«Татарстан Республикасының берничә муниципаль районында, шәһәр округларында халык белән чараларны уздыруны килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2019 елның 11 декабрендәге 162од номерлы боерыгы

Татарстан Республикасының берничә

муниципаль районында, шәһәр

округларында халык белән чараларны

 уздыруны килештерү буенча дәүләт

хезмәте күрсәтүнең административ

регламентына  үзгәреш кертү хакында

 

 

        Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 16 сентябрендәге 834 номерлы карары чыгуга һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең административ регламентлары системасын эшләү турында» 2006 елның 16 июнендәге 310 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкәрләр), ачыкланган мәдәни мирас объектлары территорияләрендә халык белән чара үткәрү тәртибен раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 декабрендәге 953 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында 2019 елның 18 сентябрендәге 844 номерлы карары үз көчләрен югалткан дип танылуга бәйле рәвештә, боерам:

 

 

        1. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2017 елның 18 октябрендәге 01-02/125 номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасының берничә муниципаль районы, шәһәр округлары территорияләрендә халык белән чараларны уздыруны килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына (2018 елның 5 июнендәге 50 од, 2018 елның 21 сентябрендәге 105 од, 2019 елның 13 сентябрендәге 120 од номерлы боерыклар белән кертелгән үзгәрешләр белән), аны түбәндәге редакциядә бәян итеп (кушымта итеп бирелә), үзгәреш кертергә.           2. Әлеге боерык рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә дип билгеләргә. 

 

 

Министр                Р.И. Заһидуллин

 

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2017 елның 18 октябрендәге 01-02/125 боерыгы белән расланган (Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 11.12.2019 елның 162од номерлы боерыгы редакциясендә)

 

 

Татарстан Республикасының берничә муниципаль районы, шәһәр округлары территорияләрендә халык белән чараларны уздыруны килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентны

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Татарстан Республикасының берничә муниципаль районы, шәһәр округлары территорияләрендә халык белән чараларны уздыруны килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүгә административ регламентны (алга таба – Регламент) Татарстан Республикасының берничә муниципаль районы, шәһәр округлары территорияләрендә халык алдындагы чараларны уздыруны килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең (алга таба – дәүләт хезмәте) стандартын һәм тәртибен билгели.

1.2. Дәүләт хезмәтен алучылар: юридик һәм физик затлар.

1.3. Дәүләт хезмәте Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы (алга таба - Министрлык) тарафыннан күрсәтелә.

1.3.1. Министрлык урнашкан урын: Казан шәһ., Кремль ур., 16 йорт.

Министрлыкның эш графигы: шимбә һәм якшәмбе көннәреннән кала көн саен, дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дән 16.45 кә кадәр, төшке аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Мөрәҗәгатьләр дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дән 16.45 кә кадәр кабул ителә.

Җәмәгать транспорты белән “Университет” тукталышына кадәр килергә:

10, 10а, 30, 35, 35а, 54, 63, 91, 98 нче автобуслар;

2, 3, 5, 7, 8 нче троллейбуслар.

Бинага керү пропуск яки шәхесне ачыклаучы документ буенча.

1.3.2. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына консультация-методик ярдәм бүлеге (алга таба – Бүлек) телефоннары: (843) 223-11-67; (843) 223-06-47.

1.3.3. Министрлыкның “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (алга таба – “Интернет”)  рәсми сайты адресы http://minjust.tatarstan.ru, электрон почта адресы: minjust@tatar.ru.

1.3.4. Дәүләт хезмәте турындагы мәгълүмат алынырга мөмкин:

1) дәүләт хезмәте күрсәтү турында текст рәвешендәге мәгълүматны эченә алган һәм Министрлык биналарында урнаштырылган дәүләт хезмәте күрсәтү турындагы мәгълүмат стендларыннан;

2) “Интернет” челтәре аша:

Министрлыкның рәсми сайтында (http://minjust.tatarstan.ru);

“Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы” республика дәүләт мәгълүмат системасында (http://uslugi.tatar.ru/);

“Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәй порталы” федераль дәүләт мәгълүмат системасында (gosuslugi.ru);

3) Министрлыкка телдән мөрәҗәгать иткәндә (шәхсән яки телефон аша);

4) Министрлыкка язма рәвештә (шул исәптән электрон документ форматында да ) мәрәҗәгать иткәндә.

1.3.5. Дәүләт хезмәте күрсәтү турындагы мәгълүмат Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан Министрлыкның рәсми сайтына һәм Министрлык биналарындагы мәгълүмат стендларына урнаштырыла.

Мәгълүмат стендларында дәүләт хезмәте күрсәтү турында әлеге Регламентның 1.1, 1.3.1, 1.4, 2.1, 2.3, 2.4, 2.5, 2.8, 2.10, 2.11, 5.1 пунктларында күрсәтелгән мәгълүмат урнаштырыла.

1.4. Дәүләт хезмәтен күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә гамәлгә ашырыла:

2004 елның 19 июнендәге “Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында” 54-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясенең законнар җыелмасы, 2004, № 25, ст.2485, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып)     (алга таба –54-ФЗ номерлы федераль закон);

2010 елның 27 июлендәге “Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 210-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясенең законнар җыелмасы, 2010 елның 2 августыннан, № 31, 4179 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба - № 210-ФЗ номерлы федераль закон);

2011 елның 6 апрелендәге “Электрон имза турында” 63-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясенең законнар җыелмасы, 11.04.2011, № 15, 2036 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба –63-ФЗ номерлы федераль закон);

1995 елның 24 ноябрендәге “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” 181-ФЗ номерлы федераль закон (Россия Федерациясенең законнар җыелмасы, 27.11.1995, № 48, 4563 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба  –181-ФЗ номерлы федераль закон);

Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында” № 601 номерлы Указы (Россия Федерациясенең законнар җыелмасы, 07.05.2012, № 19, 2338 бит (алга таба -  № 601 номерлы Указ) ;                 

          “Гражданнарның Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыруга шартлар тудыру  турында” 2012 елның 25 декабрендәге 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы  (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 2012, № 12 (II өлеш), 1883 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба –91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 22 февралендәге “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сораулары” № 68 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгы турындагы нигезләмәсе (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнарының норматив актлары  җыелмасы, 2006, № 10, 0272 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 68 номерлы карары белән расланан Нигезләмә) тарафыннан расланган;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру буенча вәкаләтле органы турында” 2013 елның 24 июнендәге 436 номерлы карары  (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнарының норматив актлары  җыелмасы, 09.07.2013, № 51,1658 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 436 номерлы карары);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкәрләр), ачыкланган мәдәни мирас объектлары территорияләрендә халык белән чара үткәрү тәртибен раслау турында” 2013 елның 4 декабрендәге 953 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнарының норматив актлары  җыелмасы, 13.12.2013, № 92, 3039 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) (алга таба – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 953 номерлы карары);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 2 ноябрендәге “Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтелүнең административ регламентын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында” № 880 номерлы карары (алга таба – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 880 номерлы карары) (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнарының норматив актлары  җыелмасы, 2010, № 46, 2144 бит, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып).

