Еш бирелә торган сораулар

Стационар умарталарны урнаштырганда нинди таләпләр билгеләнгән. Законда билгеләнгән таләпләрне бозган өчен нинди җаваплылык каралган?

“Татарстан Республикасында умартачылыкны дәүләт тарафыннан җайга салу һәм аңа дәүләт ярдәме турында” 2010 елның 22 ноябрендәге 83-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 7 статьясы нигезендә умартачылык белән шөгыльләнүче физик һәм юридик затлар умарта кортлары белән умарта ояларын закон нигезендә үз милкендә булган җир кишәрлекләрендә урнаштыралар.

Кешеләрнең иминлеген тәэмин итү максатларында умарта кортларының физик, психологик йогынтысыннан саклану өчен умарта оялары җир кишәрлегеннән кимендә ун метр ераклыкта урнаштыралар яки башка җир кишәрлегеннән бина, корылма, тоташ койма яки  агачлар һәм куак белән ике метрдан да ким булмаган биеклектә аералар. Стационар умарталар терлекчелек корылмаларыннан кимендә бер километр, кондитер яки химия сәнәгатеннән биш километр ераклыкта урнашалар. Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.13 статьясы нигезендә, умарта ояларын урнаштырганда кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча билгеләнгән таләпләрне бозу гражданнарга – ике меңнән дүрт мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – биш меңнән тугыз мең сумга кадәр; юридик затларга-ун меңнән унбиш мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International