Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов та катнашты.

Утырышта Иҗтимагый совет әгъзаларының Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2017 елда республика хакимияте органнарында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чаралары үтәлешен тикшерүдә катнашуы турындагы мәгълүмат каралды.

Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм фикер алышуга тәкъдим ителгән норматив хокукый актлар проектлары хупланды.

Утырышта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында югары уку йортларының юридик факультетлары студентлары өчен ачык ишекләр көне уздыру турында карар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International