Еш бирелә торган сораулар

Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 статьясы нигезендә, гариза биргән вакытта алар күп балалы гаилә булса, ә җир участогы биргән вакытта бер бала үлгән очракта (мәсәлән: гариза биргән вакытта ире, хатыны һәм өч баласы булган, ә җир участогы биргән вакытта ире, хатыны һәм ике баласы калган) җир кишәрлеге алу хокукына ия булалармы?

Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясындагы 3 пункты нигезендә муниципаль милектәге җирләрдән, шулай ук дәүләт милке чикләнмәгән җирләрдән Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга бушлай җир бирелә (тапшырыла) дип билгеләнгән. Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә дигәндә  үз составында никахта торучы яки никахта тормаган, әмма бергә яшәүче ат-ана, яки бер ата - ана (уллыкка алучы, опекун, попечитель) (алга таба - ата-аналар, ата яки ана), шулай ук өч һәм аннан күбрәк бала, шул исәптән гариза бирү датасына унсигез яшь тулмаган уллыкка (кызлыкка алынган) һәм опекага алынган (аларга карата опека һәм попечительлек вакыты чикләнмәгән яки унсигез яшь тулганчы) гаилә аңлана. Ягъни, Татарстан Республикасы Җир кодексы нигезендә, җир кишәрлекләре бирү турында карар кабул ителгән вакытка үз составында өч һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләргә бушлай бирелергә мөмкин.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International