2017 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумының “2017 елның I яртыеллыгында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше барышы турында” утырышы узды.
Утырышта 2017 елның I яртыеллыгында дәүләт программасы чараларының үтәлеше нәтиҗәләре каралды, шулай ук аның чараларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру буенча алга бурычлар билгеләнде.
Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин “2017 елның I яртыеллыгында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше барышы турында” темасына доклад белән чыгыш ясады.
