Еш бирелә торган сораулар

Белгәнемчә, Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында” 2006 елның 29 декабрендәге 256-ФЗ Федераль законның 12 статьясы нигезендә, хатын-кызларга тәкъдим ителгән ана (гаилә) капиталы акчалары (бер өлеше) “Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында” 2001 елның 17 декабрендәге 173-ФЗ номерлы федераль закон, “Россия Федерациясендә хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен финанслау өчен акча инвестицияләү турында” 2002 елның 24 июлендәге 111-ФЗ номерлы Федераль закон һәм “Россия Федерациясендә дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары турында” гы законнар нигезендә хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлдерелергә мөмкин. Ана капиталы акчсалары хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлдерелгән башка максатларда файдаланылырга мөмкинме? Ана капиталы акчаларын кире алу мөмкинме?

Россия Хезмәт министрлыгының 30.04.2013 елның 30 апрелендәге 184н  номерлы боерыгы белән ана (гаилә) капиталы акчаларын (бер өлешен) хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга җибәрүдән баш тарту кагыйдәләре (алга таба кагыйдәләр) расланды. Югарыда күрсәтелгән боерык 2013 елның 28 июнендә 139 номерлы “Российская газета” да басылып чыкты. Әлеге кагыйдәләр ана (гаилә) капиталы акчаларын хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга җибәрүдән баш тарту турындагы гаризаны бирү һәм карау тәртибен, аерым алганда: гариза эчтәлегенә карата таләпләр, теркәлә торган документлар исемлеге, аларны карау процедурасы һәм сроклары, гаризаны канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигезләр (шул исәптән ана капиталы акчалары булмау, йә гаризада исәпкә алынган акчалар күләменнән артып киткән сумманы күрсәтү, хатын-кызга пенсия тупланмалары акчалары исәбеннән түләү билгеләү), шулай ук элегрәк бирелгән гаризаны юкка чыгару процедурасын күз алдында тота.

Ана капиталының шәхси счетның махсус өлешендә (хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенең пенсия счетында) исәпкә алынган акчаларын (бер өлешен) хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше билгеләнгән көнгә кадәр теләсә кайсы вакытта алырга була. Акчалар торак шартларын яхшыртуга яки балага (балалар) белем бирүгә юнәлдерелергә мөмкин. Мондый мөмкинлек 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап икенче, өченче яки аннан соңгы бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызларга бирелә.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International