Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 23 сентябрендәге 712 нче карары белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары итеп элек Казан шәһәре Яңа Савин районы прокурорының өлкән ярдәмчесе вазыйфасында булган Айнур Газинур улы Галимов билгеләнде.
Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин яңа беренче урынбасарны министрлык коллективына тәкъдим итте.
![]() |
![]() |