Эш бирүче, отпусклар графигына сылтап, пенсионерга чираттагы ял бирүдән баш тартырга хокуклы. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 123 статьясындагы 1, 2 өлеше нигезендә түләүле отпусклар бирү чираты отпусклар графигы нигезендә ел саен билгеләнә. Отпусклар графигы эш бирүче өчен дә, хезмәткәр өчен дә мәҗбүри.
Әлеге гомуми кагыйдә пенсионерларга да кагыла (өстәмә ташламалар булмаган очракта). РФ кодексының 128 статьясы нигезендә, гаилә хәлләре һәм башка мөһим сәбәпләр аркасында, хезмәткәрнең язма гаризасы буенча, хезмәт хакын саклап калмыйча, отпуск бирелергә мөмкин, аның озынлыгы хезмәткәр белән эш бирүче арасындагы килешү буенча билгеләнә. Эш бирүче хезмәткәрнең язма гаризасы нигезендә, картлык буенча (яшь буенча) эшләүче пенсионерларга хезмәт хакын саклап калмыйча, елына 14 календарь көнгә кадәр ял бирергә бурычлы. Шулай итеп, яше буенча пенсионер булган хезмәткәргә уңайлы вакытта елына 14 календарьга кадәр түләнми торган отпуск бирелергә мөмкин. Түләүле отпускларны бирү чираты ел саен отпусклар графигы нигезендә билгеләнә, ул хезмәткәр өчен дә, эш бирүче өчен дә мәҗбүри булып тора.