Еш бирелә торган сораулар

Җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләренең тәртибе тупас һәм әдәпсез булса, кая мөрәҗәгать итәргә?

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 22 февралендәге карары белән расланган Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы турындагы нигезләмә нигезендә Министрлык Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты идарәсе белән берлектә җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, шул исәптән аларны матди-техник һәм финанс ягыннан тәэмин итүне гамәлгә ашыра. Үз компетенциясе кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең гамәлләренә карата гражданнар мөрәҗәгатьләрен һәм шикаятьләрен карый, алар почта аша (420503, Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт) йә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының интернет-кабул итү бүлмәсе аша җибәрелергә мөмкин.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International