Вакантлы вазыйфаны биләү буенча конкурслар йомгаклары

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 22 сентябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.

Конкурста 17 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән конкурсларда җиңүчеләр булып танылдылар:

Гомәрова Нәркис Нәсим кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 4 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;

Домолазова Ольга Валерьевна Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 5 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;

Гайнуллина Миләүшә Рамил кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 7 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;

Абдуллаева Рәзинә Рөстәм кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 11 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;

Фәсхетдинова Рәзинә Исмәгыйль кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 3 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;

Толмачева Ольга Сергеевна Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 3 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Герасимова Ирина Александровна Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 4 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Вешнякова Анна Николаевна Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районы буенча 4 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Рамазанова Рамилә Халит кызы 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Малько Екатерина Андреевна 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына.

Конкурс комиссиясе карары белән Зарипова Татьяна Андреевнаны Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының вазыйфаларның өлкән төркеменә карый торган вазыйфасына кадрлар резервы составына кертү тәкъдим ителә.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры,  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г. Гатауллин һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International