Гражданнарны күчмә кабул итү

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 27 сентябрендә  Татарстан Республикасы юстиция  министры урынбасары М.М.Ибәтов  Кукмара муниципаль районында  яшәүче гражданнарны күчмә кабул  итте.

Күчмә кабул итү барышында гражданнар җир законнарына, Чернобыль һәлакәтендә катнашкан кешеләрне торак белән тәэмин итү, штрафлар, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү һәм башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр.

Районга чыгу кысаларында район башлыгы урынбасары Р.А. Кәримуллина һәм районның җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерү муниципаль программасы, административ комиссияләр һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эше, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, муниципаль регистрны алып бару мәсьәләләре каралды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International