1.5. Әлеге Регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:

халык белән чара - ачык, тыныч, һәркем катнаша ала торган, җыелыш, митинг, демонстрация, урам йөреше яки пикет рәвешендә, яки бу формаларның төрле кушылмалары рәвешендә уздырыла торган, Россия Федерациясе гражданнары, сәяси партияләр, башка иҗтимагый берләшмәләр һәм дини берләшмәләр тарафыннан, шул исәптән транспорт чараларын да кулланып уздырыла торган акция;

гариза бирүче – дәүләт хезмәтен күрсәтүне сорап телдән, язма рәвештә яки электрон формадагы гариза белән мөрәҗәгать итүче физик яки юридик зат (аларның вәкаләтле вәкилләре);

халык белән чараны уздыру турында гариза – билгеләнгән 54-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә аны уздыру барышында иминлекне һәм хокук тәртибен саклау максатыннан халык белән чара уздырылу турында Министрлыкка хәбәр ителә торган документ;

халык белән чараны уздыру регламенты – халык белән чараны уздыруның һәр этабы өчен җаваплы кешеләр күрсәтелеп,  төп этапларының сәгатьле тасвирламасын (сәгатьле планын) үз эченә алган документ, ә халык белән чара транспорт чараларын да кулланып уздырыла торган очракта транспорт чараларын куллану турындагы мәгълүматны да үз эченә ала;

техник хата - Министрлык тарафыннан җибәрелгән һәм чараны уздыруны килештерү турындагы карарда күрсәтелгән мәгълүматларның, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәвенә китерә торган хата (хәреф хаталары, грамматик яки арифметик хата);

дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган күпфункцияле үзәкнең ерактагы эш урыны - документларны кабул итү һәм тапшыру, муниципаль районнарның авыл җирлекләрендә гариза бирүчеләргә консультацияләр бирү тәрәзәсе.

Башка төшенчәләр һәм терминнар 2004 елның 19 июнендәге “Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр һәм пикетлар турында” 54-ФЗ номерлы һәм 2010 елның 27 июлендәге  “Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүне оештыру турында” 210-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә кулланыла.

 

 

2. Дәүләт  хезмәтен күрсәтү стандарты

 

Дәүләт хезмәте күрсәтү стандартына таләпләр атамасы

Стандартка таләп эчтәлеге

 

Дәүләт хезмәте күрсәтүне яки таләпне билгеләүче норматив акт

2.1.Дәүләт хезмәте атамасы

 

 Татарстан Республикасының берничә муниципаль районы, шәһәр округларында халык белән чаралар уздыруны килештерү

54-ФЗ номерлы Федераль законның 7, 12 статьялары

 

2.2. Башкарма хакимиятнең дәүләт хезмәтен турыдан-туры күрсәтүче органы атамасы

 

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы

 

91-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 статьясының 3 өлеше;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 436 номерлы карары;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 68 номерлы карары белән расланган Нигезләмәнең

4.1.27 пункты;

2.3. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсенең тасвирламасы

 

Халык белән чараны уздыруны килештерү турындагы яки халык белән чараны уздыруны килештерүдән баш тарту турындагы Татарстан Республикасы юстиция министры карары белән рәсмиләштерелгән карар

 

54-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы;

 

2.4.Дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнаша торган оешмаларга мөрәҗәгать итү кирәклеген дә исәпкә алып, дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты, Россия Федерациясе законнарында туктатып тору мөмкинлеге каралган очракта, дәүләт хезмәтен күрсәтүне туктатып тору вакыты

 

Халык белән чара уздыру турында гариза алынган көннән өч эш көне дәвамында.

Гариза бирүче тарафыннан 54-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен һәм белдерү бирүнең 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән тәртибен бозуны бетергәннән соң халык белән чара оештырылуга өч календарь көн кала бирелгән белдерү мондый белдерү теркәлгән көннән ике календарь көн дәвамында карала.

Әгәр дә чарага кадәр өч көннән кимрәк вакыт калган булса, халык белән чараны оештыручы башка дата тәкъдим итәргә тиеш, аннан соң гариза халык белән чараны уздыру датасы үзгәрү турындагы хат теркәлгән көннән алып биш эш көне эчендә карала.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү вакытын туктатып тору Россия Федерациясе законнары белән каралмаган.

 

91-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 статьясы;

2.5. Дәүләт хезмәте, шулай ук мөрәҗәгать итүчегә күрсәтелергә тиешле дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булган хезмәтләрне күрсәтү өчен закон яки башка норматив-хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге

 

Халык белән чара уздыру турында белдерү (1 нче кушымта) үз эченә түбәндәге мәгълүматларны ала:

1) цель публичного мероприятия с точной формулировкой предлагаемого к обсуждению вопроса и (или) события, вызвавшего причину проведения мероприятия;

2) халык белән чара формасы – аны уздыру өчен 54-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә белдерү таләп ителә торган митинг, демонстрация, урам йөреше яки пикет яки бу формаларның төрле катнашмалары формасындагы акция;

3) халык белән чара уздыру урыны (урыннары), катнашучыларның хәрәкәт маршрутлары, ә халык белән чара транспорт чараларын кулланып башкарылган очракта, транспорт чараларын файдалану турындагы мәгълүмат. Транспорт чараларын файдалану турындагы мәгълүмат дигәндә  файдалану планлаштырыла торган транспорт чараларының гомуми  саны, маршрутның озынлыгын, башлану һәм тәмамлану нокталарын, транспорт чарасының уртача хәрәкәт тизлеген дә кертеп,  аларның хәрәкәт маршрутлары аңлашыла;

4) халык белән чара уздырылу көне, башлану һәм тәмамлану вакыты;

5) халык белән чарада катнашуга тәкъдим ителгән катнашучылар саны;

6) халык белән чараны оештыручының җәмәгать тәртибен саклауны оештыруы формасы һәм алымнары, халык белән чараны уздыру шартлары һәм анда катнашачак халык саныннан чыгып медицина ярдәмен оештыруы, халык белән чараны уздырганда тавыш көчәйткеч техник чаралар куллану нияте;

7) халык белән чараны оештыручының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме яки тулы аталышы, аның тору яки яшәү урыны яки урнашкан урыны турында мәгълүмат,  кәрәзле телефон номеры һәм электрон почта адресы. Халык белән чараны оештыручы булып сәяси партияләр, башка иҗтимагый берләшмәләр һәм дини берләшмәләр, аларның төбәк бүлекләре һәм башка структур бүлекчәләре торган очракта белдерүдә халык белән чараны оештыруга җитәкчелек итүчегә яки аның законнар нигезендә билгеләнгән вәкаләтле затына  мөнәсәбәттә әлеге пункт белән билгеләнгән мәгълүматлар бирелә; 

8) халык белән чараны оештыручы тарафыннан чараны оештыру һәм уздыру буенча эшләрне башкаруга вәкаләт бирелгән затларның, тавыш көчәйткеч техник чаралар өчен җаваплы затларның, медицина ярдәме күрсәтүче  затларның  фамилияләре, исемнәре һәм әтиләренең исемнәре, аларның кәрәзле телефон номерлары, элекрон почталары адреслары;

9) халык белән чара уздыру турында белдерү бирү көне.

Халык белән чараны 54-ФЗ номерлы Федераль законның 3 статьясында билгеләнгән принциплар нигезендә уздыру турындагы белдерү халык белән чараны оештыручы һәм халык белән чараны оештыручы тарафыннан чараны оештыру һәм уздыру буенча эшләрне башкаруга вәкаләт бирелгән затлар тарафыннан имзалана.

Белдерү халык белән чараны уздыручы тарафыннан шәхсән  яки аның вәкиле тарафыннан язма формада бирелә.

