Экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору турында лекция

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

2017 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә “Экстремизмга – юк” айлыгы кысаларында министрлык хезмәткәрләре өчен лекция уздырылды.

Экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору турында доклад белән Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты доценты Р.Г.Галихуҗина чыгыш ясады.

Р.Г.Галихуҗина фотолар белән булган слайдлар ярдәмендә деструктив хәлләргә игътибар юнәлтте, шулай ук эстремизмга  һәм террорчылыкка каршы көрәш юлларын күрсәтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International