгән карар кабул ителгән көннән соң килүче көннән дә соңга калмыйча язма формада һәм гариза язучының теләге буенча, электрон формада да, шикаять каралу нәтиҗәләре турында мотивлаштырылган җавап җибәрелә.

5.7.1. Шикаять канәгатьләндерелүгә лаек дип танылган очракта гариза бирүчегә җавапта Министрлык тарафыннан дәүләт хезмәтен күрсәткән чакта табылган җитешсезлекләрне кичекмәстән төзәтү максатыннан  гамәлгә ашырылачак гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу сорала һәм гариза бирүче тарафыннан дәүләт хезмәтен алу максатыннан башкарылырга тиешле гамәлләр турында мәгълүмат бирелә.

5.7.2.Шикаять канәгатьләндерелүгә лаек түгел дип танылган очракта гариза бирүчегә җавапта мондый карар кабул ителү сәбәпләре турында нигезле аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять бердерү тәртибе турында мәгълүмат  бирелә.

5.8. Шикаятьнекараубарышында яки аныңнәтиҗәләребуенчаадминистратив

хокукбозулар яки җинаять составы ачыкланганочракташикаятьләрнекараубуенча

урындагызатбулганматериалларныкичекмәстән прокуратура органнарынаюллый.

 

 

Социальориентлашканкоммерцияле

булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтелә

торган иҗтимагый файдалы хезмәтләр

сыйфатының билгеләнгән критерийларга

туры килүләре турында бәяләмәләр бирү

буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең

административ регламентына

1 нче кушымта

(тәкъдим ителә торган форма)

 

 

Татарстан Республикасы

юстиция министрына

 

 

_________________________

(фамилия, инициаллар)

_________________________

_________________________

(оешма исеме, адрес

(почтаһәм (яки) электрон),

телефон номеры (булганда)

 

ГАРИЗА

 

Сездәнсоциальориентлашканкоммерциялебулмаганоешма

_______________________________________________________________________

(социальориентлашканкоммерциялебулмаганоешмаисеме)

 

тарафыннан күрсәтелә торган иҗтимагый файдалы хезмәтнең

________________________________________________________________________

                                                                               (иҗтимагый файдалы хезмәт аталышы)

билгеләнгән критерийларга туры килүе турында бәяләмә бирүегезне үтенәм.

 

      Оешманың чит дәүләт агенты функцияләрен башкаручы коммерцияле булмаган оешма түгеллеген, һәм бер ел һәм аннан артыграк вакыт дәвамында иҗтимагый файдалы хезмәтләр күрсәтү сыйфатының Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Иҗтимагый файдалы хезмәтләр исемлеген һәм аларны күрсәтү сыйфатын бәяләү критерийларын раслау турында» 2016 елның 27 октябрендәге 1096 номерлы карары белән расланган критерийларына туры килә торган санап кителгән иҗтимагый файдалы хезмәтләрне кҥрсәтүен раслыйбыз:

________________________________________________________________________

________________________________________________________________________

 (иҗтимагый файдалы хезмәтнең Россия Федерациясенең норматив хокукый актларына туры килүе һәм аның эчтәлегенә таләпләр (күләме, сроклары, күрсәтү сыйфаты)

 

________________________________________________________________________

(иҗтимагый файдалы хезмәт кҥрсәтүдә турыдан-туры җәлеп ителгән затларның (шул исәптән оешма хезмәткәрләренең һәм гражданлык-хокукый характердагы килешүләр нигезендә җәлеп ителгән хезмәткәрләрнең) тиешле квалификациягә (шул исәптән профессиональ белемгә, бу өлкәдә эш тәҗрибәсенә) ия булулары, мондый затларның тиешле күләмдә булулары)

________________________________________________________________________

________________________________________________________________________

________________________________________________________________________

________________________________________________________________________

(бәяләмә бирү елы алдыннан булган ике ел эчендә иҗтимагый файдалы хезмәтләр алучыларның аларны күрсәтү сыйфатыннан канәгать булулары (оешманың иҗтимагый файдалы хезмәтләр күрсәтү белән бәйле гамәлләренә (гамәл кылмауларына) һәм карарларына суд, дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль күзәтчелек органнары, аларның компетенцияләре чикләрендә башка органнар тарафыннан нигезләнгән шикаятьләр булмау)

