Юл һәлакәтенә эләккәндә гамәлләр алгоритмы
 
Юл һҽлакҽтенҽ элҽккҽндҽ беренче гамҽллҽр
 
1. Автомобильне бҽрелештҽн соң ук туктатыгыз, аны тормозга куегыз.
2. Авария сигнализациясен кабызыгыз һҽм юлга авария билгесен куегыз.
Билге юл хҽрҽкҽтендҽ башка катнашучылар янына торак пунктта 15 метрдан, торак пунктлар булмаган урыннарда 30 метрдан ким булмаган арада куелырга тиеш.
Юл һҽлакҽтенҽ катнашы булган бер ҽйберне дҽ алып куймагыз, бер эзне дҽ бетермҽгез.
Юл һҽлакҽте очрагында алдагы гамҽллҽр ЮҺ торышыннан чыгып билгелҽнҽ.
 
Ҽгҽр дҽ ЮТҺ кешелҽр үлгҽн яки яраланган булса, яки мөлкҽткҽ генҽ зыян килгҽн булса
 
Ҽгҽр дҽ кешелҽр үлгҽн яки җҽрҽхҽтлҽнгҽн икҽн, мөһим:
1. Зыян күрүчелҽргҽ беренче ярдҽм күрсҽтү чараларын күрергҽ, ашыгыч медицина ярдҽмен һҽм полиция хезмҽтен чакырырга;
2. экстрен очракларда зыян күрүчелҽрне юл уңаена бара торган машиналарга утыртып җибҽрергҽ, ҽгҽр дҽ алай эшлҽү мөмкин булмаса, үз танспортыңда якындагы медицина оешмасына илтергҽ, үзеңнең фамилияңне, транспорт чарасының теркҽлү номерын ҽйтергҽ һҽм юл һҽлакҽте булган урынга кире кайтырга кирҽк.
3. башка транспорт чаралары уза алмаган очракта юл өслеген бушатырга, ҽмма алдан транспорт чарасының торышын, эзлҽрне һҽм предметларны фото һҽм видеога төшерү җайланмаларын кулланып теркҽп калдырырга һҽм аларны саклау һҽм һҽлакҽт урынын ҽйлҽнеп узуны оештыру өчен барлык мөкинлеклҽрне файдаланырга кирҽк;
4. бу һҽлакҽтне күргҽн кешелҽрнең фамилиялҽрен һҽм адресларын язып алырга һҽм полиция хезмҽткҽрлҽре килүен көтҽргҽ.
Ҽгҽр дҽ ЮТҺ нҽтиҗҽсендҽ бары тик мөлкҽткҽ генҽ зыян килгҽн булса, ҽмма катнашучыларның бер-берлҽренҽ ризасызлыклары бар икҽн, мөһим:
- башка транспорт чараларына тоткарлык туган очракта юл өслеген бушатырга, ҽмма алдан транспорт чарасының торышын, эзлҽрне һҽм предметларны фото һҽм видеога төшерү җайланмаларын кулланып теркҽп калдырырга кирҽк;
- бу һҽлакҽтне күргҽн кешелҽрнең фамилиялҽрен һҽм адресларын язып алырга һҽм килеп чыккан хҽл турында полиция хезмҽткҽренең алга таба күрсҽтмҽлҽрен алу өчен полициягҽ хҽбҽр итҽргҽ. Полиция хезмҽткҽре ЮТҺ турындагы документларны якындагы ЮПХ постында яки бүлекчҽсендҽ моңа вҽкалҽте булган полиция хезмҽткҽре рҽсмилҽштерергҽ тиеш дип күрсҽтмҽ биргҽн очракта, ЮТҺ урынын калдырырга.
Ҽгҽр дҽ ЮТҺ нҽтиҗҽсендҽ бары тик мөлкҽткҽ генҽ зыян килгҽн булса һҽм катнашучыларның бер-берлҽренҽ ризасызлыклары юк икҽн, мөһим:
- башка транспорт чараларына тоткарлык туган очракта юл өслеген бушатырга, ҽмма алдан транспорт чарасының торышын, эзлҽрне һҽм предметларны фото һҽм видеога төшерү җайланмаларын кулланып теркҽп калдырырга кирҽк;
- килеп чыккан хҽл турында полициягҽ хҽбҽр итү мөһим түгел. Бу очракта ЮТҺ урырын калдырырга һҽм түбҽндҽге гамҽллҽрнең берсен башкарырга була:
а) ЮТҺ турында документларны моңа вҽкалҽтле полиция хезмҽткҽрлҽреннҽн башка гына якындагы ЮПХ постында яки полиция бүлекчҽсендҽ рҽсмилҽштереп;
б) ЮТҺ турында документларны моңа вҽкалҽтле полиция хезмҽткҽрлҽреннҽн башка гына, ЮТҺ турындагы белдерү кҽгазен ОСАГО кагыйдҽлҽре нигезендҽ тутырып;
в) ЮТҺ турындагы документны тутырмыйча – ҽгҽр дҽ ЮТҺдҽ ЮТҺдҽ катнашучыларның гына транспорт чарасына яки башка мөлкҽтенҽ зыян килгҽн булса һҽм ике як та ҽлеге документларны тутыруны кирҽксенмҽгҽн очракта. Бу очракта түбҽндҽге гамҽллҽрне башкару кирҽкми.
Беренче мөмкинлек белҽн үк ОСАГО полисын биргҽн иминлҽү компаниясенҽ мҽҗбүри иминлҽү кагыйдҽлҽрендҽ билгелҽнгҽн срокларда иминлҽү очрагы туу турында хҽбҽр итҽргҽ кирҽк.
Ҽгҽр автомобиль КАСКО буенча иминлҽштерелгҽн булса, һҽлакҽт турында иминлҽү компаниясенҽ КАСКО килешүендҽ каралган срокларда һҽм тҽртиптҽ хҽбҽр итҽргҽ кирҽк.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Россия ЭЭМ ЮХИДИ рҽсми сайты - www.gibdd.ru
 
 
 
pdf
Скачать текст
PDF, 163.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International