«Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының «Юридик затлар исемнәрендә Татарстан Республикасының рәсми атамаларын файдалануга рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2016 елның 8 декабрендәге 01- 02/306 номерлы боерыгына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2019 елның 11 ноябрендәге 149од номерлы боерыгы

Татарстан Республикасы Юстиция

министрлыгының 2016 елның 8 декабрендәге    01-02/306 боерыгы белән  (Татарстан Республикасы Юстиция

министрлыгының 2019 елның 11 ноябрендәге 149од номерлы боерыгы редакциясендә) расланган

Юридик затлар исемнәрендә Татарстан Республикасының рәсми атамаларын файдалануга рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты

 

I. Гомуми нигезләмәләр

  1. Әлеге Регламент юридик затлар исемнәрендә «Татарстан Республикасы», «Татарстан» рәсми атамаларын һәм алар нигезендә ясалган сүзләр һәм сүзтезмәләрне (шул исәптән кыскартылмаларны да) файдалануга рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең (алга таба - дәүләт хезмәте) стандартын һәм тәртибен билгели.
  2. Дәүләт хезмәтен алучылар: үз исемнәрендә «Татарстан Республикасы», «Татарстан» атамаларын һәм алар нигезендә ясалган сүзләр һәм сүзтезмәләрне (шул исәптән кыскартылмаларны да) файдаланырга теләүче юридик затларны гамәлгә куючылар.
  3. Дәүләт хезмәте Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы (алга таба - Министрлык) тарафыннан күрсәтелә.

1.3.1. Министрлык урнашкан урын: Казан шәһ., Кремль ур., 16 йорт.

Министрлыкның эш графигы: шимбә һәм якшәмбе көннәреннән кала көн саен, дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дән 16.45 кә кадәр, төшке аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Гаризаларны кабул итү графигы: шимбә һәм якшәмбе көннәреннән кала көн саен, Министрлыкның эш сәгатьләрендә.

Җәмәгать транспорты белән "Университет" тукталышына кадәр килергә:

10, 10а, 30, 35, 35а, 54, 63, 91 нче автобуслар;

2, 3, 5, 7, 8 нче троллейбуслар.

Бинага керү пропуск һәм (яки) шәхесне ачыклаучы документ буенча.

  1. Норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлегенең (алга таба -Бүлек) телефоннары: 8 (843) 223-07-81; 8 (843) 223-01-57.
  2. Министрлыкның "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә рәсми сайты адресы (алга таба - "Интернет" челтәре): http://www.minjust.tatarstan, электрон почта адресы: minjust@tatar.ru.
  3. Дәүләт хезмәте турындагы мәгълүмат алынырга мөмкин:

 

  1. гариза бирүчеләр белән эшләү өчен дәүләт хезмәте күрсәтү турында текст рәвешендәге мәгълүматны эченә алган һәм Министрлык биналарында урнаштырылган дәүләт хезмәте күрсәтү турындагы мәгълүмат стендларыннан;
  2. "Интернет" челтәре аша:

Министрлыкның рәсми сайтында (http://www.minjust.tatarstan.ru);

Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталында (http://uslugi.tatarstan.ru);

3)     Министрлыкка телдән мөрәҗәгать иткәндә (шәхсән яки телефон аша);

4) Министрлыкка язма рәвештә (шул исәптән электрон документ форматында
да) мөрәҗәгать иткәндә.

         1.3.5. Министрлыкның урнашкан урыны, белешмә телефоннары, эш графигы, рәсми сайты адресы, шулай ук электрон почтасы турындагы мәгълүматлар Бүлек белгече тарафыннан Министрлыкның рәсми сайтына, «Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр реестры» дәүләт мәгълүмат системасына һәм Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталына урнаштырыла.

 Министрлыкның гариза бирүчеләр белән эшләү өчен каралган бүлмәләрендәге мәгълүмат стендларында урнаштырылган мәгълүмат дәүләт хезмәте күрсәтү турында әлеге Регламентның 1.3.1,  2.1, 2.3 - 2.5, 2.7, 2.9, 2.11, 5.1 пунктларында (пунктчасында)  күрсәтелгән ике дәүләт телендәге мәгълүматларны үз эченә ала.

          1.4. Дәүләт хезмәтен күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә гамәлгә ашырыла:

"Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы федераль закон  (алга таба - 210-ФЗ номерлы федераль закон) (Россия Федерациясенең законнар җыелмасы, 2010, № 31, 4179 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

Россия Федерациясе Президентының "Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында" 2012 елның 7 маендагы 601 номерлы Указы (алга таба - РФ Президентының № 601 номерлы Указы) (Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталы (www.pravo.gov.ru), 2012, 7 май, бастырып чыгару номеры 0001201205070016 );

"Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында" 2005 елның 6 апрелендәге 64-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы (алга таба - 64-ТРЗ номерлы TP Законы) (Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 2005, № 4, 344 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 22 февралендәге "Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сораулары"  68 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы турындагы нигезләмә (алга таба - Министрлык турындагы Нигезләмә) (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнарының норматив актлары җыелмасы, 2006, № 10, 0272 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтелүнең административ регламентын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында" 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнарының норматив актлары җыелмасы, 2010, № 46, 2144 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

Татарстан  Республикасы     Министрлар Кабинетының "Юридик затлар исемнәрендәТатарстан Республикасының рәсми атамаларын файда лану тәртибе турында" 2016 елның 22 августындагы 581 номерлы карары (алга таба -   TP   МКның   581   номерлы   карары)   (Хокукый   мәгълүматның Татарстан Республикасы рәсми порталы (pravo.tatarstan.ru), 2016, 23 август, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

TP МКның 581 номерлы карары белән расланган Юридик затлар исемнәрендә Татарстан Ренспубликасының рәсми атамаларын файдалануга рөхсәт бирү тәртибе турында нигезләмә (алга таба - Нигезләмә) (Хокукый мәгълүматның Татарстан Республикасы рәсми порталы (pravo.tatarstan.ru), 2016 ел, 29 август, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

Министрлыкның «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте тармак органының юридик затка аның исмендә Татарстан Республикасының рәсми атамаларын файдалануга рөхсәт бирү мөмкинлеге турында бәяләмә формасын раслау турында» 2019 елның 12 апрелендәге 46од номерлы боерыгы (алга таба – 46од номерлы боерык) Хокукый мәгълүматның Татарстан Республикасы рәсми порталы (pravo.tatarstan.ru), 2019 ел, 22 август.)

