Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эш киңәшмәсе

2017 елның 29 сентябре, җомга

2017 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм сату-алу сәясәте комитетының эш киңәшмәсендә катнашты.

М.М.Ибәтов, торак пунктларда (кор үлән җыелган урыннарда) янгыннар килеп чыгу куркынычын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар буенча фикер алышу вакытында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территорияләрендә янгын куркынычсызлыгын норматив хокукый көйләү турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Киңәшмәдә шулай ук балтырганга (борщевик) каршы көрәш чаралары, “Шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында” законга үзгәрешләр кертү ( җирле үзидарә органнарына аерым вәкаләтләрне тапшыру өлешендә) турында да сүз булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International