Еш бирелә торган сораулар

Аз керемле,хезмәт хакы аз булган авыл кешеләре милеккә салым түләү буенча ташламаларга хокуклымы?

Физик затлар милкенә салым алу “Физик затлар мөлкәтенә салым турында” Россия Федерациясе Законы нигезендә башкарыла, аның нигезендә физик затлар - милек хуҗалары физик затлар милкенә салым түләүчеләр дип таныла. Шул ук закон нигезендә әлеге салым түләүдән азат ителгән физик затлар категорияләре билгеләнде, аерым алганда, болар – пенсионерлар; Бөек Ватан сугышында катнашучылар; I һәм II төркем инвалидлар; балачактан инвалидлар; Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында ташламалар алучы затлар; хәрби хезмәткәрләр, шулай ук хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар; туендыручысын югалткан хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары; хәрби хезмәттән азат ителгән яки Әфганстанда һәм башка илләрдә интернациональ бурычларын үтәгән гражданнар. Моннан тыш, җирле үзидарә органнары салым буенча салым ташламаларын һәм салым түләүчеләрнең алардан файдалану нигезләрен мөстәкыйль билгеләргә хокуклы. Шулай итеп, әгәр сез Федераль закон һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнгән гражданнарның бер генә категориясенә дә эләкмәсәгез, физик затлар милкенә салым түләү вазыйфасыннан азат ителмисез.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International