Тәтеш муниципаль районында белем көне

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Тәтеш муниципаль районында Белем көненә һәм яңа уку елы башлануга багышланган чараларда катнашты.

Министр капиталь төзекләндерүдән соң ачылган 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен карады. Мәктәп укучылары ясаган чыгышлар чараның бизәге булып тордылар: беренче сыйныфка баручылар шигырьләр сөйләсәләр, югары сыйныф укучылары биюләр һәм җырлар башкардылар.  Министр һәм район башлыгы Р.Х.Сафиуллов мәктәп коллективын, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен яңа уку елы белән  котладылар, аннан соң Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның “Белем көне” бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгатен укып китте.

Бәйрәм чараларын йомгаклау өлешендә генерал-майор В.А.Хапаев исемендәге Тәтеш кадетлар мәктәп-интернатында яңа уку елына багышланган тантаналы линейка оештырылды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов, Тәтеш муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе А.А.Гасыймов, Тәтеш районы хәрби комиссары, подполковник Ф.А.Гарифуллин һәм районның башка мәртәбәле кунаклары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International