1.5. Әлеге Регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:

          дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган күпфункцияле үзәкнең ерактагы эш урыны - дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган күпфункцияле үзәкнең Татарстан Республикасы муниципаль районы (шәһәр округы) шәһәр яки авыл җирлегендә Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыруның Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәләрен раслау турында” 2012 елның 22 декабрендәге 1376 номерлы карары белән расланган кагыйдәләрнең 34 пункты нигезендә булдырыган территориаль аерымланган структур бүлекчәсе (офис);

техник хата - дәүләт хезмәтен күрсәткәндә Министрлык тарафыннан җибәрелгән һәм документка кертелә (дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе) торган мәгълүматларның, документлардагы мәгълүматлар шулар нигезендә кертелә торган мәгълүматларның дөрес булмавына китерә торган хата (хәреф хаталары, грамматик яки арифметик хата);

Әлеге Регламентта дәүләт хезмәтен күрсәтү турында гариза (алга таба -рөхсәт алуга гариза, гариза) дигәндә дәүләт хезмәтен алуга запрос аңлашыла (210-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясының 1 пункты). Гариза әлеге Регламентның 2.5 пунктында каралган мәгълүматларны күрсәтеп, ирекле формада языла.

2. Дәүләт хезмәте күрсәтү стандарты

 

Дәүләт хезмәте күрсәтү стандартына таләпнең аталышы

Стандартка булган таләпләр эчтәлеге

Хезмәт күрсәтү яки таләпне билгеләүче норматив акт

2.1. Дәүләт хезмәтенең аталышы

 

Юридик       затлар       исемнәрендә Татарстан Республикасының рәсми атамаларын  файдалануга рөхсәт бирү (алга таба – рөхсәт)

 

 

TP    МКның    581 номерлы карарының       1 пункты;

Министрлык турындагы Нигезләмәнең 4.1.29 пункты

 

 

2.2. Башкарма хакимият органының исеме

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы (алга таба - Министрлык)

TP    МКның    581 номерлы карарының       1 пункты;

Министрлык турындагы Нигезләмәнең 4.1.29 пункты

 

 

2.3. Дәүләт   хезмәте күрсәтү нәтиҗәсенең тасвирламасы

 

Рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында Татарстан Республикасы юстиция министры (алга таба - министр) карары белән рәсмиләштерелгән карар

 

Нигезләмәнең 5 пункты

2.4. Дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнаша    торган оешмаларга мөрәҗәгать итү кирәклеген дә исәпкә алып, дәүләт хезмәтен күрсәтү       вакыты, Россия Федерациясе законнарында туктатып     тору мөмкинлеге каралган      очракта, дәүләт хезмәтен   күрсәтүне туктатып тору вакыты, дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе булып торучы документларны (күрсәтмәләрне) тапшыру срогы

Рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш   тарту яки дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту турындагы карар әлеге Регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар теркәлгән көннән башлап санала торган эш көннәреннән биш көн эчендә кабул ителә.

 

.

     Дәүләт хезмәтен күрсәтү Министрлык таләбе буенча дәүләт органнарыннан һәм оешмалардан гариза бирүче тарафыннан бирелгән мәгълүматлар раслану (расланмау) турында мәгълүмат алынганга кадәр туктатылып торыла.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе булып торучы документны тапшыру гариза бирүче мөрәҗәгать иткән көнне башкарыла.

  Дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе булып торучы документны гаризада күрсәтелгән элемтә чарасын (почта аша, электрон почта аша, факс аша) кулланып тапшыру дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе рәсмиләштерелгән һәм теркәлгән көнне гамәлгә ашырыла.

 

Нигезләмәнең 5 пункты

 

 

 

 

Нигезләмәнең     4     һәм 5 пунктлары

 

 

2.5. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарур һәм мәҗбүри булып торучы хезмәтләр күрсәтү өчен законнар яки башка норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле булган, гариза бирүче тарафыннан бирелергә тиешле документларның тулы исемлеге, гариза бирүченең аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон формада да, аларны бирү тәртибе

Рөхсәт алу өчен гариза бирүче тәкъдим итә:

а)   рөхсәт алу турында түбәндәгеләрне эченә алган
гаризаны: гамәлгә куючының ФИӘ.и., адресы, телефон
номеры (гамәлгә куючы - юридик зат өчен: исеме,
урнашу урыны адресы, телефон номеры һәм электрон
почта адресы), юридик затның исеме, аның урнашкан
урыны адресы, телефон номеры һәм электрон почта
адресы. Гариза бирүче теләге булганда дәүләт хезмәтен
күрсәтү нәтиҗәсен алуның бер ысулын күрсәтә ала
(почта, электрон почта, факс, шәхсән кулга бирү яки
башкалар);

 

 

б)  нотариаль расланган күчермәләре булмаган очракта
юридик затның гамәлгә куелуы турында төп нөсхәләр
тәкъдим ителгән документлары;

в)   гариза бирүче вәкиленең вәкаләтләрен раслаучы
документ;

г) Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең тиешле тармак органының Регламентка 2 нче кушымтада бирелгән форма нигезендәге, юридик затның  Татарстан Республикасының уңай эшлекле имиджын һәм (яки) аның инвестицияләрне җәлеп итүчәнлеген формалаштыруга һәм саклауга йогынты ясау потенциалына ия булуын раслаучы бәяләмәсе, яки түбәндәгеләрнең берсен раслаучы документлар:

юридик зат законнар нигезендә эре салым түләүче булып тора;

юридик зат билгеле бер товар базарында өстенлекле урынны алып тора;

акционерлык җәмгыятенең тавыш бирүче акцияләренең 25 процентыннан артыгы Татарстан Республикасы милкендә тора;

юридик зат тышкы икътисадый эшчәнлекне гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасын дөнья базарында тәкъдим итә.

Документлар бер нөсхәдә биреләләр.

Гариза һәм документлар кәгазь күчергечтә, электрон формада яки соралган документларның вәкаләтле зат тарафыннан расланган күчермәләре рәвешендә дә, шул исәптән электрон формада да бирелә алалар.

Гариза    бирүчедән    Нигезләмәдә каралмаган документларны һәм мәгълүматны тапшыруын яки тәкъдим   итү   яки   гамәлгә   ашыру Нигезләмәдә каралмаган гамәлләрне башкаруны таләп итү тыела.

 

 

Нигезләмәнең     2     һәм 3 пунктлары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

46од номерлы боерык

2.6. Норматив хокукый актлар нигезендә дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле булган, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар вәкаләтендә булучы һәм гариза бирүче аларны тәкъдим итү хокукына ия булган документларның тулы исемлеге, шулай ук гариза бирүченең аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон формада да, аларны тәкъдим итү тәртибе;

Дәүләт    хезмәтен    ведомствоара хезмәттәшлеге кысаларында күрсәтү өчен документлар алу таләп ителми.

 

 

 

2.7. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны алудан баш тарту өчен нигезләмәләрнең тулы исемлеге

Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигез юк.