________________________________________________________________________

                                                    (коммерцияле булмаган оешма турындагы мәгълүматның ачыклыгы)

________________________________________________________________________

 (бәяләмә бирү елы алдыннан булган ике ел эчендә оешманың «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә төзелгән килешүләрне үтәү кысаларында хезмәт күрсәтүләр нәтиҗәләре буенча гадел булмаган тәэмин итүчеләр реестрында тормавын раслау)

 

Раслаучыдокументларӛстәп бирелә:___________________________________________________________________

1. _________________________________________________________________

2. _________________________________________________________________

3. _________________________________________________________________

һәм башкалар.

________________________________________________________________________

(Вазыйфа)                (Имза)            (Ф.И.Ә.и.)

 

«__» _______ 20__ г.

 

М.У. (булганда)

 

 

Социальориентлашканкоммерцияле

булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтелә

торган иҗтимагый файдалы хезмәтләр

сыйфатының билгеләнгән критерийларга

туры килүләре турында бәяләмәләр бирү

буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең

административ регламентына

2 нче кушымта

(тәкъдим ителә торган форма)

 

Социальориентлашканкоммерциялебулмаганоешмалартарафыннан күрсәтеләторганиҗтимагыйфайдалыхезмәтләрсыйфатыныңбилгеләнгәнкритерийларга туры килүләретурындабәяләмәләрбирүдән баш тартутурынданигезлебелешмә

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан уздырылган иҗтимагый файдалы хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәяләү нәтиҗәләре буенча, социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган

 

________________________________________________________________________

(социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешманың тулы исеме һәм төп дәүләт теркәлү номеры)

түбәндәге иҗтимагый социаль файдалы хезмәтләрнең: ________________________________________________________________________;

________________________________________________________________________;

________________________________________________________________________.                 (иҗтимагый файдалы хезмәт аталышы)

билгеләнгән критерийларга туры килүләре турында белешмә бирүдән баш тарта.

 

Күрсәтелгән иҗтимагый файдалы хезмәтләр иҗтимагый файдалы хезмәтләр күрсәтү сыйфатының билгеләнгән критерийларына түбәндәге нигезләр буенча туры килмиләр:

________________________________________________________________________;

________________________________________________________________________;

________________________________________________________________________.

(критерийларга туры килмәве күрсәтелә)

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары

 

 

Социальориентлашканкоммерцияле

булмаган оешмалар тарафыннан күрсәтелә

торган иҗтимагый файдалы хезмәтләр

сыйфатының билгеләнгән критерийларга

туры килүләре турында бәяләмәләр бирү

буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең

административ регламентына кушымта

(белешмәлек)

 

СОЦИАЛЬ ОРИЕНТЛАШКАН КОММЕРЦИЯЛЕ БУЛМАГАН ОЕШМАЛАР ТАРАФЫННАН КҮРСӘТЕЛӘ ТОРГАН ИҖТИМАГЫЙ ФАЙДАЛЫ ХЕЗМӘТЛӘРНЕҢ БИЛГЕЛӘНГӘН КРИТЕРИЙЛАРГА ТУРЫ КИЛҮЛӘРЕ ТУРЫНДА БӘЯЛӘМӘЛӘР БИРҮ БУЕНЧА ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН ҖАВАПЛЫ УРЫНДАГЫ ЗАТЛАРНЫҢ РЕКВИЗИТЛАРЫ

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы

Вазыйфа, ФИӘ.и.

Телефон

Электрон адрес

Министр

Министрның беренче урынбасары

Оештыруэшләреһәмдокументларәйләнешебүлегебашлыгы

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы

(843) 292-00-70

(843) 223-06-64

(843) 223-07-60

 

(843) 223-07-72

minjust@tatar.ru

Aynur.Galimov@tatar.ru

Farida.Nurieva@tatar.ru

 

Ilfat.Mingalimov@tatar.ru

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты

Адрес

Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

420014, Казан шәһ., Ирек мәйданы, 1

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының хокукый идарә башлыгы

 

(843) 264-76-25

 

Andrey.Grevcov@tatar.ru

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 575.4 Кб

Дата публикации: 20.07.2020
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International