2017 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре “Державин укулары” XIII халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Ул Казан (Идел буе) федераль университеты базасында узды.
“Коррупциягә каршы агарту һәм хокукларны куллануны мониторинглау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру” темасына түгәрәк өстәл эше барышындаТатарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов “Җәмгыятьтә коррупциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру: Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” темасына доклад белән чыгыш ясады