 

2.8. Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору яки аны күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләмәләрнең тулы исемлеге

Дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләр:

1.  Документларда   алдан  килештерелмәгән
төзәтүләр булу;

2.  Әлеге Регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән
документларның тулы комплекты тапшырылмау;

3.   Документларның моңа вәкаләте булмаган яки
гариза   бирүченең   мәнфәгатьләрен   тәкъдим итү
хокукын    раслаучы    документы    булмаган зат
тарафыннан тапшырылуы.

Гариза   бирүче   тарафыннан   тәкъдим ителгән мәгълүматларны   раслау   өчен   запросны дәүләт органнарына яки оешмаларга юллау дәүләт хезмәтен күрсәтүне туктатып торуга нигез булып тора.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нигезләмәнең 5 пункты

 

2.9.  Дәүләт хезмәтен күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка төр түләү алуның тәртибе, күләме һәм нигезләмәләр

 

Дәүләт хезмәте бушлай күрсәтелә.

 

2.10. Дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булып торучы хезмәтләр исемлеге, шул исәптән дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнаша торган оешмалар тарафыннан бирелгән (бирелә торган ) документ (документлар) турындагы мәгълүматлар 

 

Зарури һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми.

 

2.11. Хезмәт күрсәткәнгә, мондый түләү күләмен исәпләү методикасы турындагы мәгълүматны да кертеп, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарур һәм мәҗбүри булган түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләмә

 

 

Зарури һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми.

 

2.12. Дәүләт хезмәтеннән файдалану турында гариза биргәндә яки шундый хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәсен алганда чиратта көтеп торуның максималь срогы

 

Дәүләт хезмәтен алучы (гариза бирүче) дәүләт хезмәтеннән файдалану турында гариза биргәндә яки шундый хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәсен алганда чиратта 15 минуттан да артык торырга тиеш түгел.

Дәүләт хезмәтен алучыларның аерым категорияләре өчен чират билгеләнмәгән.

 

 

2.13. Дәүләт хезмәтен, шул исәптән электрон формадагысын да, күрсәтүне сорап гариза бирүченең гаризасын теркәү срогы

 

Запрос кергән көнне. Запрос электрон формада ял көннәрендә кергән очракта - запрос кергән көннән соңгы эш көнендә.

 

 

2.14. Дәүләт хезмәте күрсәтелә торган биналар һәм бүлмәләргә, гариза бирүчеләр көтеп утыра һәм кабул ителә торган урыннарга, дәүләт хезмәтенең һәр төрен күрсәтү өчен документлар исемлеге һәм аларны тутыру үрнәкләре бирелгән мәгълүмат стендларына, мондый хезмәтләр күрсәтү тәртипләре турындагы күрсәтмә, текст рәвешендәге һәм мультимедия мәгълүматны урнаштыру һәм рәсмиләштерүгә, шул исәптән әлеге объектларның Россия Федерациясенең инвалидларны социаль яклау турындагы законнары нигезендә инвалидлар өчен уңайлы булуын тәэмин итүгә таләпләр

 

Дәүләт хезмәте күрсәтү янгынга каршы система һәм янгын сүндерү системасы, документлар рәсмиләштерү өчен кирәкле җиһазлар, мәгълүмати стендлар белән җиһазландырылган биналарда һәм бүлмәләрдә гамәлгә ашырыла.

Инвалидларның дәүләт хезмәте күрсәтелә торган урынга киртәләрсез керә алуы, шул исәптән бинага уңайлы керү-чыгу һәм бина чикләрендә уңайлы хәрәкәт тәэмин ителә.

Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турындагы күрсәтмә, текст рәвешендәге һәм мультимедия мәгълүмат гариза бирүчегә уңайлы урынга, шул исәптән инвалидларның мөмкинлекләре чикләнгәнлеген исәпкә алып урнаштырыла.

 

 

 

 

2.15. Дәүләт хезмәте күрсәтелүнең уңайлылык һәм сыйфат күрсәткечләре, шул исәптән гариза бирүченең дәүләт хезмәте күрсәтелгән чакта урындагы затлар белән үзара хезмәттәшлекләре саны һәм дәвамлылыгы, дәүләт хезмәте күрсәтелү эшенең барышы турында, шул исәптән мәгълүмати-коммуникация технологияләрен файдаланып, мәгълүмат алу мөмкинлеге, дәүләт хезмәтен дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган күпфункцияле үзәктә, 210-ФЗ номерлы Федераль законның  151  статьясында каралган рәвештә дәүләт хзмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган күпфункцияле органнарында берничә дәүләт хезмәтен күрсәтү турында закрос нәтиҗәсендә гариза бирүченең сайлавы буенча башкарма хакимият органының терәсә-кайсы территориаль органында (экстерриториаль принцип) алу мөмкинлеге яки алып булмау (шул исәптән тулы күләмдә)

 

Дәүләт хезмәте күрсәтелүнең уңайлылык күрсәткечләре булып торалар:

Министрлык бүлмәләрнең җәмәгать транспорты килеп җитә торган урында булулары;

белгечләрнең, шулай ук гариза бирүчеләрдән документлар кабул ителә торган бина һәм бүлмәләрнең җитәрлек санда булуы;

дәүләт хезмәте күрсәтүнең алымнары, тәртибе һәм вакытлары турында мәгълүмат стендларында, Министрлыкның Интернет челтәрендәге мәгълүмат ресурсларында, дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү бердәм порталында тулы мәгълүмат бирелү;

гаризаны Министрлыкның Интернет челтәрендәге мәгълүмат ресурслары ярдәмендә электрон вариантта бирү мөмкинлеге;

дәүләт хезмәте күрсәтелә торган бина һәм бүлмәләрнең инвалидлар өчен уңайлы булулары;

инвалидларга биналарның инвалидлар өчен уңайлылыгына бәйле булмаган, аларга хезмәтләрне башкалар белән тигез дәрәҗәдә алырга комачаулый торган башка киртәләрне үтүдә булышлык итү;

дәүләт хезмәтен алуга гариза бирү һәм аның нәтиҗәсен Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинет аша алу мөминлеге  (мондый мөмкинлек гамәлгә ашырылганнан соң).

Дәүләт хезмәте күрсәтелү сыйфаты түбәндәгеләр булмау белән  характерлана:

гариза язучылардан документларны кабул иткәндә һәм документларны биргәндә чиратлар; 

дәүләт хезмәтен күрсәтү вакытлары бозылу;

дәүләт хезмәтен күрсәтүче дәүләт граждан хезмәткәрләре гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаятьләр;

дәүләт хезмәтләрен күрсәтүче дәүләт хезмәткәрләренең гариза бирүчеләргә карата игътибарсыз, гадел булмаган мөнәсәбәтләренә шикаятьләр.

