Еш бирелә торган сораулар

Хезмәткәр фотографиясе шәхси мәгълүматларга карыймы?

Гамәлдәге законнарда фотографиянең шәхси мәгълүматларга каравы ачыкланмаган. Әмма эш бирүче хезмәткәрнең фотосурәтен аның ризалыгыннан башка куллана алмый. “Персональ мәгълүматлар турында” гы Федераль законда бирелгән персональ мәгълүматларны билгеләүдән чыгып, фотография  һичшиксез шәхси мәгълүматлар булып тора дип әйтеп булмый. Закон мәгънәсеннән күренгәнчә, шәхси мәгълүматлар астында билгеле яисә турыдан-туры билгеләнгән физик затка (шәхси мәгълүматлар субъектына) караган мәгълүмат аңлашыла. Бу законда фотография турыдан-туры кешене идентификацияләргә мөмкин булган объект буларак күрсәтелмәгән (шәхси мәгълүматлар турында Законның 3 ст.1 п.). Димәк, аны шәхси мәгълүматларга күчерергә ярамый. Моннан тыш, РФ ГК 152.1 ст.нигезендә граждан сурәтен халыкка игълан итү һәм алга таба файдалану аның ризалыгы белән генә рөхсәт ителә. Димәк, кешенең (шул исәптән хезмәткәрнең) фотосурәтләрен аның ризалыгыннан башка куллану рөхсәт ителми.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International