2017 елның 11 сентябрендә Татарстанда “Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” IV республика видеороликлар конкурсы старт алды.
Чараны Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Республика басма һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы һәм башкалар оештыра.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән чарада министр урынбаары М.М.Ибәтов катнашты. Аерым алганда, ул: “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, башка ведомстволар белән беррәттән, бу конкурсны оештыручыларның берсе итеп очраклы гына сайланмаган. Ник дигәндә, яшьләр турында видеороликлар рәвешендә алынган мәгълүмат законнарны камилләштерүдә яхшы материал булып тора”, - дип белдерде.
“Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсы БМОның бала хокуклары турындагы Конвенциясен популярлаштыруга, балаларны һәм яшьләрне мәгълүмати-хокукый агартуга, аларның социаль-хокукый активлыкларын стимуллаштыруга, шулай ук үсеп килүче буынның хокукый грамоталылыгын һәм хокукый культурасын үстерү өлкәсендә җәмгыяви файдалы иҗади эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән.