2017 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә федераль бюджеттан Татарстан Республикасы икътисадына акчалар җәлеп итү мәсьәләсе буенча 5 нче эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында эшче төркем әгъзалары һәм чакырылган затлар 2017 елда кураторлык ителә торган дәүләт һәм федераль максатчан программаларны финанслауның заявка бирелгән һәм расланган күләмнәре, шулай ук 2018-2020 елларга бюджет акчаларын бүлү буенча заявка бирү эше турында сөйләделәр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча 5 нче эшче төркем әгъзаларына һәм чакырылган затларга федераль бюджеттан Татарстан Республикасы икътисадына акчалар җәлеп итү буенча нәтиҗәле эшчәнлеккә юнәлдерелгән бурычлар йөкләнде.