Еш бирелә торган сораулар

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә була?

 “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасында Россия Федерациясе гражданнарының түләүсез юридик ярдәм алуга хокукларын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан “Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Закон 2013 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән. Әлеге закон нигезендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтергә хокуклы: Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм аларга караган учреждениеләр; бюджеттан тыш дәүләт фондлары белән идарә итү органнары, җирле үзидарә органнары законнарда каралган очракларда һәм тәртиптә адвокатлар.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасында катнашучылардан тыш, ирекле башлангычларда түләүсез юридик ярдәм дәүләтнеке булмаган системасында катнашучылар да күрсәтә ала. Аларга юридик клиникалар (студентлар консультатив бюролары, студентлар юридик бюролары) һәм түләүсез юридик ярдәмнең дәүләтнеке булмаган үзәкләре керә. Түләүсез юридик ярдәм телдән һәм язма рәвештә хокукый консультация рәвешендә күрсәтелә. Хокукый характердагы гаризалар, шикаятьләр, үтенечнамәләр һәм башка документлар төзү. Граждан мәнфәгатьләрен судларда, дәүләт һәм муниципаль органнарда, оешмаларда яклау. Закон нигезендә түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнар категорияләре һәм мондый ярдәм күрсәтү очраклары билгеләнгән. Түләүсез юридик ярдәм алу өчен Татарстан Республикасы адвокатлар палатасына (Казан, Н.Ершов ур., “Корстон” СКАҮ) мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International