2017 елның 26 августында Казанда триатлон буенча һәвәскәрләр өчен IRONSTAR SPRINT TRIATHLON KAZAN 2017 халыкара ярышы узды. Анда 0,75 км га йөзәргә, 20 км велосипедта чабарга, 5 км җәяү йөгерергә кирәк иде. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәре – җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Свиридова Татьяна Станиславовна үз категориясендә 1 нче урынга лек булды.
Министрлык коллективы Татьяна Станиславовнаны зур җиңүе белән кайнар котлый һәм мондый дәрәҗәдәге ярышларда актив катнашканлыгы өчен зур рәхмәтен белдерә. Бу җиңү соңгысы булмасын