Фото һәм видеофиксация буенча карарларны электрон почтага җибәрү
 
ЭЭМ Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте өлкәсендәге административ хокук бозуларга мөнәсәбәттәге эшләр буенча карарлар нөсхәләрен һәм автомат режимда эшләүче, фото һәм киносъемка, видеояздыру функцияләре булган махсус техник чараларны яки фото һәм киносъемка чараларын кулланып алынган материалларны җибәрү буенча электрон хезмәт тәкъдим итә. Карарлар нөсхәләре һәм материаллар электрон почта тартмасына чыгарылган көнне үк юлланалар.
Хезмәтне активлаштырыр өчен «Фото һәм видеофиксация мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү» (ЭЭМ ТР буенча ЮХИДИ идарәсе, Казан шәһ., Оренбург тракты ур., 5 йорт, тел. 8(843)5-333-800) 1.10 кабинетына яхшылап укып, басма хәрефләр белән  чиста итеп тутырып чыгартып алынган һәм документларның күчермәләре өстәлгән гариза белән бер тапкыр мөрәҗәгать итү җитә.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 69.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International