Гариза бирүченең Министрлык белгечләре белән аралашулары саны:

гаризаны һәм дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны турыдан-туры биргәндә һәм дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсен алганда  - ике тапкырдан артык түгел (консультацияне исәпкә алмыйча);

гаризаны һәм документларны почта аша юллаганда – бер тапкырдан артык түгел (консультацияне исәпкә алмыйча).

Гариза бирүче белән үзара аралашуының дәвамлылыгы - 15 минуттан артык түгел.

Дәүләт хезмәтен, дәүләт хезмәтен алуга гариза бирүне дә кертеп, күпфункцияле үзәк, дәүләт хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең ерактагы эш урыны аша  күрсәтү каралмаган.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү барышы турындагы мәгълүмат гариза бирүче тарафыннан http://minjust.tatarstan.ru сайтында, Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында алынырга мөмкин.

Дәүләт хезмәтләрен экстерриториаль принцип буенча һәм комплекслы запрос буенча күрсәтү каралмаган. 

 

 

2.16. Башка таләпләр, шул исәптән дәүләт хезмәтләрен экстерриториаль принцип буенча күрсәтү үзенчәлекләрен исәпкә алган (дәүләт хезмәтләре экстерриториаль принцип буенча күрсәтелгән очракта) һәм дәүләт хезмәтләрен электрон формада күрсәтү үзенчәлекләре

 

Дәүләт хезмәтен электрон рәвештә күрсәтү турында әлеге Регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документларны Министрлыкның http://www.minjust.tatarstan.ru  сайты базасында гамәлгә ашырылган Интернет-кабул итү бүлмәсе аша юллау мөмкинлеге дә бар.  

 

 

 

 

3. Административ процедураларның (гамәлләрнең) составы, аларны үтәү эзлеклелеге һәм вакытлары, аларны үтәү тәртибенә карата таләпләр, шул исәптән административ процедураларны (гамәлләрне) электрон формада

башкару үзенчәлекләре

 

3.1. Дәүләт хезмәтен күрсәтүдә гамәлләр эзлеклелеге тасвирламасы.
Дәүләт хезмәтен күрсәтү үз эченә түбәндәге процедураларны ала:

гариза бирүчегә консультация бирү, гариза бирүчегә, шул исәптән дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен зарури булган гаризаны язу һәм документларны рәсмиләштерү буенча да ярдәм күрсәтү;

гаризаны һәм документларны кабул итү һәм теркәү;

документларны карау, дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул итү яки рөхсәт бирү турында яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында карар бирү.

дәүләт органнары һәм оешмаларына запрослар җибәрү;

гариза бирүчегә дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсен тапшыру;

  техник хаталарны төзәтү.

  1. Гариза бирүчегә консультация бирү, гариза бирүчегә ярдәм күрсәтү, шул исәптән дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен мәҗбүри булган гариза язу һәм документларны рәсмиләштерү өлешендә дә.

Гариза язучы министрлыкка язма формада, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша (http://www.minjust.tatarstan.ru) электрон хәбәр җибәреп яки дәүләт хезмәтен алу тәртибе турында консультация алу өчен урындагы затка шәхсән мөрәҗәгать итә ала.

Бүлек белгече гариза бирүчегә шул исәптән тәкъдим ителгән документларның составы, формасы буенча һәм дәүләт хезмәтен алу өчен башка мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә һәм ярдәм күрсәтә.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар, гариза язучы шәхсән мөрәҗәгать иткәндә ул мөрәҗәгать иткән көнне, гариза язма формада яки электрон юл белән кергәндә - гариза кергән көннән соңгы эш көненнән дә соңга калмыйча гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: тәкъдим ителгән документларның составы, формасы буенча һәм гариза бирүчегә рөхсәт бирү һәм ярдәм күрсәтүгә караган башка мәсьәләләр буенча консультацияләр.

  1. Гаризаны һәм документларны кабул итү һәм теркәү.

 

Гариза язучы шәхсән (вәкиле аша) кәгазьдәге вариантта яки Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталының Интернет-кабул итү бүлмәсе (ttp://www.minjust.tatarstan.ru) аша яки почта аркылы Министрлыкка әлеге Регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар теркәлгән гаризаны китерә (юллый).

Оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлеге (алга таба -Документлар әйләнеше бүлеге) гамәлгә ашыра:

гариза һәм документларны Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының "Электрон Хөкүмәт" электрон документлар әйләнеше бердәй ведомствоара системасында (алга таба - электрон документлар әйләнеше) кабул итә һәм терки;

гариза Татарстан Республикасы юстиция министры яки министр вазыйфаларын башкаручы зат (алга таба – министр), һәм министрның  беренче урынбасары яки аның вазыйфаларын башкаручы зат (алга таба – министрның беренче урынбасары) тарафыннан каралганнан соң тиешле документлар теркәлгән гаризаны (ул кәгазь вариантта кергән очракта) электрон документлар әйләнеше аша Бүлеккә юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар гариза бирүче мөрәҗәгать иткән (гариза почта аркылы кергән) көнне гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: кабул ителгән, теркәлгән, Бүлеккә юлланган гариза һәм документлар.

3.4. Документларны карау, дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул итү яки рөхсәт бирү турында яисә рөхсәт бирдән баш тарту турында карар бирү. Гариза бирүчегә дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсен тапшыру.

  1. Әлеге Регламентның 2.8 пунктында күрсәтелгән нигезләр булган очракта Бүлек белгече гариза бирүчегә дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту турында нигезле сәбәпләр күрсәтелгән хат проекты әзерли һәм хат проектын килештерү өчен Бүлек башлыгына (ул булмаганда - аның вазыйфаларын башкаручы затка) (алга таба - Бүлек башлыгы) юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар алдагы процедура тәмамланган көннән ике эш көне дәвамында гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту турында Бүлек башлыгына килештерергә юлланган хат проекты.

  1. Бүлек башлыгы хат проектын килештерә һәм аны килештерү өчен Татартан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасарына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура хат проекты Бүлек белгеченнән кергән көнне гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту турында Бүлек башлыгы тарафыннан килештерелгән һәм килештерү өчен министрның беренче урынбасарына юлланган хат проекты.

  1. Министрның беренче урынбасары хат проектын килештерә һәм аны имзалау өчен министрга юллый.  

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура хат проекты Бүлек башлыгыннан кергән көнне гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту турында министрның беренче урынбасары тарафыннан килештерелгән һәм имзалау өчен министрга юлланган хат проекты.

