Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.
Игълан ителгән вакантлы вазыйфалар исемлегебелән “Кадрлар сәясәте” бүлегендәге “Кадрлар резервы” бүлекчәсендә танышырга була.
Конкурста катнашуга тиешле документлар теркәлгән гаризалар гаризаларны кабул итә башлау турындагы белдерү урнаштырылганнан соңгы 21 көн дәвамында (2017 елның 2 октябренә кадәр) конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт, каб.109, тел. 223-07-87.
Конкурс комиссиясе утырышы 2017 елның 26 октябрендә (якынча) булачак.