2017 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре өчен “Норматив хокукый актлар проектларын әзерләү” программасы буенча белем күтәрү курсларында чыгыш ясады.
Әлеге курсларда укытучылар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлеге башлыгы Н.Ю.Казанцева, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый эшчәнлеген тәэмин итү һәм норматив хокукый актларны теркәү бүлеге башлыгы Э.И.Слепнева, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары В.И.Шакиров катнашалар. Алар дәүләт хакимияте органнарының норматив хокукый актларының, муниципаль норматив хокукый актларның проектларын эшләүгә булган таләпләр, норматив хокукый актлар проектларын эшләгәндә туа торган төп кыенлыклар турында сөйләячәкләр.
Белем бирү курслары Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә 2017 елның 18 сентябреннән 22сенә кадәр уза.