Белдерүне биргәндә түбәндәге документлар да кушып бирелә:

1) Россия Федерациясе гражданины паспорты яки  шәхесне ачыклаучы башка документ (оештыручы физик зат булса) яки юридик затның теркәлүе турында дәүләт теркәве таныклыгы (оештыручы юридик зат булса);

2) халык белән чараны оештыручы исеменнән чыгыш ясаучы затның вәкаләтләрен раслаучы документлар  (вәкилләр өчен).

Белдерү бланкын халык белән чараны оештыручы Министрлыкка шәхсән мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Бланкның электрон формасы Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.

Белдерү һәм аңа кушып бирелә торган документлар халык белән чараны оештыручы тарафыннан түбәндәге алымнарның берсе белән кәгазь вариантта тәкъдим ителергә (юлланырга) мөмкин:  

шәхсән (ышаныч кәгазе нигезендә гариза бирүче исеменнән эш итүче зат тарафыннан);

почта аша.

Белдерү һәм документлар (документларның күчермәләре) Министрлыкка 63-ФЗ номерлы һәм 210-ФЗ номерлы Федераль законнар таләпләре нигезендә квалификацияле электрон имза куелган электрон документлар рәвешендә дә юллана ала.

54-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы;

91-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 статьясы.

2.6. Норматив хокукый актлар нигезендә дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле булган, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар вәкаләтендә булучы һәм гариза бирүче аларны тәкъдим итү хокукына ия булган докуменларның тулы исемлеге, шулай ук гариза бирүченең аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон формада да, аларны тәкъдим итү тәртибе; әлеге документлар аларның вәкаләтләрендә булган дәүләт органы, җирле үзидарә органы яки оешма

Әлеге төргә карарга мөмкин булган документларны күрсәтү таләп ителми

 

 

2.7. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен таләп ителгән һәм дәүләт хезмәтен күрсәтүче башкарма орган тарафыннан тормышка ашырыла торган норматив-хокукый актларда каралган очракларда килештерү

зарури булган дәүләт хакимияте органнары һәм аларның структур бүлекчәләре исемлеге

 

 

Дәүләт хезмәтен килештерү таләп ителми

 

2.8. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тартуга нигезләрнең тулы исемлеге

 

Документларны кабул итеп алудан баш тарту өчен җирлек булып тора:

1) гариза 54-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы таләпләренә җавап бирмәгәндә;

2) халык белән чараны оештыручы яки аның вәкиле әлеге Регламентның 2.5 пунктында санап кителгән документларны тапшырмаганда

54-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы

 

2.9. Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору яки дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

 

 

Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору өчен җирлек булып тора:

1) халык белән чараны уздыру турындагы гариза 54-ФЗ номерлы Федераль законның 5 статьясының 2 өлеше нигезендә халык белән чараны оештыручы була алмый торган зат тарафыннан бирелсә;

2) гаризада халык белән чара уздыру урыны сыйфатында 54-ФЗ номерлы Федераль закон һәм 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә анда халык белән чара уздыру тыела торган урын күрсәтелсә.

Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору өчен нигезләр юк

54-ФЗ номерлы Федераль законның 8 һәм 12 статьялары;

91-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законының 12 статьясы                   

2.10. Дәүләт хезмәте күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка төрле түләүнең тәртибе, күләме һәм алу нигезләре

 

 

Дәүләт хезмәте түләүсез нигездә күрсәтелә

 

 

2.11. Дәүләт хезмәте күрсәткәндә, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булып торучы алынучы түләүләрнең тәртибе, күләме һәм нигезләре, андый түләүнең күләмен исәпләү методикасы турында мәгълүматны да кертеп

 

Кичектергесез һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү кирәкми

 

2.12. Дәүләт хезмәтен күрсәтү турында запрос биргәндә һәм андый хезмәтләрне күрсәтүнең нәтиҗәсен алганда чират көтүнең максималь срогы

 

    Дәүләт хезмәтен алырга тиешле кешенең кабул итүне (хезмәт күрсәтүне) көтүендә максималь вакыт 15 минут.

Дәүләт хезмәтен алучыларның аерым категорияләре өчен чират билгеләнмәгән

 

601 номерлы Указның 1 пунктының “д” пунктчасы

2.13. Дәүләт хезмәтен күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүченең запросын теркәү срогы, шул исәптән электрон формада да

 

Халык белән чара уздыру турында гариза кергән көнне

 

2.14. Дәүләт хезмәте күрсәтелә торган  биналар һәм бүлмәләргә, гариза бирүчеләр көтеп утыра һәм кабул ителә торган урыннарга, шул исәптән әлеге объектларның Россия Федерациясенең инвалидларны социаль яклау турындагы законнары нигезендә инвалидлар өчен уңайлы булуын тәэмин итүгә, мондый хезмәтләр күрсәтү тәртипләре турындагы күрсәтмә, текст рәвешендәге һәм мультимедия мәгълүматны урнаштыру һәм рәсмиләштерүгә таләпләр

 

      Дәүләт хезмәте күрсәтү янгынга каршы система һәм янгын сүндерү системасы, документлар рәсмиләштерү өчен кирәкле җиһазлар, мәгълүмати стендлар белән җиһазландырылган  биналарда һәм бүлмәләрдә гамәлгә ашырыла.

    Инвалидларның дәүләт хезмәте күрсәтелә торган урынга киртәләрсез керә алуы, шул исәптән бинага уңайлы керү-чыгу һәм бина чикләрендә уңайлы хәрәкәт тәэмин ителә.

Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турындагы күрсәтмә, текст рәвешендәге һәм мультимедия мәгълүмат   гариза бирүчегә уңайлы урынга, шул исәптән инвалидларның мөмкинлекләре чикләнгәнлеген исәпкә алып урнаштырыла.

181-ФЗ номерлы Федераль закон;                              

880 номерлы карар

2.15.Дәүләт хезмәте күрсәтелүнең уңайлылык һәм сыйфат күрсәткечләре, шул исәптән гариза бирүченең дәүләт хезмәте күрсәтелгән чакта урындагы затлар белән үзара хезмәттәшлекләре саны һәм дәвамлылыгы, дәүләт хезмәтен дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган күпфункцияле үзәктә,  дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган күпфункцияле үзәкнең ерактагы эш урыннарында алу мөмкинлеге, дәүләт хезмәте күрсәтелү эшенең барышы турында,  шул исәптән мәгълүмати-коммуникация технологияләрен файдаланып, мәгълүмат алу мөмкинлеге

 

 

Дәүләт хезмәте күрсәтелүнең уңайлылык күрсәткечләре булып торалар:

     бина һәм бүлмәләрнең җәмәгать транспорты килеп җитә торган  урында булулары;

      дәүләт хезмәте күрсәтелә торган бина һәм бүлмәләрнең инвалидлар өчен уңайлы булулары;

      белгечләрнең, шулай ук гариза бирүчеләрдән документлар кабул ителә торган бина һәм бүлмәләрнең җитәрлек санда булуы;

  дәүләт хезмәте күрсәтүнең алымнары, тәртибе һәм вакытлары турында мәгълүмат стендларында, “Интернет” челтәрендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында, дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү бердәм порталында тулы мәгълүмат бирелү;

  гаризаны электрон вариантта бирү мөмкинлеге;

гариза бирүченең дәүләт хезмәте күрсәтелү нәтиҗәләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге;

  инвалидларга биналарның инвалидлар өчен уңайлылыгына бәйле булмаган, аларга хезмәтләрне башкалар белән тигез дәрәҗәдә алырга комачаулый торган башка киртәләрне үтүдә булышлык итү.

