1900 елда Татариянең Балык Бистәсе раоны Зур Меретянки авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча керәшен татары. Хезмәт эшчәнлеген Казанда 1917 елда башлый, биредә урта белем ала, Эшче-Крестьян Кызыл Армиясендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң 1920 елда Казан шәһәрендә Үзәк крестьян бүлегендә инструктор булып эшли. 1921 елда ВКП(б) Өлкә комитеты каршындагы милли азчылык бүлекчәсендә инструктор вазыйфаларын башкара. Бер үк вакытта педагогик курсларда укый, аны тәмамлаганнан соң Чистай шәһәренә эшкә җибәрелә.1924 елда ВКП(б) әгъзалыгына керә. 1924 елдан 1926 елга кадәр Чистай шәһәрендә Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре союзы идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкара. 1926 елда Халык мәгарифенең Чистай бүлеге мөдире була. 1926 елның мартында ТАССР Советларының VI съездына делегат итеп җибәрелә. 1927 елда ВКП (б) Чистай кантон (район) комитетына эшкә күчә, анда оештыру бүлеге мөдире булып эшли, шул ук елда Советларның XVII кантон съездында Советларның VII Бөтентатар съездына делегат итеп сайлана. Партия органнарындагы эшчәнлеген спорт мәктәбендә һәм Коммунистик университетта уку белән бергә алып бара. 1927 ел башында аны ВКП (б) Минзәлә кантон комитетына җаваплы секретарь итеп билгелиләр. 1927 елның мартында Советларның XVII Минзәлә кантон съездында аны ВКП (б) Минзәлә кантисполком Президиумына әгъза һәм ТАССР Советларының VIII съездына делегат итеп сайлыйлар. Шул ук елның маенда ТатЦИК Президиумы утырышында VIII чакырылыш ТатЦИК әгъзасы итеп сайлана. 1929 елның 16 ноябрендә ТАССР ЦИК Президиумы утырышында аны Юстиция халык комиссары һәм ТАССР Прокуроры итеп билгелиләр. 1931 елның февралендә Советларның IX нче Бөтентатар съездында катнаша, анда ул ТАССР Алексеевск районыннан делегат итеп җибәрелгән була. Съездда ул IX чакырылыш ТатЦИК әгъзасы һәмТР Юстиция наркомы итеп сайлана. 1934 елда ул ТатЦИК шикаятьләр бюросы мөдире вазыйфаларын башкара, шушы ук елның апрелендә Аксубай район съездында ТАССР Советларының X съездына делегат итеп сайлана, шунда аны ТатЦИК әгъзасы итеп сайлыйлар. 1936-1937 елларда ТАССР ЦИК секретаре вазыйфаларын башкара. 1936 елның февралендә Советларның Чистай районындагы IV нче Гадәттән тыш съездында Советлар Бөтентатар IV нче Гадәттән тыш съездына делегат итеп сайлана. Съезд шул ук елның ноябрендә уза һәм аны анда чираттагы тапкыр ТАССР ЦИК әгъзасы итеп сайлыйлар. Василий Никитович Казанның Тукай урамында, 76 нчы йортта, 18 нче фатирда яши. 1938 елда репрессияләнә. 1938 елның 9 маеннан 12 сенә кадәрге чорда, СССР Югары Суды хәрби коллегиясенең күчмә сессиясе карары буенча атып үтерелә. Акланган.