Еш бирелә торган сораулар

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы федераль башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашырамы?

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Федераль башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын әзерләү һәм аларны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында” 1997 елның 13 августындагы 1009 номерлы карары белән расланган Федераль башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын әзерләү һәм аларны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләре нигезендә әлеге актларны дәүләт теркәвенә алу федераль башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актлары дәүләт реестрын алып бара торган Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла дип билгеләнә.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International