Министр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә катнашты

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

2017 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин һәм Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Т.И. Минуллина Kazan Legal-2017 халыкара юридик форумын уздыру буенча матбугат конференциясендә катнаштылар.

Форум Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Татарстан башкаласында агымдагы елның 14 сентябреннән 16 сына кадәр узачак.

Брифингта Р.И. Заһидуллин Kazan Legal-2017 – бу чыннан да Татарстан өчен зур вакыйга дип билгеләп узды, программада киң даирә белгечләргә кызыклы булырлык темалар бар. Форум Россиядән һәм бөтен дөньядан булган әйдәп баручы юристлар үз практикалары, тәҗрибәләре белән уртаклаша, илдә булган хокукый кыенлыкларны һәм бәхәсләр, хокукны гамәлгә ашыру проблемалары буенча фикер алыша торган мәйдан булачак.

Форум программасында сессияләр, түгәрәк өстәлләр һәм брифинглар уздыру каралган. Төп вакыйга булып Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашындагы “Икътисадый үсешнең төп факторы буларак хокукый даирә” темасына булган пленар утырыш торачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International