2017 елның13 сентябрендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме әгъзалары әлеге юнәлештәге эшчәнлекне тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Нурлат муниципаль районына чыктылар.
Районга чыгып тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар кергән эшче төркем әгъзалары, расланган план нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау субъектларының ун юнәлеш буенча (мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, социаль яклау, эшкә урнаштыру, һ.б.) эшчәнлеген тикшерделәр, шулай ук “Татарстан Республикасында 2014-2020 елларга иҗтимагый тәртипне һәм җинаятьчелеккә каршы торуны тәэмин итү” дәүләт программасы үтәлешен тикшерделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә һәм Нурлат муниципаль районы башлыгы Р.А.Кузюров, район прокуроры Р.Т.Гарифуллин һәм районның барлык хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында киңәшмә уздырылды, киңәшмә барышында хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме эшенә нәтиҗәләр ясалды.