  1. Министр дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту турындагы хатны имзалый һәм аны Документлар әйләнеше бүлегенә юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура хат проекты имзалауга кергән кергән көннән бер эш көне дәвамында башкарыла.

Процедураның нәтиҗәсе: дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту турында имзаланган һәм Документлар әйләнеше бүлегенә юлланган хат.

  1. Документлар әйләнеше бүлеге белгече:

дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту турындагы хатны терки һәм аны гариза бирүчегә гаризада күрсәтелгән ысул белән тапшыра (юллый).

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту турындагы хат имзаланган көннән бер эш көне дәвамында гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту турында теркәлгән һәм гариза бирүчегә тапшырылган (юлланган) хат.

3.4.6. Рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында карар чыгару.
Дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләр булмаганда гариза һәм

 документлар Бүлек белгече тарафыннан юридик затның Нигезләмәнең 3 пунктының икенче-бишенче абзацларында  билгеләнгән критерийларның берәрсенә туры килүе яки Нигезләмәнең 3 пунктындагы алтынчы абзацында күрсәтелгән  Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы бәяләмәсе (алга таба – бәяләмә) булу предметына өйрәнеләләр.

3.4.7. Юридик зат югарыда күрсәтелгән критерийларның берсенә дә туры
килмәгән очракта Бүлек белгече рөхсәт бирүдән баш тарту турында министр карары
проектларын һәм рөхсәт бирүдән баш тартуның сәбәпләре аңлатылган хатны (алга
таба - хат) әзерли һәм проектларны, килештерү өчен, Бүлек башлыгына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар гариза һәм документлар Бүлеккә кергән көннән ике эш көне дәвамында гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: рөхсәт бирүдән баш тарту турында килештерү өчен Бүлек башлыгына юлланган карарлар проектлары һәм хатлар.

3.4.8.   Бүлек башлыгы рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карар
проектларын һәм хатларны килештерә һәм проектларны, килештерү өчен,
министрның беренче урынбасарына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар проектлар Бүлек белгеченнән кергән көнне гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: рөхсәт бирүдән баш тарту турында Бүлек башлыгы белән килештерелгән һәм килештерү өчен министрның беренче урынбасарына юлланган карар проектлары һәм хатлар.

3.4.9. Министрның беренче урынбасары рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы
карар проектларын һәм хатларны килештерә һәм проектларны имзалау өчен
министрга юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар проектлар Бүлек башлыгыннан кергән көннән бер эш көне дәвамында гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: министрның беренче урынбасары тарафыннан килештерелгән һәм имзалау өчен министрга юлланган карар проектлары һәм хатлар.

  1. Министр рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карарны һәм хатны имзалый һәм аларны Бүлеккә юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карар проектлары һәм хатлар имзалауга кергән көннән бер эш көне дәвамында гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы имзаланган һәм Бүлеккә юлланган карар һәм хат.

  1. Бүлек белгече рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карарны номерлый, дата куя һәм карардан күчермә ясый. Карарның күчермәсе хат белән берлектә Документлар әйләнеше бүлегенә тапшырыла.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карар һәм хат имзаланган көнне гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы Документлар әйләнеше бүлегенә юлланган карарның күчермәсе һәм хат.

  1. Документлар әйләнеше бүлеге белгече:

хатны терки һәм рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карарның күчермәсен теркәп, аны гаризада күрсәтелгән алым белән гариза бирүчегә юллый (тапшыра).

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар документлар Бүлектән кергән көнне гамәлгә ашырылалар.

Процедураның нәтиҗәсе: рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы теркәлгән һәм гариза бирүчегә юлланган (тапшырылган) карар күчермәсе һәм хат.

 

  1. Тәкъдим ителгән гаризада һәм документларда юридик затның Нигезләмәнең 3 пункты белән билгеләнгән критерийларның берәрсенә туры килүе турындагы мәгълүматлар булган очракта, Бүлек белгече әлеге мәгълүматларны раслау ниятеннән дәүләт органнарына яки оешмаларга запрос проектын әзерли һәм запрос проектын килештерү өчен Бүлек башлыгына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар гариза һәм документлар Бүлеккә кергән көннән бер эш көне дәвамында гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: килештерү өчен Бүлек башлыгына юлланган запрос проекты.

  1. Бүлек башлыгы запрос проектын килештерә һәм аны килештерү өчен министрның беренче урынбасарына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар проект Бүлек белгеченнән кергән көнне гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: Бүлек башлыгы тарафыннан килештерелгән һәм килештерү өчен министрның беренче урынбасарына юлланган запрос проекты.

  1. Министрның беренче урынбасары запрос проектын килештерә һәм аны имзалау өчен министрга юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар проект бүлек башлыгыннан кергән көнне гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: министрның беренче урынбасары тарафыннан килештерелгән һәм имзалау өчен министрга юлланган запрос проекты.

  1. Министр запросны имзалый һәм аны Документлар әйләнеше бүлегенә юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар проект имзалауга кергән көнне гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: имзаланган һәм Документлар әйләнеше бүлегенә юлланган запрос.

  1. Документлар әйләнеше бүлеге белгече:

запросны терки һәм аны тиешле дәүләт органына яки оешмага юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар запрос имзаланган көнне башкарылалар.

Процедураның нәтиҗәсе: юлланган запрос.

  1. Дәүләт органы яки оешма запросны законда билгеләнгән вакытта карыйлар. Запросны карау вакыты дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты эченә керми.

3.4.19.       Запроска җавап алынганнан соң яки бәяләмә булган чакта Бүлек белгече:

рөхсәт бирү турында (мәгълүматларның дөреслеге расланган очракта) яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында (мәгълүматларның дөреслеге расланмаган очракта) карар проектын, шулай ук хат проектын әзерли һәм аларны килештерү өчен Бүлек башлыгына юллый. Рөхсәт бирүдән баш тарту очрагында хатта баш тартуның сәбәпләре аңлатыла.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар гариза яки документлар Бүлеккә кергән көннән ике эш көне дәвамында гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы килештерү өчен Бүлек башлыгына юлланган карарлар проектлары һәм хатлар.

  1. Бүлек башлыгы рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карарлар проектларын һәм хатларны килештерә һәм проектларны килештерү өчен министрның беренче урынбасарына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар проектлар Бүлек белгеченнән кергән көнне гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында Бүлек башлыгы белән килештерелгән һәм килештерү өчен министрның беренче урынбасарына юлланган карар проектлары һәм хатлар.

  1. Министрның беренче урынбасары рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карар проектларын һәм хатларны килештерә һәм проектларны имзалау өчен министрга юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар проектлар Бүлек башлыгыннан кергән көнне гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында министрның беренче урынбасары белән килештерелгән һәм имзалау өчен министрга юлланган карар проектлары һәм хатлар.

