Еш бирелә торган сораулар

Без барлык профессия хезмәткәрләре өчен профессиональ стандарт кертелгән дип ишеттек. Нәрсә ул?

“Россия Федерациясе Хезмәт кодексына һәм “Техник җайга салу турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”  2012 елның 3 декабрендәге  236-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Хезмәт кодексы  “хезмәткәр квалификациясе” һәм “һөнәри стандарт” төшенчәләрен закон нигезендә билгеләү өлешендә 195.1 статья белән тулыландырылды. Хезмәткәрнең квалификациясе -хезмәткәрнең белем, осталыклары, һөнәри күнекмәләре һәм эш тәҗрибәсе дәрәҗәсе. Һөнәри стандарт - һөнәри эшчәнлекнең билгеле бер төрен гамәлгә ашыру өчен кирәк булган квалификация характеристикасы. Һөнәри стандартлардан файдалану җитештерүчәнлеккә йогынты ясау, һөнәри белем бирү системасында хезмәткәрләрне әзерләү сыйфатын күтәрү, производствода белем бирүне үстерү, гамәлдәге хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү юлы белән хезмәт сыйфатына карата килешенгән таләпләрне билгели.

Хезмәт базарындагы даими үзгәрешләргә вакытында җайлашу мөмкинлеге кадрлар әзерләү системасының сыйфат күрсәткече булып тора, бу һөнәри компетенцияләрне үстерү өлкәсе өчен аеруча мөһим. Һөнәри стандарт хезмәткәрнең һөнәри эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле квалификациясенә таләпләрне билгеләүче документ булып тора. Һөнәри стандарт белем бирү стандартларын эшләү өчен нигез булып тора. Хезмәт мөнәсәбәтләре субъектлары өчен ул тәкъдим итү характерына ия һәм эш бирүче тарафыннан хезмәткәрнең конкрет хезмәт функциясен билгеләү өчен, шул исәптән технологик һәм хезмәт процессларын модернизацияләгәндә дә кулланылырга мөмкин. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “2012-2015 елларга һөнәри стандартларны эшләү планын раслау турында” 2012 елның 29 ноябрендәге  2204-р номерлы РФ Хөкүмәте карарына кул куелды.

Һөнәри стандартларны эшләү, раслау һәм куллану, шулай ук эш һәм эшче һөнәрләренең бердәм тариф-квалификация белешмәсендә булган вазыйфаларның, һөнәрләрнең һәм белгечлекләрнең (БТКС - эшчеләр һөнәрләре буенча), җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләр вазыйфаларының бердәм квалификация белешмәсендә (БКБ - хезмәткәрләр вазыйфалары буенча)  булган вазыйфаларның, һөнәрләрнең һәм белгечлекләрнең тәңгәллеген билгеләү тәртибе социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өчьяклы комиссиясе фикерен исәпкә алып, РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Шулай ук «Техник җайга салу турында» Федераль Законның гамәлдә булуы профессиональ стандартларга кагылмый дип билгеләнде.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International