Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 13 сентябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында 6 дәүләт хезмәткәренең квалификация имтиханы һәм 8 дәүләт хезмәткәренең аттестация узуы буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы үткәрелде.

Квалификация имтиханы граждан хезмәткәренең белемен, һөнәри осталыгын бәяләү өчен уздырыла һәм аның нигезендә имтихан тапшырылу һәм граждан хезмәткәренә класслы чин бирү яки дәүләт граждан хезмәкәре квалификация имтиханын тапшыра алмады дигән карар кабул ителә.

Аттестацияләү комиссиясе карары белән 5 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханын биргән дип танылды һәм чираттагы класслы чиннар бирелүгә тәкъдим ителделәр.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалын, функциональ бурычларын үтәүгә булган әзерлеген ачыклау максатыннан уздырыла. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үзе биләгән вазыйфага туы килү-килмәвен ачыклаудан гыйбарәт.

Тавыш бирүләр нәтиҗәсе буенча комиссия карары белән 8 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфаларына туры килә  дип танылдылар.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г. Гатауллин һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International