      

Дәүләт хезмәте күрсәтелүнең сыйфат күрсәткечләре булып торалар:

    документларны кабул итү һәм карау вакытлары саклану;

    дәүләт хезмәте күрсәтелүнең нәтиҗәләрен алу вакытлары саклану;

    әлеге Регламентның Министрлык белгечләре тарафыннан бозылуына нигезле шикаятьләр булмау;

     гариза бирүченең Министрлык белгечләре белән аралашулары саны:

     дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны биргәндә  - бер тапкырдан  артык түгел (консультацияне исәпкә алмыйча);

     дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны почта аша юллаганда – берәү дә юк (консультацияне исәпкә алмыйча);

 Дәүләт хезмәтен күрсәткәндә гариза бирүче белән Министрлык белгеченең бер тапкыр үзара аралашуының дәвамлылыгы - 15 минуттан артык түгел.

Дәүләт хезмәтләре, дәүләт хезмәтен күрсәтүгә гариза бирүне дә кертеп, күпфункцияле үзәк, күпфункцияле үзәкнең ерактагы эш урыны аша гамәлгә ашырылмый.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү барышы турындагы мәгълүмат гариза бирүче тарафыннан http://minjust.tatarstan.ru сайтында, дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү бердәм порталында алынырга мөмкин. 

 

2.16. Дәүләт хезмәтен электрон формада күрсәтү үзенчәлекләре

 

Гариза һәм документлар (документларның күчермәләре) Министрлыкка 63-ФЗ номерлы һәм 210-ФЗ номерлы Федераль законнар таләпләре нигезендә квалификацияле электрон имза куелган электрон документлар рәвешендә дә юллана ала.

63-ФЗ номерлы Федераль закон

210-ФЗ номерлы Федераль закон

 

 

3. Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ процедураларын (гамәлләрен) башкаруның составы, эзлеклелеге һәм вакытлары, аларны башкару тәртибенә таләпләр, шул исәптән административ процедураларны (гамәлләрне) электрон формада башкару үзенчәлекләре, шулай ук административ процедураларны күпфункцияле үзәкләрдә, күпфункцияле үзәкләрнең ерактагы эш урыннарында башкару

 

3.1. Дәүләт хезмәте күрсәтүдә гамәлләр эзлеклелегенең тасвирламасы

3.1.1. Дәүләт хезмәте күрсәтү түбәндәге процедураларны үз эченә ала:

        1) мөрәҗәгать итүчегә консультация бирү, шул исәптән дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны рәсмиләштерү өлешендә дә;

        2) мөрәҗәгатьне кабул итү һәм теркәү;

3) мөрәҗәгатьне бирүдә җибәрелгән хаталарны төзәтү; 

4) министрның мөрәҗәгатьне канәгатьләндерүе яки канәгатьләндерүдән баш тартуы турындагы карар проектын әзерләү;

5) гариза бирүчегә Татарстан Республикасы юстиция министрының мөрәҗәгатьне килештерүе яки килештерүдән баш тартуы туындагы карарын тапшыру;

6) техник хатаны төзәтү.

3.1.2. Дәүләт хезмәте күрсәтү буенча гамәлләр эзлеклелегенең блок-схемасы әлеге Регламентның 2 кушымтасында китерелә.

3.2. Мөрәҗәгать итүчегә консультацияләр бирү, гариза бирүчегә шул исәптән дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны рәсмиләштерү өлешендә дә ярдәм күрсәтү.

Мөрәҗәгать итүче, дәүләт хезмәтен алу тәртибе турында консультацияләр алу өчен, Бүлеккә шәхсән, телефоннан яки почта (шул исәптән электрон почта) аша мөрәҗәгать итүгә хокуклы.

Бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә консультация бирә, шул исәптән мәрәҗәгать формасы һәм дәүләт хезмәте алуга карата башка мәсьәләләр буенча.

Кирәк булган очракта Бүлек белгече гариза бирүчегә шул исәптән дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны рәсмиләштерү өлешендә дә ярдәм күрсәтә.

Әлеге пунктта билгеләнелә торган процедура гариза бирүче мөрәҗәгать иткән көнне гамәлгә ашырыла.

Процедура нәтиҗәсе: консультация, бирелгән документларның составы, формасы һәм эчтәлеге буенча җитешсезлекләрне күрсәтү, гариза бирүчегә ярдәм күрсәтү, шул исәптән дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны рәсмиләштерү өлешендә дә, гражданнарның консультация сорап мөрәҗәгать итүләрен мөрәҗәгатьләрне теркәү жуналына теркәү (гариза бирүчегә ярдәм күрсәтү).

3.3. Гаризаны кабул итү һәм теркәү

3.3.1. Гариза бирүче Министрлыкның Оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлегенә (алга таба – Оештыру бүлеге) гаризаны шәхсән китереп бирә. 

Гариза шулай ук заказлы хат рәвешендә почта аша да җибәрелергә мөмкин.

Электрон формада җибәрелгән гариза 63-ФЗ номерлы һәм 210-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә имзалана (раслана) һәм электрон күчергечләрдә һәм (яки) Интернет челтәрен дә кертеп, гомуми кулланылыштагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен файдаланып тапшырыла.

Гариза Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша да бирелергә мөмкин.

Заказлы хат рәвешендә почта аша яки электрон формада килгән гаризалар гомуми тәртиптә карала.

3.3.2. Оештыру бүлеге белгече гамәлгә ашыра:

законлы вәкил яки дәүләт хезмәтләрен алучы затның вәкаләтле вәкиле сыйфатындагы гариза бирүченең вәкаләтләрен тикшерүне;

әлеге Регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән тиешле барлык документларның да бирелүен һәм аларның билгеләнгән таләпләргә җавап бирүләрен тикшерүне. Тикшерү Бүлек белгече катнашында уздырыла.

Гариза бирүче шәхсән мөрәҗәгать иткәндә Регламентның 2.8. пунктында каралган документларны кабул итүдән баш тарту өчен җирлек булган очракта белгеч гариза бирүчегә документларны кабул итү һәм гаризаны теркәүдән баш тарту өчен җирлек булуы турында аңлата һәм документларны алудан баш тарту өчен табылган җирлек эчтәлеген аңлатып, документларны кире кайтара. Гариза бирүче таләбе буенча баш тарту очрагы язма рәвештә рәсмиләштерелә. 

Гариза бирүче гаризаны һәм документларны почта аша (электрон почта аша) җибәргән очракта Оештыру бүлеге белгече аңа документларны, аларны алудан баш тарту өчен табылган җирлек эчтәлеген язмача аңлатып,  почта (электрон почта) аша кире кайтара.

Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булмаганда Оештыру бүлеге белгече гамәлгә ашыра:

гаризаны кабул итүне һәм теркәүне;

гаризаның документлар кабул ителү көне, аның керү саны куелган күчермәсен гариза бирүчегә шәхсән тапшыруны яки электрон почта аша (аның теләге буенча) юллауны;

гаризаны Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары документлары әйләнешенең “Электрон Хөкүмәт” бердәй ведомствоара  системасы аша (алга таба - электрон документлар әйләнеше) электрон формада Татарстан Республикасы юстиция министрына (алга таба - министр) юллауны.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура гариза кергән көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: кабул ителгән, теркәлгән һәм министрга юлланган гариза.

