Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 6 сентябрендә  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалын, функциональ бурычларын үтәүгә булган әзерлеген ачыклау максатыннан уздырыла.

Тавыш бирүләр нәтиҗәләре һәм комиссия карары нигезендә аттестацияләнүче 7 кеше дәүләт граждан хезмәтенең үзләре биләгән вазыйфаларына туры киләләр дип табылды.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе  М.Х.Вафин катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International