Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды

2017 елның 22 сентябре, җомга

2017 елның 22 сентябрендә Казан шәһәре Совет суд районы буенча җәмәгать судьялары суд участогында (Космонавтлар ур., 59 А) янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды. Аның кысаларында шартлы янгын чыккан очракта һәм кешеләрне эвакуацияләгән чакта кирәкле күнекмәләр ныгытылды.

Өйрәнүләр Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, ашыгыч медициа ярдәме хезмәте белән берлектә җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре катнашында уздырылды.

Өйрәнүләрне уздырганда анда Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары А.В.Михайлов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В. Воробьёв катнаштылар.

Башкарылган эшкә нәтиҗә ясап, мондый өйрәнүләр уздыруның әһәмияте бик зур булуы билгеләнде. Мондый өйрәнүләр килеп чыгуы мөмкин булган янгыннар, гадәттән тыш хәлләр очрагында әзерлек дәрәҗәсен ачыклау өчен уздырылалар, үзара хезмәттәшлек, оперативлык, бүлекчә хезмәткәрләренең әзерлеген тикшерергә ярдәм итәләр.

Министрлык барлык катнашучыларга да оешкан эшчәнлек өчен рәхмәт белдерә һәм мондый хәлләр бары тик өйрәнүләр рәвешендә генә уздырылсын дигән теләктә кала!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International