2017 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасының кабаттан билгеләнгән җәмәгать судьяларын профессиональ кабат әзерләү курслары ачылышы булды. Аларны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин сәламләде.
Әзерлек курслары “Казан (Идел буе) федераль университеты” югары профессиональ белем бирү федераль дәүләт автоном учреждениесендә узачак, анда 18 җәмәгать судьясы белемнәрен күтәрергә тиешләр.
Программа тарафыннан заманча белем бирү технологияләрен куллану каралган. Дәресләр расписаниесендә “түгәрәк өстәл”ләр, лекцияләр, семинарлар, практик дәресләр, дискуссияләр бар, алар барышында суд хаталары өйрәнеләчәк, яңа белемнәр системага салыначак.
Кабат әзерлек ике этапта башкарыла һәм лекцияләрнең теоретик курсыннан һәм стажировкадан торачак һәм имтихан тапшырып, диплом алу белән төгәлләнәчәк.