3.3.3. Министр гаризаны карый һәм карау өчен министр урынбасарына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура гариза теркәлгән көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: карар өчен министр урынбасарына юлланган гариза.

3.3.4. Министр урынбасары гаризаны карый һәм карар өчен Бүлек башлыгына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гариза теркәлгән көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: карау өчен Бүлек башлыгына юлланган гариза.

3.3.5. Бүлек башлыгы җаваплы башкаручыны (алга таба – Бүлек белгече) билгели һәм гаризаны эшләү өчен аңа тапшыра.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гариза теркәлгән көннән бер эш көне дәвамында башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: эшләү өчен Бүлек белгеченә юлланган гариза.

3.4. Гаризаны килештерү яки гаризаны килештерүдән баш тарту турындагы карарны әзерләү һәм кабул итү

3.4.1. Бүлек белгече:

халык белән чара уздыру турында гаризаны карый;

              Гаризаны килештерү яки килештерүдән баш тарту турында министр карары (алга таба – карар) проектын һәм гаризаны килештерү яки килештерүдән баш тарту турында хат проектын (алга таба – килештерү турында хат) әзерли һәм аларны килештерү өчен Бүлек башлыгына юллый.

              Кирәк булган очракта үз эченә халык белән чараны уздыру урыны һәм (яки) вакыты үзгәрү турында нигезле тәкъдимне алган хат проектын, шулай ук халык белән чараны оештыручыга гаризада күрсәтелгән максатларның, формаларның һәм башка шартларның халык белән чараны уздыруның 54-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә туры килми торган урыннарын бетерү турында тәкъдим (алга таба – хат-тәкъдим) әзерли һәм аны килештерү өчен Бүлек башлыгына юллый. 

Халык белән чара уздыру турында белдерү текстында булган мәгълүмат һәм башка мәгълүматлар халык белән планлаштырылган чараның максатлары һәм аны уздыру формалары Россия Федерациясе Конституциясе нигезләмәләренә туры килми дип санарга җирлек калдырган һәм (яки) Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе законнарында яки җинаять җаваплылыгы турындагы законнарда каралган тыюларны бозган очракта  Бүлек белгече үз эченә халык белән чараны оештыручының яки чарада катнашучы башка кешеләрнең мондый җитешсезлекләр табылган очракта һәм (яки) мондый чараны уздыру барышында закон белән каралган тыюлар бозылган очракта билгеләнгән тәртиптә җаваплылыкка тартылу мөмкинлеге турында мотивлаштырылган кисәтүне (алга таба – кисәтү) алган хат проектын әзерли һәм аны килештерү өчен Бүлек башлыгына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гариза башкару өчен Бүлек белгеченә юлланган мизгелдән ике эш көне дәвамында гамәлгә ашырыла.

Процедура нәтиҗәсе: килештерү өчен Бүлек башлыгына юлланган карар проекты, килештерү турында хат, хат-тәкъдим, кисәтү проектлары.

3.4.2.  Бүлек башлыгы гаризаны карау нәтиҗәләрен тикшерә,  карар проекты, килештерү турындагы хат, хат-тәкъдим, кисәтү проектларын килештерә һәм аларны килештерү өчен министр урынбасарына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура билгеләнгән проектлар килештерү өчен Бүлек башлыгына кергән көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: килештерү өчен министр урынбасарына юлланган карар проекты, килештерү турындагы хат, хат-тәкъдим, кисәтү проектлары.

3.4.3. Министр урынбасары карар проектын, килештерү турындагы хатны, хат-тәкъдимне, кисәтү проектларын килештерә һәм аларны министрга юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура әлеге проектлар килештерүгә кертелгән көнне гамәлгә ашырыла.

Процедура нәтиҗәсе: килештерелгән һәм имзалау өчен министрга юлланган карар проекты, килештерү турындагы хат, хат-тәкъдим, кисәтү проектлары.

3.4.4. Министр карар проектын, килештерү турындагы хатны, хат-тәкъдимне, кисәтү проектларын имзалый. Имзаланган карар проекты, килештерү турындагы хат, хат-тәкъдим, кисәтү Бүлеккә юллана. 

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура әлеге проектлар имзалауга кергән көнне гамәлгә ашырыла.

Процедура нәтиҗәсе: министр тарафыннан имзаланган карар, килештерү турындагы хат, хат-тәкъдим, кисәтү.

3.4.5. Бүлек белгече:

министр карарына тәртип саны билгели;

гариза язучыга дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе турында белдерүдә күрсәтелгән элемтә чарасын кулланып хәбәр итә, халык белән чара уздыру турында гаризаны килештерү яки килештерүдән баш тарту турындагы карарны бирү көнен һәм вакытын белдерә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура карар, хат, кисәтү министр тарафыннан имзаланган көнне гамәлгә ашырыла.

Процедура нәтиҗәсе: теркәү өчен Оштыру бүлегенә тапшырылган карар, килештерү турындагы хат, хат-тәкъдим, кисәтү.

3.5. Гариза бирүчегә дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен юллау

3.5.1. Оештыру бүлеге белгече:

килештерү турындагы хатны, хат-тәкъдимне, кисәтүне карар күчермәсе белән бергә терки;

 документларның Министрлыкка тапшырылу алымыннан чыгып гариза язучыга гаризаны килештерү турында карар күчермәсе белән булган хатны бирә (юллый),  әлеге Регламентның 3.4.1 пунктының дүртенче һәм бишенче абзацларында күрсәтелгән очракларда югарыда әйтелгән документларга хат-тәкъдим һәм (яки) кисәтү дә өстәп бирелә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар карарга, хатка, кисәтүгә министр тарафыннан имза салынга көнне гамәлгә ашырыла.

Процедура нәтиҗәсе: гариза бирүчегә карар, хат-тәкъдим, кисәтү күчермәләре өстәлеп бирелгән (юлланган) килештерү турындаы хат.

3.6. Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша кергән гаризаны карау. 

Интернет-кабул итү бүлмәсе аша кергән гариза әлеге Регламентның 3.3 – 3.5 пунктларында каралган тәртиптә теркәлә һәм карала. 

3.7. Гаризаны биргәндә җибәрелгән хаталарны төзәтү.

3.7.1. Бүлек белгече:

54-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре бозылу һәм гариза бирүнең 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән тәртибе бозылу ачыкланганда халык белән чараны оештыручыга табылган җитешсезлекләрне төзәтү турында хат проекты (алга таба – хат проекты) әзерли.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гариза кергән мизгелдән бер эш сәгате дәвамында гамәлгә ашырыла.

Процедура нәтиҗәсе: халык белән чара оештыручыга табылган җитешсезлекләрне бетерү турында хат проекты.

3.7.2. Бүлек башлыгы 54-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре бозылу һәм гариза бирүнең 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән тәртибе бозылу турындагы нәтиҗәләрнең нигезлелеген тикшерә, хат проектын килештерә һәм аны килештерү өчен министр урынбасарына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура хат проекты кергән мизгелдән бер эш сәгате дәвамында башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: килештерү өчен министр урынбасарына юлланган хат проекты.

3.7.3. Министр урынбасары хат проектын килештерә һәм аны министрга юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура хат проекты кергән мизгелдән бер эш сәгате дәвамында башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: килештерү өчен министрга юлланган хат проекты.

3.7.4. Министр хат проектын имзалый. Имзаланган хат проекты Оештыру бүлегенә юллана.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура хат проекты кергән мизгелдән бер эш сәгате дәвамында башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: министр тарафыннан имзаланган хат проекты (алга таба - хат).

3.7.5. Оештыру бүлеге белгече:

хатны терки;

документларның Министрлыкка тапшырылу алымыннан чыгып гариза язучыга 54-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре һәм гариза бирүнең  91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән тәртибенең бозылуы турында хат бирә (юллый).

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура хат проекты Оештыру бүлеге белгеченә кергән мизгелдән  бер эш сәгате дәвамында башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: халык белән чараны оештыручыга 54-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре һәм гариза бирүнең 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән тәртибенең бозылуы турында бирелгән (юлланган) хат.

3.8. 54-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре һәм гариза бирүнең 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән тәртибенең бозылуы төзәтелгәннән соң кергән гаризаны карау.

Халык белән чараны оештыручы тарафыннан 54-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре бозылу һәм гариза бирүнең 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән тәртибе бозылу төзәтелгәннән соң халык белән чара уздыруга кадәр өч календарь көннән артыграк вакыт калса, гариза әлеге Регламентның 3.3-3.5 пунктларында каралган тәртиптә ике календарь көн дәвамында карала.

Әгәр дә чараны уздыруга кадәр өч календарь көннән кимрәк вакыт калган булса, халык белән чараны оештыручы башка дата тәкъдим итәргә тиеш, һәм гариза әлеге Регламентның 3.3-3.5 пунктларында каралган тәртиптә килештерелә. Халык белән чараны уздыруның башка датасы турындагы тәкъдим аны оештыручыларга әлеге Регламентның 3.3.1 пунктында күрсәтелгән алымнар белән юллана.

Халык белән чараны оештыручы тарафыннан 54-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре һәм гариза бирүнең 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән тәртибенең бозылуы бетерелгәнчегә кадәр гариза алга таба карала алмый, ә чара килештерелмәгән булып санала.

 

3.9. Техник хатаны төзәтү

Карарны кабат рәсмиләштерү гариза бирүчегә алдарак бирелгән карарда җибәрелгән техник хатаны (хәреф хатасы, грамматик яки арифметик хата) төзәтү белән бәйле рәвештә башкарыла.

Карарны кабат рәсмиләштерү ирекле формада язылган һәм әлеге регламентның 3.3.1 пунктында күрсәтелгән алымнарның берсе аша бирелә торган теркәлгән гариза нигезендә башкарыла (тәкъдим ителә торган форма әлеге Регламентка 3 нче кушымтада китерелгән).  

3.9.1 Оештыру бүлеге белгече гамәлгә ашыра:

гаризаны кабул итүне һәм теркәүне;

гаризаны электрон документлар әйләнешенең бердәй ведомствоара системасы аша электрон формада министрга юллауны.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура гариза кергән көнне башкарыла.

Процедураның нәтиҗәсе: кабул ителгән, теркәлгән һәм министрга юлланган гариза.

3.9.2. Министр гаризаны карый һәм карау өчен министр урынбасарына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура гариза теркәлгән көнне башкарыла.

Процедураның нәтиҗәсе: карау өчен министр урынбасарына юлланган гариза.

3.9.3. Министр урынбасары гаризаны карый һәм карау өчен Бүлек башлыгына юллый.  

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура гариза теркәлгән көнне башкарыла.

Процедураның нәтиҗәсе: карау өчен Бүлек башлыгына юлланган гариза.

3.9.4. Бүлек башлыгы Бүлек белгечен билгеләп куя һәм башкару өчен аңа гаризаны тапшыра.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура гариза Бүлеккә юлланган мизгелдән бер эш көне дәвамында башкарыла.

Процедураның нәтиҗәсе: эшләү өчен Бүлек белгеченә тапшырылган гариза.

3.9.5. Бүлек белгече:

техник хатаны төзәтеп карар проектын әзерли; 

карар проектын килештерү өчен Бүлек башлыгына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар гариза эшләү өчен Бүлек белгеченә юлланган көннән бер эш көне эчендә башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: килештерү өчен Бүлек башлыгына юлланган карар проекты.

3.9.6. Бүлек башлыгы әзерләнгән карар проектының дөреслеген тикшерә, аны килештерә һәм килештерү өчен министр урынбасарына юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура карар проекты килештерү өчен Бүлек башлыгына кергән көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: килештерү өчен министр урынбасарына юлланган карар проекты.

 

3.9.7. Министр урынбасары карар проектын килештерә һәм аны килештерү өчен министрга юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура карар проекты Бүлек башлыгыннан кергән көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: килештерелгән карар проекты.

3.9.8. Министр кабат рәсмиләштерелгән карарны имзалый.

Имзаланган карар Бүлеккә юллана.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура килештерелгән карар проекты имзалауга кергән көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: имзаланган кабат рәсмиләштерелгән карар.

3.9.9. Бүлек белгече:

кабат рәсмиләштерелгән карарга беренчел карар теркәлгән тәртип саны билгели;

гариза бирүчегә гариза бирүченең теләге буенча документның әзерлеге турында техник хатаны төзәтү турындагы гаризада яки дәүләт хезмәтен күрсәтүне сораган мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән элемтә алымы белән хәбәр итә:

гариза бирүче кабат рәсмиләштерелгән карарны шәхсән килеп алырга теләк белдергән очракта, килеп алу көнен һәм сәгатен хәбәр итә;

карарның күчермәсен Оештыру бүлегенә тапшыра.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар кабат рәсмиләштерелгән карар имзаланган көнне башкарыла.

Процедура нәтиҗәсе: теркәлгән карар, карар күчермәсен алу турында гариза бирүче белән килештерелгән алым.

3.9.10. Оештыру бүлеге белгече гариза бирүченең теләге буенча карар күчермәсен гариза бирүчегә шәхсән тапшыра яки гаризада күрсәтелгән адрес буенча юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура министр карарны имзалаган көнне башкарыла. Процедура нәтиҗәсе: техник хата төзәтелгән карарның бирелгән (юлланган) күчермәсе.

3.10. Дәүләт хезмәте дәүләт хезмәтләре һәм муниөипаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәк, күпфункцияле үзәкнең ерактагы эш урыны аша күрсәтелми.

 

4. Административ регламентны үтәүне контрольдә тоту формалары

4.1. Министрлыкның урындагы затлары тарафыннан Регламент нигезләмәләренең һәм дәүләт хезмәтен күрсәтүгә таләпләр билгели торган башка норматив хокукый актларның сакланышын һәм үтәлешен, шулай ук алар тарафыннан карарлар кабул ителүне тикшерүдә тоту әлеге административ процедураның үтәлеше өчен җаваплы зат һәм министрның дәүләт хезмәтен күрсәтү буенча эшләрне оештыру өчен җаваплы урынбасары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Дәүләт хезмәтен күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатлылыгын тикшерүдә тоту үз эченә тикшерүләр үткәрүне, карарларны карау һәм кабул итүне, дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен җаваплы урындагы затларның гамәлләренә (гамәлләр кылмауларына) шикаять белдергән мөрәҗәгатьләргә җаваплар әзерләүне ала.

Административ процедураларны үтәүне тикшерүдә тоту формалары булып тикшерү уздыру тора:

эш башкаруны алып баруга;

документларны карау нәтиҗәләренең закон таләпләренә (әлеге Регламентка) туры килүенә;

документларны кабул итү вакытларын һәм тәртибен саклауга;

дәүләт хезмәтен күрсәткәндә нәтиҗәләрне бирү вакытларын һәм тәртибен саклауга.

