Еш бирелә торган сораулар

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары дәүләт теркәве узарга тиешме?

Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы турында” 2002 елның 8 маендагы ПУ-352 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында кеше һәм граждан хокукларына, ирекләренә һәм бурычларына кагылышлы, оешмаларның хокукый статусын билгеләүче, ведомствоара характердагы министрлыкларның, дәүләт комитетларының һәм башка республика башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актлары дәүләт теркәвенә алынырга  тиеш. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары дәүләт теркәвенә алынырга тиеш түгел.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International