“ТРның иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсының беренче этабы

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 13 сентябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсының беренче этабы башланып китте.

Конкурсның ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе А.Н. Белов, Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Н.А. Аксенова, GMC Consulting  компаниясе генераль директоры Г.Ю. Маштакова катнаштылар.

Министр конкурста катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, аларга сынауларны узган чакта уңышлар теләде.

Конкурс ике этапта уздырыла, әлеге этапларны узганда катнашучылар Татарстан Республикасы Конституциясен, Татарстандагы ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен белүгә лингвистик сәләтләрен күрсәтергә, шулай ук чит тел белү дәрәҗәләрен күрсәтергә һәм команда составында гамәли биремнәр үтәргә тиеш булалар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International