Тикшерүләрне башкаруның кабатланучанлыгы планлы (эш планнары нигезендә башкарыла)  һәм плансыз (гариза бирүченең анык мөрәҗәгате буенча) рәвештә башкарыла. 

4.2. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләрнең хокукларын бозу очрагы ачыкланса, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы булган һәм гаепле дип табылган затлар, Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә җаваплылыкка тартылалар.

4.3.Дәүләт хезмәтләре күрсәтелүне гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары ягыннан тикшерүдә тоту Министрлыкның дәүләт хезмәтләре күрсәтүдәге эшчәнлегенең ачыклыгы, дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турында  тулы, актуаль һәм дөрес мәгълүматлар алу һәм дәүләт хезмәте күрсәтү процессында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне)  судка кадәр карау мөмкинлеге юлы белән гамәлгә ашырыла.

 

5.  Министрлыкның, шулай ук аның урындагы затларының һәм дәүләт граждан хезмәткәрләренең кылган (кылмаган) гамәлләренә,  шулай ук кабул иткән карарларына судка кадәр (судтан тыш) шикаять белдерү тәртибе

 

5.1. Дәүләт хезмәтен алучылар Министрлыкның, шулай ук Министрлыкның урындагы затларының яки Министрлыкның дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәрге тәртиптә - Министрлыкка  шикаять белдерергә хокуклылар. Дәүләт хезмәтен күрсәтүгә бәйле рәвештә министр тарафыннан кабул ителгән карарларга шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бирелә. 

Мөрәҗәгать итүче шикаять белән мөрәҗәгать итә ала, шул исәптән түбәндәге очракларда:

1) мөрәҗәгать итүченең гаризасын теркәү срогы бозылганда;

2) дәүләт хезмәте күрсәтү срогы бозылганда;

3) мөрәҗәгать итүчедән дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясенең норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларында күздә тотылмаган документлар таләп ителгәндә;

4) дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясе норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларында күздә тотылган документларны мөрәҗәгать итүчедән кабул итеп алудан баш тартканда;

5) дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартканда, әгәр баш тартуга нигезләр федераль законнар һәм Россия Федерациясенең алар нигезендә кабул ителгән башка норматив-хокукый актлары, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актлары нигезендә күздә тотылмаса;

6) дәүләт хезмәте күрсәткәндә мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларында күздә тотылмаган  түләү таләп иткәндә;

7) Министрлык, аның урынбагы заты дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документлардагы ялгыш язуларны һәм хаталарны төзәтүдән баш тартканда яки мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозганда. 

5.2. Шикаять почта аша, “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәреннән файдаланып, Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге аша, шулай ук гариза язучыны шәхсән кабул иткәндә бирелергә мөмкин.  

5.3. Дәүләт хезмәтен алучыларның шикаяте үз эченә түбәндәге мәгълүматны алырга тиеш:

карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять белдерелә торган Министрлыкның, Министрлыкның урындагы затының яки дәүләт гражданлык хезмәткәренең исемен;

гражданинның – физик затның – фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (соңгысы – булганда), яшәү урыны турында мәгълүматлар, яки мөрәҗәгать итүче исеменнән эш итүче мөрәҗәгать итүченең – юридик затның атамасы, урнашкан урыны турындагы мәгълүматлар, шулай ук элемтәгә керү өчен телефон номеры (номерлары), электрон почта адресы (адреслары) (булганда) һәм мөрәҗәгать итүчегә җавап җибәрелергә тиешле почта адресы;

 Министрлыкның, аның урындагы затының яки дәүләт граждан хезмәткәренең шикаять белдерелә торган карарлары һәм кылган (кылмаган) гамәлләре турында мәгълүматлар;

дәүләт хезмәте алучының Министрлыкның, аның урынбагы затының яки дәүләт граждан хезмәткәренең карары һәм кылган (кылмаган) гамәлләре белән килешмәвенә дәлилләр.

5.4. Дәүләт хезмәтен алучы шикаятьне нигезләү һәм карау өчен кирәкле мәгълүматларны һәм документларны алырга хокуклы.

5.5. Министрлыкка килеп ирешкән шикаять шикаятьләрне карау буенча вәкаләтле урындагы зат тарафыннан шикаять теркәлгән көннән алып унбиш эш көне эчендә каралырга тиеш, ә Министрлыкның, Министрлыкның урындагы затының гариза язучыдан документларны алудан яки җибәрелгән хәреф хаталарын төзәтүдән  баш тартуына шикаять белдерелгән очракта, яки андый төзәтмәләр кертүнең билгеләнгән вакыты бозылуга шикаять белдерелгән очракта - шикаять теркәлгән көннән алып биш эш көне эчендә каралырга тиеш.

5.6. Шикаятькә мөрәҗәгать итүченең шикаятьтә бәян ителгән дәлилләрен раслаучы документларның күчермәләре кушып бирелергә мөмкин. Бу очракта шикаятьтә кушып бирелә торган документлар исемлеге китерелә.

5.7.  Шикаятькә аны тапшыручы яки аның вәкаләтле вәкиле имза сала.

5.8. Шикаятьне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча министр түбәндәге карарларның берсен   кабул итә:

1) шикаятьне канәгатьләндерә, шул исәптән кабул ителгән карарны юкка чыгару, дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәләре турында бирелгән документларда Министрлык тарафыннан җибәрелгән хаталарны төзәтү, гариза язучыга аларны алу  Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив хокукый актларында каралмаган акчаларны кире кайтару формаларында, шулай ук башка формаларда;

2)  шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тарта.

Гариза язучыга әлеге пунктта күрсәтелгән карар кабул ителгән көннән соң килүче көннән дә соңга калмыйча язма формада һәм гариза язучының теләге буенча, электрон формада да, шикаять каралу нәтиҗәләре турында мотивлаштырылган җавап җибәрелә. 

5.9. Шикаятьне карау барышында яки аның нәтиҗәләре буенча административ хокук бозулар яки җинаять составы ачыкланган очракта шикаятьләрне карау буенча урындагы зат булган материалларны кичекмәстән прокуратура органнарына юллый.

 

 

Берничә муниципаль район,

шәһәр округы территориясендә

халык белән чараларны

уздыруны килештерү буенча

дәүләт хезмәте күрсәтүнең

административ регламентына

1 нче кушымта

(тәкъдим ителә торган форма)

 

Татарстан Республикасы

юстиция министры 

Р.И.Заһидуллинга

________________________________

(физик затлар өчен: ФИӘ.и., адрес (почта һәм (яки)

электрон), телефон, кәрәзле телефонны да кертеп

________________________________

юридик затлар өчен: оешманың исеме,

адрес (почта һәм (яки)

электрон), телефон, кәрәзле телефонны да кертеп

 

 

Халык белән чара уздыру турында белдерү

 

_____________________________________________________________________

(оештыручының исеме)

халык белән чара уздырылуы турында белдерә (м)

Халык белән чараның максаты  __________________________

Халык белән чараның формасы  __________________________

Халык белән чараны уздыру урыны (урыннары), катнашучыларның хәрәкәт маршрутлары,  транспорт чараларын файдалану турындагы мәгълүмат __________________________________________________________________           Халык белән чараны уздыру көне, аның башлану һәм тәмамлану вакыты ____________________________________________________________

Халык белән чараны оештыручының

җәмәгать тәртибен_______________________________________________

медицина ярдәмен________________________________________________

тәэмин итү формалары һәм алымнары.

