Координацияләү төркеме утырышы

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Европа Советы белән берлектә гамәлгә ашыра торган “Гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү” проекты кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыру буенча координацияләү төркеме утырышы узды.

Координацияләү төркеме утырышы барышында гражданнар һәм түләүсез ярдәм күрсәтә торган белгечләр өчен анкеталарга карата тәкъдимнәр һәм кисәтүләр, шулай ук Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасын камилләштерү буенча план проекты турында фикер алышынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International