  1. Министр рөхсәт бирү турындагы яки рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карар проектын һәм хатны имзалый һәм аларны Бүлеккә юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар рөхсәт бирү турындагы яки рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карар проекты һәм хат имзалауга кергән көннән бер эш көне эчендә гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: рөхсәт бирү турындагы яки рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы имзаланган һәм Бүлеккә юлланган карар һәм хат.

3.4.23. Бүлек белгече рөхсәт бирү турындагы яки рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карарны номерлый, аңа дата куя һәм аның күчермәсен ясый. Карарның күчермәсе хат белән бергә Докуменлар әйләнеше бүлегенә тапшырыла.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында карар һәм хат имзаланган көнне гамәлгә ашырылалар.

            Процедураларның нәтиҗәсе: рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында Документлар әйләнеше бүлегенә юлланган карар күчермәсе.

           

           3.4.24. Документлар әйләнеше бүлеге белгече:

хатны терки һәм рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карар күчермәсе белән бергә аны гаризада күрсәтелгән ысул белән гариза язучыга юллый (тапшыра).

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында карар һәм хат имзаланган көнне гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: теркәлгән һәм рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карар күчермәсе белән бергә гаризада күрсәтелгән ысул белән гариза язучыга юлланган (тапшырылган) хат.

 

3.5. Техник хаталарны төзәтү.

Министрның рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы боерыгын кабат рәсмиләштерү алдарак бирелгән боерыкта җибәрелгән техник хатаны (хәреф хатасы, грамматик яки арифметик хата) төзәтү белән бәйле рәвештә башкарыла.

Карарны кабат рәсмиләштерү ирекле формада язылган һәм теркәлгән, әлеге Регламентның 3.3.1 пунктында күрсәтелгән ысулларның берсе белән бирелә торган (гаризаның тәкъдим ителә торган формасы әлеге Регламентка 1 нче кушымтада күрсәтелгән) гариза нигезендә гамәлгә ашырыла. Гаризага гариза бирүчегә дәүләт хезмәтен күрсәтүнең техник хата белән булган нәтиҗәсе буларак бирелгән карар күчермәсе, шулай ук юридик зат вәкиленең вәкаләтләрен раслаучы документ күчермәсе дә теркәлә.

  1. Документлар әйләнеше бүлеге белгече:

электрон документлар әйләнешендә техник хатаны төзәтү турындагы гаризаны кабул итүне һәм теркәүне гамәлгә ашыра;

гаризаны электрон документлар әйләнешендә министр һәм министрның беренче урынбасары караганнан соң гаризаны теркәлгән документлар белән бергә (кәгазь документлар булганда) Бүлекккә тапшыра.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар гариза кергән көннән бер көн эчендә башкарылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: техник хатаның төзәтелүе турындагы кабул ителгән, теркәлгән һәм Бүлеккә тапшырылган гариза.

  1. Бүлек белгече:

рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында техник хата төзәтелгән карар проектын әзерли;

рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында карар проектын килештерү өчен Бүлек башлыгына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар гариза Бүлеккә кергән көннән бер эш көне дәвамында гамәлгә ашырылалар.

Процедураларның нәтиҗәсе: килештерү өчен Бүлек башлыгына юлланган карар проекты.

  1. Бүлек башлыгы карар проектын килештерә һәм аны килештерү өчен министрның беренче урынбасарына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура проектлар Бүлек башлыгыннан кергән көнне гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында Бүлек башлыгы тарафыннан килештерелгән һәм имзалау өчен министрның беренче урынбасарына юлланган карар проекты.

  1. Министрның беренче урынбасары рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карар проектын килештерә һәм аны имзалау өчен министрга юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура проект Бүлек башлыгыннан кергән көнне гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында министрның беренче урынбасары тарафыннан килештерелгән һәм имзалау өчен министрга юлланган карар проекты.

  1. Министр рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында кабат рәсмиләштерелгән карарны имзалый һәм аны Бүлек белгеченә юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура карар проекты имзалауга кергән көнне гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында кабат рәсмиләштерелгән һәм расланган карар.

  1. Бүлек белгече:

рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында кабат рәсмиләштерелгән карарга беренчел карар теркәлгән номерны бирә, беренчел карарның датасын куя һәм карарның күчермәсен ясый;

гариза бирүчегә техник хатаны төзәтү яки дәүләт хезмәтен күрсәтүне сораган гаризада күрсәтелгән ысулны кулланып документның әзерлеге хакында хәбәр итә һәм гариза бирүченең теләге буенча:

әгәр дә гариза бирүче аны шәхсән кулына алырга теләк белдергән булса, кабат рәсмиләштерелгән карарны бирү көне һәм вакыты турында белдерә;

карарның күчермәсен, гариза бирүчегә юлласыннар өчен, Документлар әйләнеше бүлегенә тапшыра.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар кабат рәсмиләштерелгән карар имзаланган көнне гамәлгә ашырылалар.

Процедураның нәтиҗәсе: теркәлгән карар. Карар күчермәсен тапшыруның гариза бирүче белән килештерелгән ысулы.

3.5.7. Гариза бирүчегә техник хатаны төзәтү яки дәүләт хезмәтен күрсәтүнең нәтиҗәсен тапшыру.

Документлар әйләнеше бүлеге белгече рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карарның күчермәсен гариза бирүчегә гаризада күрсәтелгән ысул белән тапшыра (юллый).

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турындагы карар имзаланган көнне гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: гариза бирүчегә тапшырылган (юлланган) техник хата төзәтелгән карар күчермәсе.

 

4. Дәүләт хезмәтен күрсәтү тәртибенә күзәтчелек итү тәртибе һәм формасы

  1. Регламент нигезләмәләренең һәм дәүләт хезмәтен күрсәтүгә таләпләрне билгеләүче башка норматив хокукый актларның Министрлыкның урындагы затлары тарафыннан үтәлешенә, шулай ук алар тарафыннан карарлар кабул ителүгә агымдагы күзәтчелек тиешле административ процедураны башкару өчен җаваплы заты һәм министрның дәүләт хезмәтен күрсәтү буенча эшне оештыру өчен җаваплы булган беренче урынбасары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
  2. Агымдагы күзәтчелек Министрлыкның урындагы затлары тарафыннан Регламент нигезләмәләренең һәм дәүләт хезмәтен күрсәтүгә таләпләрне билгели торган башка норматив хокукый актларның үтәлешенә тикшерү уздыру юлы белән гамәлгә ашырыла.
  1. Дәүләт хезмәтен күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатлылыгын тикшерүдә тоту үз эченә тикшерүләр үткәрүне, гариза язучыларның хокуклары бозылу очракларын ачыклау һәм анарны юкка чыгаруны, карарларны карау һәм кабул итүне, Министрлыкның урындагы затларның гамәлләренә (гамәлләр кылмауларына) шикаять белдергән мөрәҗәгатьләргә җаваплар әзерләүне ала.
  2. Дәүләт хезмәтен күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатлылыгын тикшерүдә тоту Министрлык актлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Тикшерүләр планлы (Министрлык эшенең яртыеллык һәм еллык эш планнары нигезендә гамәлгә ашырылалар) һәм планнан тыш булырга мөкиннәр.