Халык белән чараны уздырганда тавыш көчәйткеч техник чараларны куллану нияте ________________________________________

Халык белән чараны оештыручының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме яки атамасы, аның яшәү яки тору урыны турында мәгълүматлар, телефон номеры  ________________________________________________________________

Халык белән чараны оештыручы тарафыннан халык белән чараны 

оештыру һәм уздыру буенча гамәлләр башкаруга вәкаләт бирелгән затларның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме ___________________________________________________

 

    Документның әзерлеге турында белдерүегезне үтенәм

 

________________________________________________________________________

(белдерү алымы)

 

 

_________________                                                         

(гаризаны бирү көне)

 

_________________________________________

(халык алдындагы чараны оештыручы һәм халык

алдындагы чараны оештыручы тарафыннан аны

оештыру һәм уздыру буенча гамәлләр башкаруга

вәкаләт бирелгән затларның имзалары)

 

 

Берничә муниципаль район,

шәһәр округы территориясендә

халык белән чараларны

уздыруны килештерү буенча

дәүләт хезмәте күрсәтүнең

административ регламентына

2 нче кушымта

 

 

 

Дәүләт хезмәтен күрсәткәндә

гамәлләр эзлеклелегенең

блок-схемасы

 

Гариза бирүче

 

Гаризаны шәхсән китерә, почта аша, Интернет аша юллый

Подает уведомление лично, по почте, через Интернет

Гариза

 

       
 
 
   

 

 

 

 

 

 

Оештыру бүлеге белгече

 

Гаризаны кабул итә, терки, гариза бирүчегә гаризаның документлар кабул ителү турында билге куелган күчермәсен тапшыра

 

 

 

Принимает уведомление, регистрирует, вручает заявителю копию уведомления с отметкой о дате               и времени приема документов

(в день поступления)

Теркәлгән гариза, гаризаның кабул ителү көне турында билге куелган күчермәсе

 

       
 
 
   

 

 

 

 

 

 

Министр

 

Гаризаны карый һәм карау өчен министр урынбасарына тапшыра (гариза теркәлгән көнне)

 

 

 

 

Карау өчен министр урынбасарына юлланган гариза

 

 
 

 

 

 

 

 

 

Министр урынбасары

 

Гаризаны карый һәм карау өчен Бүлек башлыгына тапшыра

(гариза теркәлгән көнне)

 

 

 

Карау өчен Бүлек башлыгына юлланган гариза

 

       
  Подпись: Гаризаны карый һәм карау өчен Бүлек башлыгына тапшыра 
(гариза теркәлгән көнне)
   
 

 

 

 

 

 

 

Бүлек башлыгы

 

Җаваплы башкаручыны билгели һәм гаризаны тапшыра (гариза теркәлгән көннән бер эш көне) 1 день

Билгеләп куелган җаваплы башкаручы

 
 

 

 

 

 

 

 

Бүлек белгече

 

Карарлар проектларын, килештерү турындагы хатларны, хатлар-тәкъдимнәрне, кисәтүләр әзерли

(гариза үтәү өчен белгечкә җибәрелгән мизгелдән ике эш көне)

 

 

 

 

 

Карарлар проектлары, килештерү турында хат, хат-тәкъдимнәр, кисәтүләр

 
 

 

 

 

 

 

 

 

Бүлек башлыгы

 

Карарлар проектларының, килештерү турындагы хатларның, хатлар-тәкъдимнәрнең, кисәтүләрнең дөреслеген тикшерә  һәм аларны килештерә

(проектлар кергән көннән бер эш көне)

1 день

Килештерелгән документлар

 

 
 

 

 

 

 

 

 

 

Министр урынбасары

 

Әзерләнгән проектларны килештерә

(проектлар кергән көнне)

Килештерелгән проектлар

       
 
 
   

 

 

 

 

 

 

 

Министр

 

Карарны, килештерү турындагы хатны, хат-тәкъдимне, кисәтүне имзалый

(проектлар кергән көнне)

Имзаланган документлар

 
 

 

 

 

 

 

 

 

Бүлек белгече

 

Карарга тәртип саны куя, карарны, килештерү турында хатны, хат-тәкъдимне, кисәтүне Оештыру бүлегенә тапшыра (документларга министр имза салган көнне)

Теркәлгән мөрәҗәгать, теркәүгә тапшырылган документлар

 

 
 

 

 

 

 

 

 

 

Оештыру бүлеге белгече

 

Документларны терки һәм карар күчермәсе белән гариза бирүчегә тапшыра

 (документларга министр имза салган көнне)

1 день

Гариза бирүчегә бирелгән (юлланган) нәтиҗә

 
 

 

 

 

 

 

 

 

Берничә муниципаль район,

шәһәр округы территориясендә

халык белән чараларны

уздыруны килештерү буенча

дәүләт хезмәте күрсәтүнең

административ регламентына

3 нче кушымта

(тәкъдим ителә торган форма)

 

Татарстан Республикасы

юстиция министры 

Р.И.Заһидуллинга

________________________________

(физик затлар өчен: ФИӘ.и., адрес (почта һәм (яки)

электрон), телефон, кәрәзле телефонны да кертеп

________________________________

юридик затлар өчен: оешманың исеме,

адрес (почта һәм (яки)

электрон), телефон, кәрәзле телефонны да кертеп

 

Техник хатаны төзәтү турында

гариза

 

    Халык алдындагы чараны үткәрүне килештерү турындагы карарда  хата җибәрелүе турында белдерәм.

 

____________________________________________________________

                                                        (бирелгән документ)

диелгән_________________________________________________________________.

 

Дөрес мәгълүматлар: _______________________________________________________________________

 

Җибәрелгән техник хатаны төзәтүегезне һәм дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булып торучы документка тиешле үзгәрешләр кертүегезне сорыйм.

    Түбәндәге документларны терким:

    1.

    2.

    Документның әзерлеге турында белдерүегезне үтенәм

 

________________________________________________________________________

(белдерү алымы)

 

 

________________________ (_________________________________)

    (дата)                     (имза)                                                       (имзаны тутырып язу)

 

Берничә муниципаль район,

шәһәр округы территориясендә

халык белән чараларны

уздыруны килештерү буенча

дәүләт хезмәте күрсәтүнең

административ регламентына

кушымта (белешмәлек)

 

 

Берничә муниципаль район, шәһәр округы территориясендә халык белән  чараларны уздыруны килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүгә һәм дәүләт хезмәте күрсәтелүне тикшерүдә тотуга җаваплы урындагы затларның реквизитлары

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы

Вазыйфа, ФИӘ.и.

Телефон

Электрон адрес

Министр

Заһидуллин Рөстәм Илдус улы

(843) 292-00-70

R.Zagidullin@tatar.ru

Министр урынбасары

Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы

(843) 292-00-53

М.Ibyatov@tatar.ru

Оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы

Нуриева Фәридә Камил кызы

(843) 223-07-60

Farida.Nurieva@tatar.ru

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы 

Пашкова Майя Александровна

(843) 223-06-47

Mayya.Pashkova@tatar.ru

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты

Адрес

Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

Сайт

420014, Казан шәһ., Ирек мәйданы, 1 йорт

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы

(843) 264-77-46

pisma@tatar.ru

www.prav.tatarstan.ru

 

pdf
Скачать текст
PDF, 877.8 Кб

Дата публикации: 20.07.2020
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International