2017 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курсларын ачты.
Белем күтәрү курслары “Россия дәүләт гадел хөкем университеты” Федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалында 2017 елның 18 сентябреннән 22сенә кадәр уза.
Аттестацияне уңышлы узу нәтиҗәләре буенча белем алучылар кыска сроклы белем күтәрү курслары узулары турында таныклыклар алачаклар