Еш бирелә торган сораулар

Нинди күчемсез милек салым салынырга тиеш түгел?

Әлеге мәсьәлә буенча Федераль салым хезмәтенең 2012 елның 6 апрелендәге “Фатир сатудан кергән табышларны декларацияләү турында”  ЕД-3-3/1166 санлы хаты бар. Россия Федерациясе Салым кодексының 217 статьясы салым салынырга тиеш булмаган керемнәр исемлеген билгели. Аларга физик затлар тарафыннан тиешле чорда торак йортлар, фатирлар, бүлмәләр, шул исәптән хосусыйлаштырылган торак урыннары, дачалар, бакча йортлары яки җир кишәрлекләре сатудан, салым түләүче милкендә өч ел һәм аннан күбрәк булган өлешләрдән, шулай ук салым түләүче милкендә өч ел һәм аннан күбрәк булган башка мөлкәтне сатудан кергән керемнәр керә. Димәк, 2011 елда үзенә өч ел милек хокукында туры килә торган фатирны саткан физик зат НДФЛны исәпләми һәм түләми. Россия Федерациясе Салым кодексының 229 статьясы нигезендә салым түләүчеләр салым декларациясендә Салым кодексының 217 статьясы нигезендә салым салынырга тиешле (салым салудан азат ителә) керемнәрне күрсәтмәскә хокуклы. Шулай итеп, физик зат, декларацияләнергә тиешле башка керемнәр булмаса, фатирны сатудан кергән табышлар буенча салым декларациясен өч елдан артык тапшырмаска хокуклы.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International