Ведомствоара координацияләү комитеты утырышы

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.

Комитет тарафыннан Татарстан Республикасының түбәндәге закон проектлары хупланды:

 «2018 елга Татарстан Республикасында хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү турында»;

«Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен 2018 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында»;

«2018 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркемгә мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында»;

2018 елга Татарстан Республикасында  муниципаль мәктәпкәчә мәгариф  оешмаларында һәркем өчен мөмкин  булган һәм түләүсез мәктәпкәчә  белем алу хокукларын гамәлгә  ашыру дәүләт гарантияләрен финанс  белән тәэмин итү нормативларын  раслау турында;

«Татарстан Республикасы һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм һәлакәттән коткару формированиеләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»;

«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International