Машина йөртү таныклыгын алу тәртибе
 
Гомуми таләпләр
 
Машина йөртү таныклыгы алыр өчен ЮХИДИгә имтиханга кертеләләр:
а) транспорт чарасы белән идарә итү тыелмау турында медицина белешмәсе булган затлар;
б) автомәктәптә тиешле тәртиптә профессиональ белем алган затлар;
в) түбәндәге яшькә җитүчеләр:
- "M" категориясе һәм "A1" кече категориясе өчен16 яшьлекләр;
- "A", "B", "C" категорияләре һәм "B1", "C1" кече категорияләре өчен 18 яшьлекләр;
- "D", "Tm", "Tb" категорияләре һәм и "D1" кече категориясе өчен 21 яшьлекләр.
"BE", "CE", "DE" категорияләрендәге транспорт чаралары составлары белән идарә итүгә имтиханга "B", "C", "D" категоияләрендәге транспорт чараларын 12 айдан да ким булмаган вакытка йөртү хокукы булган затлар.
"C1E", "D1E” кече категорияләрендәге транспорт чаралары составлары белән идарә итүгә имтиханга "C", "D" категорияләрендәге яки "C1", "D1" кече категорияләрендәге транспорт чараларын 12 айдан да ким булмаган вакытка йөртү хокукы булган затлар.
"B" һәм "C" категорияләрендәге транспорт чаралары белән идарә итүгә имтиханны 17 яшьтән тапшырырга була.
Әмма машина йөртү таныклыгын 18 яшь тулгач кына алырга мөмкин.
 
Алу тәртибе
 
1. Автомәктәптә уку мәҗбүри. Уку тәмамланганнан соңукучыларга таныклык - квалификация турындагы документ бирелә.
2. Транспорт чарасы белән идарә итүгә рөхсәт бирә (рөхсәт бирми) торган медицина белешмәсе, ул автомәктәптә практик дәресләр һәм алга таба траспорт чарасы белән идарә итү өчен имтихан тапшыруга кертелү өчен кирәк.
3. Имтиханны ЮХИДИне ңимтихан алу бүлекчәсендә тапшыру. Ул квалификация имтиханын уңышлы тапшырган очракта автомәктәп хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла.
Имтихан тапшыру һәм машина йөртүтаныклыгын алу өчен сез түбәндәге документларны тапшырырга тиеш:
- машина йөртү таныклыгын бирү турында гариза;
- паспорт яки шәхесне ачыклый торган башка документ;
- медицина белешмәсе;
- укыганлыкка документ;
- дәүләт пошлинасы түләнгәнлеккә документ (пластик нигездәге машина йөртү таныклыгы өчен - 2000 сум.);
- россия милли машина йөртү таныклыгы - башка категориягез булган очракта;
- әгәр сезнеңяшегез 16 яшьтән 18 яшькәкадәр икән һәм тулысынча эшкәсәләтле түел яки никахта тормыйсыз икән, сез имтихан бирсен өчен сезнеңзаконлы вәкилләрегезнең (әти-әниегез, уллыкка алучылар яки попечительләрнең язмача ризалыгы.
Гариза Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша электрон формада да биреләала.
Әмма имтиханны тапшыру һәм машина йөртү таныклыгын алу өчен теләсәкайсы очракта да ЮХИДИгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда документларның төп нөсхәләре тапшырыла.
Квалификация имтиханы теоретик һәм гамәли өлешләрдән тора. Гамәли өлеш, үз чиратында, ТЧ белән идарәнең беренчел белемнәре буенча имтиханнан һәм ТЧ белән юл шартларында идарә итеп караудан гыйбарәт.
4. Барлык процедураларны да эзлекле һәм уңышлы үтәгән очракта машина йөртүтаныклыгын алу срогы биш көннән 30 эш көне аралыгында була, ул сез идарә итүгә хокук ала торган транспорт чарасы категориясенә бәйле.
Машина йөртү таныклыгы шхси имза куеп алына. Ул 10 ел дәвамында гамәлдә була.
 
Мөһим!
Сез автомәктәптәуку өчен булган чыгымнарыгыз өлешендә НДФЛ буенча социаль вычет алу хокукыннан файдалана аласыз.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Россия ЭЭМ ЮХИДИ рәсми сайты - www.gibdd.ru
Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы - https://www.gosuslugi.ru/10056
pdf
Скачать текст
PDF, 186.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International