4.5. Дәүләт хезмәтен күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатлылыгын тикшерүдә
тотуга планнан тыш тикшерү турындагы карар түбәндәге очракларда кабул ителә:

  1. Регламент һәм дәүләт хезмәтен күрсәтүгә таләпләрне билгели торган башка норматив хокукый актлар таләпләренә алдарак табылган җитешсезлекләр төзәтелүне тикшерүгә бәйле рәвештә;
  2. юридик затлардан Министрлыкның дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнашкан урындагы затларының гамәлләре (гамәл кылмаулары) белән аларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылуга карата шикаятьләр кергәндә.

4.6. Дәүләт хезмәтен күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатлылыгын тикшерү
нәтиҗәләре ачыкланган җитешсезлекләр һәм аларны бетерү буенча тәкъдимнәр
билгеләнгән акт белән рәсмиләштерелә.

4.7.   Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләрнең
хокукларын бозу очрагы ачыкланса, гаепле дип табылган затлар, Россия
Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә җаваплылыкка тартылалар.

4.8. Дәүләт хезмәтләре күрсәтелүне гражданнар, аларның берләшмәләре һәм
оешмалары ягыннан тикшерүдә тоту Министрлыкка мөрәҗәгатьләр юллау, шулай
ук Регламентны үтәү барышында кылынган гамәлләргә (гамәл кылмаулар) һәм
гамәлгә ашырылган (кабул ителгән) карарларга карата дәүләт хакимиятенең
югарыдагы органнарына шикаятьләр юллау юлы белән гамәлгә ашырыла.

 

5. Дәүләт хезмәтләрен күрсәтүче органның, дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүче күпфункцияле үзәкнең , шулай ук вазыйфаи затларның яисә дәүләт хезмәткәрләренең карарларына, кылган гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата судка кадәр (судтан тыш) шикаять белдерү тәртибе

5.1. Дәүләт хезмәтен күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр Министрлыкның, Министрлыкның вазыйфаи затының яки дәүләт хезмәткәренең карарларына, кылган гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата судка кадәр Министрлыкка шикаять белдерүгә хокуклылар. Дәүләт хезмәтен күрсәтүгә бәйле рәвештә министр кабул иткән карарларга карата белдерелгән шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бирелә.

Мөрәҗәгать итүче шикаять белән шул исәптән түбәндәге очракларда да мөрәҗәгать итә ала:

1) дәүләт хезмәте күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең запросын теркәү срогы бозылганда;

  1. дәүләт хезмәте күрсәтү срогы бозылганда;
  2. мөрәҗәгать итүчедән дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясенең норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларында күздә тотылмаган документлар таләп ителгәндә;
  3. дәүләт хезмәте күрсәтү турында мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларында күздә тотылган документларны кабул итеп алудан баш тартканда;
  4. дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартканда, әгәр баш тартуга нигезләр федераль законнар һәм Россия Федерациясенең алар нигезендә кабул ителгән башка норматив-хокукый актлары, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актлары нигезендә күздә тотылмаса;

 

  1. дәүләт хезмәте күрсәткәндә мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясенең норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларында күздә тотылмаган түләү таләп иткәндә;
  2. Министрлык, Министрлыкның вазыйфаи заты дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документлардагы ялгыш язуларны һәм хаталарны төзәтүдән баш тартканда яки мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозганда.

        8) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча документларны бирү срогы яисә тәртибе бозылганда;

        9) дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып торганда, әгәр федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм норматив хокукый актларында туктатып тору өчен нигезләр каралмаган булса;

10) дәүләт хезмәтен күрсәткәндә гариза бирүчедән документларны кабул итүдән беренче тапкыр баш тартканда аларның булмавы һәм (яки) дөрес түгеллекләре күрсәтелмәгән, дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле булган, яки дәүләт хезмәтен күрсәткән чакта кирәкле булган документлар яки мәгълүмат таләп итү, «Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүне оештыру турында» 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясындагы 1 өлешнең 4 пунктында каралган очраклардан тыш.

  1. Дәүләт хезмәтен алучыларның шикаятьләре почта аша, күп функцияле үзәк аша, "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәреннән, Министрлыкның рәсми сайтыннан, дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәй порталы яки Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланып җибәрелә ала, шулай ук гариза бирүчедән шәхсән кабул ителергә мөмкин.
  2. Шикаятьне карау срогы - шикаять теркәлгән көннән 15 көне дәвамында.  Ә Министрлыкның, Министрлыкның урындагы затының гариза бирүчедән документларны кабул итеп алудан баш тартуына, документта җибәрелгән хатаны төзәтүдән баш тартуына яки мондый төзәтмәләр кертелү вакыты бозылуга шикаять белдерелгән очракта - шикаять теркәлгән көннән биш эш көне дәвамында каралырга тиеш.

 

  1. Шикаять үз эченә түбәндәге мәгълүматларны алырга тиеш:

карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять белдерелә торган дәүләт хезмәтен күрсәтүче органның, әлеге органның урындагы затының, яки гражданлык хезмәткәренең исемен;

гариза бирүче - физик затның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (булса), яшәү урыны турында мәгълүматлар яки юридик затның исеме, урнашкан урыны турында мәгълүматлар, шулай ук элемтә телефоны номеры (номерлары), гариза язучыга җавап җибәрелергә тиешле электрон почта (булса) адресы (адреслары) һәм почта адресы;

дәүләт хезмәтен күрсәтүче органның, дәүләт хезмәтен күрсәтүче органның вазыйфаи затының яисә дәүләт хезмәткәренең шикаять белдерелә торган карарлары һәм кылган гамәлләре (гамәл кылмаулары) турында мәгълүматлар;

мөрәҗәгать итүченең дәүләт хезмәтен күрсәтүче органның, дәүләт хезмәтен күрсәтүче органның вазыйфаи затының яки дәүләт хезмәткәренең карары һәм кылган гамәлләре (гамәл кылмавы) белән килешмәвенә дәлилләре.

5.5.      Шикаятькә шикаятьтә әйтелгән вакыйгаларны дәлилләүче
документлар яки документларның күчермәләре дә теркәлгән булырга мөмкин.

