Тәтеш муниципаль районында Татарстан Республикасы көне кысаларында бәйрәм чаралары узды

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның 30 августында Татарстан Республикасы Юстиция министры Р.И.Заһидуллин Тәтеш муниципаль районында Татарстан Республикасы көне кысаларында узган бәйрәм чараларында катнашты.

Министр шәһәр паркындагы конкурслар, акцияләр һәм тематик күргәзмәләр белән үтелгән балалар бәйрәмендә булды.  Биредә теләге булганнар республикага теләкләрен язып калдыра, язмышлары Тәтеш шәһәре белән бәйле булган тарихи шәхесләр белән таныша алдылар. Министр һәм район башлыгы Р.Х.Сафиуллов район халкын бәйрәм белән котладылар һәм балалары туган гаиләләргә ана (гаилә) капиталына сертификатлар, бала туу турындагы таныклыкларны һәм Тәтеш муниципаль районының яшь гражданнарына паспортлар тапшырдылар.

Шулай ук Тәтеш шәһәренең көньяк өлешендә күпфункцияле яңа спорт мәйданы ачылышы да булды. Капкага беренче тупны кертү хокукы Тәтеш районы башлыгына һәм Р.И.Заһидуллинга бирелде. Ачылыш тантанасыннан соң спорт мәйданында мини-футбол буенча район командаларының иптәшләрчә очрашуы узды.

Капиталь төзекләндерүдән соң стендка ату һәм пулядан ату буенча олимпия резервы мәктәбе дә кабат ишекләрен ачты. Стендка ату буенча мәктәп филиалы җитәкчее А.А.Кушагин озатуында  министр һәм район башлыгы бинаны карап чыктылар, төзүчеләрнең эшләренә бәя бирделәр һәм Татарстан Республикасы көненә багышлап уздырылган стендка ату буенча беренчелек җиңүчеләрен котладылар.

Бәйрәм чараларында катнашу барышында Р.И.Заһидуллин шулай ук Тәтеш районының Вожжи авылында авылларда Мәдәният сарайлары төзү буенча республика программасы кысаларында төзелгән Мәдәният сарае ачылышында катнашты. Министр һәм Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов авыл кешеләренә сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр һәм аларны Республика көне белән котладылар. Аннан соң яңа Мәдәният сараенда концерт булды.

 “Мой Татарстан, живи и здравствуй!” бәйрәм программасы кысаларында министр Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм котлавын укыды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International