Тәтештәге инвалидлар һәм картлар интернат-йортына визит

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның 30 августында Татарстан Республикасы юстиция министры ярдәмчесе И.А.Хафизов Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының эшләр башкаручысы В.А.Казеева белән берлектә Тәтештәге инвалидлар һәм картлар интернат-йортына барды.

И.А.Хафизов Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм Министрлык коллективы исеменнән интернат-йортта тәрбияләнүчеләрне Татарстан Республикасы көне һәм якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады, аларга нык сәламәтлек, иминлек теләде һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан “100 изге эш” акциясе кысаларында җыелган әйберләрне тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International