5.6. Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның
берсе кабул ителә:

  1. шикаятьне канәгатьләндерә, шул исәптән кабул ителгән карарны юкка чыгару, дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәләре турында бирелгән документларда җибәрелгән хаталарны төзәтү, гариза язучыга аларны алу Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив хокукый актларында каралмаган акчаларны кире кайтару формаларында, шулай ук башка формаларда;
  2. шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тарта.

Гариза язучыга әлеге пунктта күрсәтелгән карар кабул ителгән көннән соң килүче көннән дә соңга калмыйча язма формада һәм гариза язучының теләге буенча, электрон формада да, шикаять каралу нәтиҗәләре турында мотивлаштырылган җавап җибәрелә.

5.7. Шикаять канәгатьләндерелүгә лаек дип танылган очракта гариза бирүчегә җавапта Министрлык тарафыннан дәүләт хезмәтен күрсәткән чакта табылган җитешсезлекләрне кичекмәстән төзәтү максатыннан  гамәлгә ашырылачак гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу сорала һәм гариза бирүче тарафыннан дәүләт хезмәтен алу максатыннан башкарылырга тиешле гамәлләр турында мәгълүмат бирелә.

5.8. Шикаять канәгатьләндерелүгә лаек түгел дип танылган очракта гариза бирүчегә җавапта мондый карар кабул ителү сәбәпләре турында нигезле аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять бердерү тәртибе турында мәгълүмат  бирелә.

 

5.9. Шикаятьне карау барышында яки аның нәтиҗәләре буенча административ
хокук бозулар яки җинаять составы ачыкланган очракта, шикаятьләрне карау вәкаләте бирелгән  зат булган материалларны кичекмәстән прокуратура органнарына юллый.

Юридик затлар исемнәрендә

Татарстан Республикасының рәсми атамаларын

файдалануга рөхсәт бирү буенча дәүләт

хезмәте күрсәтүнең Административ

регламентына

1 нче кушымта

 

 

(тәкъдим ителә торган  форма)

 

Татарстан Республикасы юстиция министры

Р.И. Заһидуллинга

 

_________________________

                                                                                                                                (физик затлар өчен: ФИӘ.и., адрес

                                                                                                                                (почта һәм (яки)  электрон почта)

_________________________

                                                                                                                                                           (юридик затлар өченоешма исеме, адрес (почта

                                                                                                                                           һәм (яки) электрон поста)

 

Техник хатаны төзәтү турында гариза

 

Документта______________________________________________________ дә

(бирелгән документның исеме)                                      (оешманың исеме)

______________________________________________________________ файдалануга

(Татарстан Республикасының рәсми аталышы яки кыскартылма)

рөхсәт биргәндә хата җибәрелү турында белдерәм.

_____________________________________________________________________

(бирелгән документның исеме)

диелгән.

 

Дөрес мәгълүматлар:__________________________________________________________

Җибәрелгән техник хатаны төзәтүегезне һәм дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе булып торучы документка тиешле үзгәрешләрне кертүегезне үтенәм.

Түбәндәге документларны терким:

1.

2.

Документның әзерлеге турында түбәндәге алым белән белдерүегезне үтенәм

________________________________________________________________________

(белдерү алымы)

______________ _______________________ (_________________________________)

               (дата)                                         (имза)                                                   (имзаның тулы язылышы)

 

 

 

 

Юридик затлар исемнәрендә

Татарстан Республикасының рәсми атамаларын

файдалануга рөхсәт бирү буенча дәүләт

хезмәте күрсәтүнең Административ

регламентына

2 нче кушымта

 

Форма

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2019 елның 12 апрелендәге 46од номерлы боерыгы белән расланган 

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына

_____________________

(кая)

 

Юридик затка аның исемендә

Татарстан Республикасының рәсми атамаларын

файдалануга рөхсәт бирү мөмкинлеге турында бәяләмә

 

Казан шәһ.                                                                                                                    төзү датасы

 

____________________________________________________

   (гаризаны юллаган затның исеме (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (булганда)

 

________________________________________________________________________

                                                                                                                    (булдырыла торган оешманың исеме)

 

 

Татарстан Республикасының уңай эшлекле имиджын һәм (яки) инвестицияләрне җәлеп итүчәнлеген формалаштыруга һәм аңа ярдәм итүгә сизелерлек йогынты ясавы турындагы гаризасын карап,

________________________________________________________________________

(Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органы исеме)

түбәндәгеләрне билгели.

________________________________________________________________________

________________________________________________________________________

(оешма эшчәнлеге турында саннар, мәгълүматлар, оешма тарафыннан гамәлгә ашырала яки тәкъдим ителә торган проектлар, аларның булган һәм потенциаль нәтиҗәлелекләре, булдырылган эш урыннары, Татарстан Республикасы икътисадына кертелә торган һәм планлаштырылган инвестицияләре  һәм башкалар турында мәгълүматлар)

Шулай итеп, _________________________________________ эшчәнлеге

                                               (оешма исеме)

__________________________________________________________ ярдәм итәчәк.

 

 

Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, ________________________________________

    (Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте

_____________________________ ___________________

башкарма органы исеме)                                                                      (оешма исеме)

 

оешма исемендә ________________________________________________________________________

(файдалану формасы күрсәтеләТатарстан Республикасы», «Татарстан», чыгарылма сүз яки кыскартылма))

куллануга рөхсәт бирүне мөмкин дип саный.

Татарстан Республикасы

дәүләт хакимияте

башкарма органы

җитәкчесе

 

Юридик затлар исемнәрендә

Татарстан Республикасының рәсми атамаларын

файдалануга рөхсәт бирү буенча дәүләт

хезмәте күрсәтүнең Административ

регламентына

кушымта (белешмәлек)

 

 

Юридик затлар исемнәрендә Татарстан Республикасының рәсми атамаларын файдалануга рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы органнар һәм урындагы затларның һәм аны күрсәтүне тикшерүдә тотуны

гамәлгә ашыручы органнар һәм урындагы затларның реквизитлары

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы

Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

Министр

(843) 292-00-70

minjust@tatar.ru

Министрның беренче урынбасары

8(843) 223-06-64

Aynur.Galimov@tatar.ru

Оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы

8(843) 223-07-60

Farida.Nurieva@tatar.ru

Норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы

 

8(843) 223-07-81

Elmira.Slepneva@tatar.ru

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты

Адрес

Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

420014, Казан шәһ., Ирек мәйданы, 1

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының хокукый идарә башлыгы

 

(843) 264-76-25

 

Andrey.Grevcov@tatar.ru

 

pdf
Скачать текст
PDF, 487.2 Кб

Дата публикации: 20.07.2020
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International